16+

Балачак музее кирәк!

Бәйрәм - уеннар дөньясына сәяхәт ул. Халыкара балаларны яклау көне якынлашып килгәндә, Казан шәһәренең Вахитов районындагы 212 нче балалар бакчасына йөрүче балалар да хәзинәләр эзләргә чыктылар. Ә Венера Якупованың «Музей детства в Казани» китабы аларга юл күрсәтүче карта булды. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова тарафыннан төзелгән җыентыкта 132...

Балачак музее кирәк!

Бәйрәм - уеннар дөньясына сәяхәт ул. Халыкара балаларны яклау көне якынлашып килгәндә, Казан шәһәренең Вахитов районындагы 212 нче балалар бакчасына йөрүче балалар да хәзинәләр эзләргә чыктылар. Ә Венера Якупованың «Музей детства в Казани» китабы аларга юл күрсәтүче карта булды. «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова тарафыннан төзелгән җыентыкта 132...

Ә бит бу онытылган ишегалды уеннарын хәзерге заман балалары да яратып кабул итәргә сәләтле икән. Өйрәтегез генә! «Музей детства в Казани» китабы нәкъ менә шул максатны күздә тота. Аның мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр арасында популярлык казануының сере дә шунда. Беренчеләрдән булып әлеге китап буенча Вахитов районындагы 77 нче балалар бакчасы балалары уйнаган. Язгы бәйрәм саф һавада - урамда үткән. Төрле төркемнәрдән җыелган 55 бала ничек оста уйный белүләрен шунда күрсәткәннәр дә инде. Әнә кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар, үзләрен ерткыч ябалак тапмасын өчен, бер урында катып калалар («Ябалак» уены). Ә тегендәрәк зуррак төркемнекеләр алтын балыкларга әверелгәннәр. Кармакка эләкмәскә тырышып, рәхәтләнеп сикерешәләр («Удочка» уены).
- Балаларны бу уеннар белән шулай тиз җәлеп итә алырбыз дип уйламаган да идек, - ди бәйрәмне оештыручыларның берсе Минзия Ахмитшина. - Ялгышканбыз икән. Мәңгелек кыйммәтләр бар, саф һавада уеннар да - шуларның берсе. Китаптагы материалларны шуңа да көндәлек эштә кулланабыз. Балалар бакчасы мөдире Фирая Абдуллина да «Музей детства в Казани» җыентыгының балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен әһәмияте әйтеп бетергесез дигән фикердә.
Ишегалдында уйнала торган уеннар баланың көчен, җитезлеген арттыра, башын эшләтергә өйрәтә, төрле рольләргә кереп карау мөмкинлеген бирә. Балалар уеннары ишегалларыннан юкка чыккан икән, аларны кире кайтарырга, Казанда елның теләсә кайсы фасылында балалар бер-берләре белән уйный алырлык заманча Балачак музее төзергә кирәк. Бәлки балалар биредә ата-бабалары уеннарын өйрәнерләр, бәлки XXI гасырның яңа уеннары туар. Иң мөһиме - балалар, төрле әкиятләр декорацияләре ышыгында, үзләрен Татарстан тарихы белән таныштыручы интерьерларда уйный алырлар... Киләчәктә булачак музей нигезенә беренче таш салынган - ишегалларында ничек уйнарга мөмкин икәнлеген аңлаткан китап инде язылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading