16+

Балаларны сайлап кына кертәләр

Без Казанның Чыңгыз Айтматов урамында яшибез. Җитәкче бусагасын озак таптый торгач, ниһаять, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компания балаларга рәшәткә белән әйләндереп алынган заманча уен мәйданчыгы төзеп бирде.

Үземнең бала-чагам юк. Шулай да машиналар йөри торган юлдан балаларның уйнап йөрүе мине дә борчый иде. Бу балалар мәйданчыгына чын күңелдән сөендек. Әмма мәйданчыкка балаларны сайлап кертә башлаганнар дип ишеттем. Әлеге төзелештә кайбер әти-әниләр матди ярдәм күрсәткәннәр. Хәзер уен мәйданчыгына нәкъ менә акча түләгән гаиләләрдәге балаларны гына кертәләр икән. Балаларны шулай аерганга йөрәк әрни. Гаделлек булырга тиештер анысы, әмма кечкенәдән балалар арасындагы дуслыкның югалуына китермәсме бу? Бу эш буенча Татарстан прокуратурасы да тикшерү эше башлаган дип ишеттек. Барысы да уңай хәл ителсен иде инде. 

Мәдинә Сабирова, Казан. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading