16+

Балтыйк буе сугышка әзерләнә

«Россиядән куркыныч яный!» - дип, тирә-күрше дәүләтләр дәррәү килеп сакланырга әзерләнә. Бу мәсьәлә бигрәк тә Балтыйк буе илләрен борчый - Кырымның Россия составына керүе, Донбассның аерылып чыгарга омтылуы, шуның өстенә, Көнбатышның туктаусыз агитациясе Россиядән агрессор ясап куйды. Балтыйк буе республикалары хәрби бюджетны арттыра, хәрби чуалышлар була калса, халыкка нишләргә кирәклеген...

Балтыйк буе сугышка әзерләнә

«Россиядән куркыныч яный!» - дип, тирә-күрше дәүләтләр дәррәү килеп сакланырга әзерләнә. Бу мәсьәлә бигрәк тә Балтыйк буе илләрен борчый - Кырымның Россия составына керүе, Донбассның аерылып чыгарга омтылуы, шуның өстенә, Көнбатышның туктаусыз агитациясе Россиядән агрессор ясап куйды. Балтыйк буе республикалары хәрби бюджетны арттыра, хәрби чуалышлар була калса, халыкка нишләргә кирәклеген...

Бу илләрдә шундый ук хәл, бераз кечерәк масштабта, 2008 елда Көньяк Осетиядә булган сугыштан соң күзәтелгән иде. Бу төбәктә ул чакта да алар, без җитәрлек күләмдә сакланмаган һәм «агрессор»га каршы торырлык хәлдә түгел, дип чаң суктылар. НАТО составында булган әлеге илләрне хәтта бу хәрби альянс та коткарып кала алмаячак, дип саный кайбер белгечләр. «Мәйданы 69 мең кв километр булган Литваны басып алу өчен күп вакыт кирәкми, аңа нибары дүрт дивизия җибәрү дә җитә, - дип исәпли әлеге республиканың элеккеге Хәрби-һава көчләре башлыгы З.Вегелявичюсь. - Шуннан соң, безне сакларга тиешле союздашларның килеп йөрүеннән бернинди файда юк, чөнки аларга килеп туктар өчен урын калмаячак...»
НАТО үз әгъзаларының (бигрәк тә Балтыйк буе республикалары, Польша) шик-шөбһәләрен киметү максатыннан, саклану буенча ул чагында яңа план әзерләгән иде. Сугыш башланып киткән очракта, Россиягә каршы альянс тугыз дивизиясен куячак, шулай ук Германия һәм Польша портларына АКШ белән Бөекбритания хәрби корабларын җибәрәчәк.
Латвиянең оборона министры белдергәнчә, союздашлардан ярдәм дүрт-биш көннән соң килеп җитәчәк. «Юридик яктан без НАТОда. ХХI гасырның куркынычсызлык проблемасы шуннан гыйбарәт - хәрби агрессияне ачыклау авыр», - ди Тышкы сәясәт институты белгече Р.Рубловскис. Алар фикеренчә, Украинада формаль булмаган хәрби төркемнәр эш итә һәм бу хәлнең хәрби агрессия икәнлеген исбатлавы авыр. Балтыйк буе республикаларында шундый хәл килеп туган очракта, аларга әүвәл НАТОны ышандырырга, аңа хәрби агрессия барлыгын исбатларга, бары тик шуннан соң гына Америка солдатлары, сагызларын чәйнәп, Балтыйк буена юлга җыена башлаячак.
НАТО өчен өстәмә баш авыртуы
Украина кризисы фонында АКШ, Дания, Бөекбритания, бу яңа әгъзаларны тынычландыру максатыннан, аларга өстәмә истребительләр җибәрделәр (бу илләрнең һава киңлекләрен НАТО очкычлары 2004 елдан бирле саклый). Апрель азагында Балтыйк диңгезенә Төньяк Альянсның берничә хәрби корабы да җибәрелде. Америка десантчылары күптән инде Балтыйк яры буенда бака кашыгы чүпләп йөри. Эстониягә бу гына аз, ул тагын коры җир гаскәрләрен җибәрүне сорый, Латвия исә үзендә альянсның хәрби-диңгез базасын төзергә җыена, Литва, үз территориясенә атом-төш коралын урнаштыруны сорап, АКШка мөрәҗәгать иткән.
Бу, әлбәттә, тегендә-монда мәгълүмат чараларында чагылып киткән һәм безгә килеп ирешкән хәбәрләр генә, без белмәгәне дә җитәрлектер. Әмма искитәрлек нәрсә башкада - Балтыйк буе Россияне агрессор дип күрә, элеккеге СССРны оккупант дип атый, хәтта оккупация булмаган диючеләргә җинаять эше кузгата һәм шул ук вакытта икенче бер агрессорга мөрәҗәгать итеп, үзенең һәрбер карыш җиренә аның солдатын бастырып куярга әзер.
Кемгә - сугыш, кемгә - сыерчык...
НАТО вәкилләре исә үзләре Балтыйк буен саклап кала алачакларына шикләнәләр. Немец басмасы Der Spiegel язганча, альянс белгечләре Россиянең кыска вакыт эчендә теләсә кайсы регионда хәрби куркыныч тудырырга мөмкинлеге бар һәм алар Балтыйк буен, атом-төш коралын кулланмыйча, гади корал белән саклап калу мөмкин түгел, дип саный.
Балтыйк буе республикаларының хәрби чыгымнарны арттыруы әлегә символик рәвештә генә, алар 2020 елга хәтле планлаштырылган. Әмма җирле басмалар язганча, бу акчалар да күп вакыт максатчан кулланылмый икән. Әйтик, Латвиянең оборона министры 1,5 миллион евро күләмендәге акчаны, экология программасы кысаларында, кошларга ярдәм итүгә тотарга җыена. Моңарчы 900 мең евро тотылган, шуның 20 меңе кошларны санау һәм сыерчык оялары ясауга киткән. НАТО солдатлары килеп кошлар сайравыннан ләззәт алсыннар диләрдер инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading