16+

Башкала символы хәерчелектә яши

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенә күңел әрнүе белән сугарылган хат килеп төште. «Мин 6 мең 700 сум пенсия алам. Коммуналь йортның 21,7 квадрат метрлы бер бүлмәсендә яшәгәнем өчен ай саен 7-8 мең сум түләү кәгазе китерәләр. Электр хисаплагыч куйдырткан идем, аны ЖЭУда теркәмичә җанымны тинтерәттеләр...» - дип яза Нурия Кәримова.

Башкала символы хәерчелектә яши

«Шәһри Казан» газетасы редакциясенә күңел әрнүе белән сугарылган хат килеп төште. «Мин 6 мең 700 сум пенсия алам. Коммуналь йортның 21,7 квадрат метрлы бер бүлмәсендә яшәгәнем өчен ай саен 7-8 мең сум түләү кәгазе китерәләр. Электр хисаплагыч куйдырткан идем, аны ЖЭУда теркәмичә җанымны тинтерәттеләр...» - дип яза Нурия Кәримова.

Төшмәсен күз яшьләре
Очрашып, хәлен сорагач, 74 яшьлек Нурия әби, авыр кичерешләренә түзә алмыйча, елап җибәрде. Аның күзләреннән аккан яшьләр күлмәгенә генә түгел, шушы бичара карчыкны рәнҗеткән бәндәләрнең тук чырайларына да, көйдереп, тамадыр төсле тоелды миңа. «Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясенең Авангард урамындагы безнең йортка хезмәт күрсәтүче ЖКУ хезмәткәрләренең битарафлыгы шаккатмалы», - дип, гаҗизлектә башын чайкый әңгәмәдәшем.
Авангард урамындагы авария хәлендәге коммуналь йортның бурычлары шактый җыелган. Нурия Кәримовага китерелгән исәп-хисап кәгазьләренә, дөрестән дә, кайсы айга 7 мең сум, кайсысына 8 мең сум түләү язылган. «Мин бит кулланган кадәр чыганакларга түләүдән баш тартмыйм. Ләкин 7-8 мең сумга риза түгелмен, чөнки электрны да, суны да алай күп сарыф итмим», - диде ул, күз яшьләрен тыя алмый.
«Казанкага батып үл...»
Сүз иярә сүз чыгып, үткән гомерләрне дә урап кайттык. «Казанда туып үстем мин. Мәктәптән соң тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Сугыштан соңгы елларда фабрикада фронтовикларның тол калган хатыннары күп иде. Алар, елый-елый, эштән кыскартылмаска тырыштылар. Балам тугач, мине: «Синең ирең бар», - дип, эштән җибәрделәр. Әнием дә кырыс кеше иде. «Баламны карап тор, эшкә урнашырга йөрим», - дип килгәч, ул: «Булдыра алмасаң, әнә, Казанкага бат та үл», - дип борып җибәрде. Ике айлык улымны күкрәгемә кысып, елый-елый басып торам Казансу ярында. Бер ир кеше узып бара иде, читкәрәк китте дә, туктап, мине күзәтә башлады. Баласын суга ташларга җыена, ахры, бу, дип шикләнгән икән. Юк, баламны түгел, үзем суга ташланыр халәттә идем. Шулвакыт, Аллаһы Тәгалә кодрәтеме, башыма ап-ачык булып: «Син үлсәң, бу гөнаһсыз сабый кемгә кала?!» - дигән хәбәр иңде. Ике айлык сабый сөйләшә белми бит, хәтта ул да: «Әни-и», - дип аваз салган кебек тоелды. Күз яшьләремне сөртә-сөртә, Казансу ярыннан китеп бардым», - дип сөйләде Нурия әби.
Язмыш бүләге
Баласын карап торырга ризалашкан кеше тапкач, ресторанга официант булып эшкә урнашкан яшь хатын. «Без, чәчкә калфак беркетеп, милли аяк киеме киеп хезмәт күрсәтергә тиеш идек, форма таләбе шундый, - дип дәвам итте тормыш кыйссасын Нурия Кәримова. - Беркөнне ресторанга кергән ят ир-ат каршыма атылып килеп басты да: «О-о, миңа нәкъ менә син кирәк», - диде. Көтелмәгән хәлдән куркып калдым, ирем бар минем, дидем. Аңлатуынча, ул рәссам икән, мине өч тапкыр фотосурәткә төшерде. Соңыннан шул кеше: «Синең рәсемең Казан тимер юл вокзалы диварына ясалды, барып кара», - диде.
Нурия әби яшьлегендә эләккән әлеге бәхетле очракны исенә төшереп, беренче тапкыр елмаеп куйды. - Ирем бик көнче, холыксыз булды. Рәссам төшергән фотоларны китап арасыннан табып, дулап, ертып ташлады. Кызганыч, ул рәсемнәрдә 20 яшьлек матур чагым иде».
Дивардагы сылу
Казан тимер юл вокзалының шәһәр яны вокзалы бинасы диварындагы кыз сурәтен (фреска) 1967 елда, Бөек Октябрьнең 50 еллыгына багышлап, рәссамнар Сергей Бубенов белән Виктор Федоров ясаган. Универсиадага әзерлек барышында Татарстанның танылган рәссамы Фәрит Вәлиуллин, үзенең Түбән Кама шәһәрендәге иҗатташлары Ришад Шәһәбетдинов һәм Ришат Тимериев белән берлектә, фрескага төзекләндерү (реставрация) үткәрде. Федоровның тол хатыны: «Фресканы үзгәрткәнсез, бөтенләй татар төсмере биргәнсез», - дип, Фәрит Вәлиуллинга үпкәсен белдергән. «Мин бит татар», - дип җавап кайтарган Фәрит әфәнде. Вокзал диварындагы кыз сурәтен «Алтынчәч», «Комсомолка Нәфисә», «Девушка с вокзала», «Татар кызы» дип, төрлечә атап йөртәләр. Рәсемгә яңа сулыш өргән Фәрит Вәлиуллин аны «Татар кызы» («Татарочка») дип исемләгән. Башкаланың матур бер символына әверелгән «Татар кызы»ның тормыштагы прототибы Нурия Кәримованы Горький тимер юлының Казан төбәк бүлеге идарәсе, Татарстанның Рәссамнар берлеге дә үз канаты астына алсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading