16+

Бензин салгач, тончыкты

Бензин темасы безнең өчен һәрчак актуаль. Бәяләре гел артып тора инде үзенең. Шул кыйммәт бәяле бензин сыйфатсыз булып чыгып, машинаң тончыкса, эш харап икән, җәмәгать. Туганнан туган энем нәкъ шундый хәлгә тарыды да инде. Эшнең сыйфатсыз бензинда булганын соңыннан гына белделәр алар. Аңа кадәр кесәләреннән 25 мең сум акчаны чыгарып,...

Бензин салгач, тончыкты

Бензин темасы безнең өчен һәрчак актуаль. Бәяләре гел артып тора инде үзенең. Шул кыйммәт бәяле бензин сыйфатсыз булып чыгып, машинаң тончыкса, эш харап икән, җәмәгать. Туганнан туган энем нәкъ шундый хәлгә тарыды да инде. Эшнең сыйфатсыз бензинда булганын соңыннан гына белделәр алар. Аңа кадәр кесәләреннән 25 мең сум акчаны чыгарып,...

Техник регламентның 3.2 нче пунктының 3 нче маддәсе нигезендә, бензин яки дизель ягулыгы сатып алганда сатучы сатып алучыга ягулыкның бәясе һәм маркасы, аның техник регламент таләпләренә туры килүе турындагы мәгълүматны җиткерергә тиеш. Ягулык салу станцияләрендә бу мәгълүматлар кеше күрерлек урынга элеп куела. Шулай ук алар касса чекларында да күрсәтелә. Марганецлы, кургашлы һәм тимерле бензин эләгә күрмәсен дип теләргә генә кала. Нәкъ менә шундый матдәләр булган бензин сыйфатсыз санала да инде.
Сыйфатсыз мотор ягулыгы куллану аркасында күңелсезлекләр килеп туган очракта нишләргә соң? Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1095 нче маддәсе нигезендә, мондый очракларда җаваплылык сатучы яки товарны җитештерүчегә төшә. Товарның теге яки бу гаебе аркасында кешенең тормышына, мөлкәтенә, сәламәтлегенә зыян килгән очракта чыгымнарны алар капларга тиеш. Әлеге хәл товар турында тиешле мәгълүмат бирелмәү аркасында килеп чыкса да шулай ул. Сатучы зыянны каплаудан баш тарткан очракта суд юлында йөрергә туры киләчәк, билгеле. Суд юлларында йөрергә теләмәгәннәргә үз кесәләрен капшаудан башка юл калмый. Ә гаделлек эзләп йөри башласаң, бензинны кайсы ягулык салу станциясендә алганлыгың, двигательнең ватылу факты, бензинның сыйфатсыз булганлыгы, двигательнең нәкъ менә сыйфатсыз бензин ашап тончыкканлыгы расланырга тиеш. Шуңа да чекларыгызны шундук тотып ыргытырга ашыкмагыз. Машинаның сыйфатсыз бензин куллану нәтиҗәсендә ватылганлыгы исә, автотехник экспертиза нәтиҗәләре буенча, белгеч тарафыннан раслана, дип белдерелә ТР Юстиция министрлыгы материалларында. Шулай ук тиешле гариза белән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә дә була. Ул кешенең санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, кулланучылар базары һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек эшләрен башкаручы федераль хезмәтнең территориаль органы булып тора.
«Татарстан Республикасында ягулык-энергетика чыганакларының сыйфатын һәм аларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итү идарәсе» ДБИ мотор ягулыгының сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча «кайнар элемтә» оештырды. Аның номеры - 8 (843) 295-26-57.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading