Илгә килгән кайгы әлеге яшь гаиләне дә читләтеп узмый. Гаилә башлыгы, хатыны белән өч баласын калдырып, фронтка китеп бара. Бөтен авырлык 28 яшьлек Минҗиһан җилкәсенә төшә. Балаларына алабутасын да, черек бәрәңгесен дә ашатырга туры килә аңа. Аларны ач-ялангач итмәс өчен, хәллерәк кешеләргә ялланып эшләргә мәҗбүр була ана кеше. Иреннән түземсезлек белән еллар буе хатлар көтә ул. Аның һәлак булуы турында хәбәр алганнан соң да өметен өзми.
Минҗиһан әбигә Ходай аннан соң да хәсрәтен өеп бирә. Башта күзләре бөтенләй күрми башлый. Нәкъ шул вакытта, моннан биш ел элек кинәт вафат булган 65 яшьлек улының йөзен дә соңгы тапкыр үз күзләре белән күрә алмый кала ана. Бер ел да үтми, 40 яшьлек оныгын да җир куенына иңдерәләр. Бәла-каза бер килсә килә бит адәм баласына. Дүрт ел элек көпә-көндез өйләрендә янгын чыгып, бөтен мал-мөлкәтләре көлгә әйләнә. «Мал-туарның ут эчендә калуы бигрәк жәл булды. Үземне киленем Люция коткарып калды, - дип сөйли Минҗиһан әби. - Әнә шулай исәпсез тормадым, шулай да гомерең бетмәгәч, яшисең икән. Энем Мингали дә озын гомерле булды, 90 яшьтән узды», - ди ул.
Моннан берничә ел элек кызлары аны шәһәргә алып китеп, бер күзенә операция ясатканнар. Инде бер күзе белән генә булса да, балаларының һәм оныкларының йөзләрен күрү аның өчен үзе сөенеч шул.
Бүгенге көндә Минҗиһан әби килене Люция, оныгы Айзат белән Светлана тәрбиясендә яши. «Тик утырырга яратмый ул. Кулына энә белән җеп тоттырсаң, оекбашын да бәйләп куя», - ди Света, әбиләре хакында.
Минҗиһан әбигә гаиләдә генә түгел, районның социаль яклау бүлегеннән дә хөрмәт күрсәтеп торалар икән. Аларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде ул. Аерылышканда, җырдагыча: «Бер үзем генә беләм үзәгем өзелгәнен. Без күргәнне башка берәүгә дә күрергә язмасын», - дип озатып калды.
Комментарийлар