Күптән түгел Уфа шәһәрендә Башкортстанның атказанган артисты Азамат Гафаровның юбилей концертында булырга туры килде. Концертның 2 нче бүлегендә легендар җырчыбыз, барыбыз да яраткан шәхес - Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фидан Гафаров улы Азамат белән җырлады.
Залдагы төрле буын тамашачыларына - өлкәннәргә дә, яшьләргә дә зур бәйрәм булды бу көнне. Алсу Гафарованың татарча һәм русча җырлавын да халык җылы кабул итте.
Фидан Гафаровның «Гафу ит» дигән яңа җыры җаннарыбызга үтеп керде, җыр дәвамында һәркем үз язмышы турында уйлагандыр, мөгаен. Барыбызга да иң кирәкле, иң кадерле әйбер - гаилә, билгеле. Кайберләребез аның кадерен югалткач кына аңлый шул. Ялгыз тормышның кызыгы, мәгънәсе юк бит. Гаилә корган һәр кеше, бигрәк тә яшьләребез шуны аңласыннар иде. Фидан Гафаров белән Азамат башкарган «Бергә яшәү - бүләк» җырындагы мәгънәле, йөрәккә үтеп керерлек акыллы сүзләр һәр тамашачыны уйландыргандыр. Фидан Гафаров Мәскәүдә концерт вакытында шушы җырның тарихы турында: «Күп вакытыбыз юлда үтә, зур калаларда гастрольләрдә булабыз, төрле кешеләрне - төрле гаиләләрне, балаларны, әти-әниләрне күрәбез. Кайвакыт шундый әйбергә тап булабыз - кайбер балалар әти-әниләрен җәберлиләр, аларга начар сүзләр әйтәләр. Балалар белән әти-әниләр арасын җылытыр, туганлаштырыр өчен нәрсәләр генә уйлап чыгармыйбыз. Һәм мин яңа җыр яздым, яңа җыр туды», - дигән иде.
Фидан Гафаровның улы Азамат белән үзара җылы, әйбәт мөнәсәбәтләрен концерт вакытында да күрдек. Әти кешенең улына: «Улым», - дип ягымлы эндәшүен күрү - күңелгә, җанга ничек рәхәт. Ә улының әтисе белән: «Әтием», - дип сөйләшүе бу гаиләдә дуслык-татулык, тынычлык, сабырлык барлыгы һәм балаларга дөрес тәрбия бирү нәтиҗәсе дип уйлыйм. Гаилә башлыгының кадерле хатынына: «Карчыгым», - дип йомшак, назлап әйтүе - үзе бәхет. (Алар хатыны белән 47 ел бергә, киләчәктә дә бергә яшәсеннәр!) Ир кешенең хатынына гел шалтыратып, хәлен белеп торуы хатын-кыз өчен гаиләдә аеруча кадерле, кыйммәтле әйбер. Үзем шаһит - шундый игътибарлы, кайгыртучан гаилә башлыгына күз генә тимәсен. Тормышта күбрәк булсын иде хатын-кыз кадерен белүче, хөрмәт итүче ир-егетләр!..
Заман үзгәрде, дип әйтергә яратабыз. Заман белән әти-
әни, балалар арасында уңай мөнәсәбәтләр югалып бара, ни кызганыч. Шушы кыска гына гомердә барыбызга да дус-тату булып, аралашып яшәүгә ни җитә?! Концертлары вакытында Фидан Гафаров еш кына: «Гомер ике була алмый, матур итеп яшәргә кирәк», - ди. Әйе, күренекле җырчыбыз әйткәнчә, бергә яшәү - зур бүләк, соңыннан үкенерлек булмасын иде!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар