16+

Без хыялланган «оҗмах»ның кирәге генә калмады

Элекке буын кешеләре хәтерлидер әле, күп кенә җәмәгать урыннарында «Ирек, тигезлек, туганлык» дигән элмә такталар бар иде.

Без хыялланган «оҗмах»ның кирәге генә калмады

Элекке буын кешеләре хәтерлидер әле, күп кенә җәмәгать урыннарында «Ирек, тигезлек, туганлык» дигән элмә такталар бар иде.

Аңа карап кына ирек бирелмәде, хәер. Хәтта теләгән җирендә укый, эшли алмады кеше. Хәрби хезмәттә булган егетләр генә төрле заводларда, шахталарда эшләп калалар иде. Бәлки шуңа да, аз булса да ирек биргәнгә, армия популяр булгандыр ул чакта.
1953 елда Кузнечиха районының (хәзер Әлки районы) Төгәлбай авылында җиде сыйныфны тәмам­лагач, укуымны дәвам итәрмен дип, Казанга сәүдә техникумына барырга иде исәп. Сынауларны да биреп кайткан идем инде. Техникумга укырга кердем. Әмма колхоз рәисе Мотыйгулла абый кирәкле белешмәне бирми. «Берегез беркая бармый, Куйбышев механизаторлар мәктәбенә барасыз, райкомның күрсәтмәсе шундый», - ди. Шулай хыялларым тормышка ашмый калды. Партиядән төшерәм, төрмәгә утыртам дип куркыткач, читкә китәргә кыймаганбыздыр инде. Авылдан ун егет механизаторлыкка укып чыктык. Хәзер рәхәт. Теләсә кайда яшәргә, укырга, эшләргә була, акчаң гына булсын. Янчыгың калын булып, белемең булмаса да, диплом алып чыгарга мөмкин. Эшләргә дә дөньяның кайсы почмакларына гына бармыйлар. Без хыялланган оҗмах - вәгъдә ителгән коммунизмның гына кирәге калмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading