Бу илне эзләп, география картасының башын катырмагыз, ул анда юк. Ләкин быел август аенда мин анда бер атна яшәдем.
Чаллы шәһәренең «Саулык» сәламәтләндерү комплексының «Йолдызлы» лагеренда тәрбиягә бала алган гаиләләр сменасын, һич арттырмыйча, бәхетлеләр илендә дип атап була. «Бер начарны күрмичә, яхшының кадерен белмисең» ди безнең акыллы халык. Бәхетсезлек белән очрашмыйча, бәхетнең дә бөтен асылын аңлап бетермисең. Ә монда килгән балалар да, өлкәннәр дә язмышның ачысын-төчесен шактый татырга өлгергәннәр. Төгәлрәк итеп әйткәндә, елаган көннәре елмайганнарына караганда күбрәк булган аларның. Шуңа күрә дә күктән төшкән бәхетләренең кадерен беләләр. Кемнән генә сорасаң да, җавап бер: «Бәхет ул - әти-әниле җылы оя, тату гаилә!»
Менә өченче ел рәттән инде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбиягә бала алган гаиләләрне бер түбә астына җыя. Быел ул сменада улым, кызым белән бергә миңа да булырга туры килде.
Яралы язмышлар
Гаиләбездә тәрбиягә алган бала барлыгын белгәч, миңа еш кына, нинди киң күңелле, олы йөрәкле син, дип сокланалар. Минмени соң инде ул олы йөрәкле?! Бездә бер генә кыз ич. Әнә кайбер шәфкатьле җаннарның йөрәгенә өчәр, бишәр ятим дә сыйган.
Болгар шәһәрендә яшәүче Липачевлар гаиләсе үзләренең дүрт балаларын үстереп, олы тормыш юлына чыгарып җибәргәч, күңелләрендәге назның әле тагын берничә сабыйны бәхетле итәргә җитәрлек булганын белгәч, әлеге җаваплы адымга тәвәккәлләргә булалар. Шулай итеп, алар гаиләсе курчак кебек ике кызга җылы оя бүләк итә. Хәзер Риянага - 5, Светага 4 яшь. Гаиләгә килгәндә, алар икесе дә күкрәк баласы гына булалар, өстәвенә бер кочак авыру белән. Аннары Игорь, Артем, Валера шул ояга килеп, әти-әни генә түгел, бәхет тә таба. Алар белән күпме йокысыз төннәр уздыруын бу зур ояның хуҗабикәсе Наташа ханым үзе генә беләдер.
- Хәзер инде шатлыклары күбрәк, - ди ул.
Мин аны кояшка охшаттым. Җылысы-яктысы бар кешегә дә: үзенекеләргә дә, бүтәннәргә дә җитәрлек. (Читләргә дип язган идем дә, Наташанаы үпкәләтермен дип куркып, тизрәк төзәттем. Чөнки аның өчен балалар читкә-үзгә бүленми, барысы да Ходай бүләкләре.) Хәер, шундый кояш булмасаң, ул нарасыйларның бозланган күңелләрен ничек эретмәк кирәк?! Лагерьда уздырылган «Дан минуты» конкурсында бу гаилә Әниләр турында җыр җырлады. Наташа ханым һәр балага җанын ярып бирерлек итеп, дирижерлык итте. Залны күмеп киткән алкышларның яхшы башкарылган җыр өчен генә түгел, бу шәфкатьле анага олы рәхмәт тә булып яңгыравын аңлавы кыен булмады, әлбәттә. Малайлар да әниләрен шатландырырга тырышалар: Артем әнә матур итеп рәсем ясый. Ә Игорь әти-әниле булу шатлыгыннан җырлый башлаган, сәхнәдән төшми.
Минзәләдән Резедә ханым өч бала ияртеп килгән: ике кыз һәм бер малай. Үз әниләре чәчәк кебек сабыйларын ваемсыз «рәхәт» тормышка, шешәгә алыштырганны белгәч, гомер буе балалар дөньясында яшәгән Резедә ханым тыныч кына карап тора алмый. Тиешле документларын әзерләп, опекага килә. Бүген инде ул балачак рәхәтен югалткан сабыйларны кабат елмайта алуына сөенеп яши. Ана тавык шикелле, канаты астыннан бер дә чыгармый үзләрен, карап-барлап кына тора. Укый-яза гына түгел, теш тә чистарта белмәгәннәр бит алар. Нульдән башлап яшәргә өйрәтеп яткан көне. Ятимнәрне алгач, машина йөртергә укыган. Чаллыга да үз машинасына утыртып, үзе йөртеп алып килгән. Гел башларыннан сөеп, чәчләреннән генә сыпырып тора. Ятим баланың башыннан сыйпасаң да, чәч бөртеге кадәр савап язылыр диелгән ич дини китапларыбызда.
Ал күзлекләр челпәрәмә килсә...
Элек бит бездә балалар йортлары булмаган. Язмышлары кырыс кыланган сабыйларны туган-тумачалары, күршеләре җылы канатлары астына керткән. Әйе, без кешеләр әле бүген дә шәфкатьлелек хисләрен бөтенләй югалтып бетермәгәнбез. Соңгы елларда балаларның яңа гаиләләргә китеп, күп кенә балалар йортларының ябылуы да шул хакта сөйли. Ләкин карлыган кебек күзләрен мөлдерәтеп, сиңа өмет белән баккан ул сабыйлар курчак түгел бит, үсәләр. Үскән саен проблемалары, мәшәкатьләре дә үсә. Үз балаң белән дә уртак тел табуы авырлашкан үсмерлек чорына килеп кергәч, бик күп әти-әниләрнең ал күзлекләре челпәрәмә килә. Кайберәүләр озак уйлап тормый, алган җирләренә кире илтеп тә куя. Мондый кире кайтарылган балалар саны елдан-ел күбәя. Дөньяда иң куркынычы - беркемгә дә кирәк булмавың. Өлкәннәр тарафыннан ике тапкыр хыянәт кичергән бу балаларны нинди киләчәк көтәр? Менә шушы коточкыч фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итү өчен оештырыла да инде бу безнекедәй сменалар.
Без бергә чакта көчле
Барлык чаралар да әти-әниләр, балалар белән бергә үтте. Отрядыбызны артта калдырмас өчен йөгердек тә, җырладык та, биедек тә. Балаларыбызның ышанычын, өметен акларга тырыштык.
Төшке аштан соң балаларыбыз йоклаганда, без әти-әниләр өчен махсус психологлар, юристлар мәктәбе эшләде. Үсмерлек чорының четерекле сорауларына бергәләп җавап эзләдек.
Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең әтиләре турында язмасам, язмам тулы булмастыр. Типсә тимер өзәрлек пәһлеван ир-атлар да бала җанлы, кече күңелле була икән. Әлмәт районыннан өч балалы: ике малай һәм бер кызлы Александр белән бер өстәлдә ашадык. Аделинага әле 3 яшь тә тулмаган. Ләкин ул бик мөстәкыйль. Әйбәт тәрбия алуы күренеп тора. Әтисе дә кызын бик ярата, аның тәмләп ашаганын күз дә йоммый карап тора. Кызының тамагы туйгач кына, үзе кашыгын ала. Әниләрен өйдә ял итәргә калдырганнар.
Язмамны юкка гына «Бәхетлеләр илендә» дип атамадым. Бер мәҗлестә хәзрәт җәннәтләр турында вәгазь сөйләгән иде. Иң биек җәннәттә Мөхәммәд (с.г.с.) үз янына ятим бала үстергәннәрне кертәчәк диде ул. Юкка гына бер хәдистә бер ятим баланы коткару бар дөньяны коткаруга бәрабәр диелмәгәндер шул. Моннан тугыз ел элек кызыбызны үз гаиләбезгә алганда, бу хакта белми идек. Аның өчен кылмадык бу гамәлне диюем. Ләкин янәшәңдәгеләрне бәхетле итә алу үзеңне дә бәхетле итә. Чаллыдан әти-әниләр һәм балалар сменасында катнашучылар барыбыз да: олыбыз да, кечебез дә шушы хакыйкатькә тагын бер тапкыр инанып кайттык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар