16+

Биләүсез бишек җыры

Юлларда йөрелми тормый. Очраклы кешеләр белән дә танышып аралашасың. Күңелләр тибеше бер ешлыкка туры килсә, дуслашып та китәсең. Кешеләр арасында еллар аермасы да сизелми. Шундый танышым белән Татарстан авылларының берсендә йөрибез. Ул миңа каршыбыздагы үз авылының тарихын сөйли. Авыл зур, төзек. Авылның элекке чорын ул сөйләгәнчә күзаллавы да кыен. Өйләрендә...

Биләүсез бишек җыры

Юлларда йөрелми тормый. Очраклы кешеләр белән дә танышып аралашасың. Күңелләр тибеше бер ешлыкка туры килсә, дуслашып та китәсең. Кешеләр арасында еллар аермасы да сизелми. Шундый танышым белән Татарстан авылларының берсендә йөрибез. Ул миңа каршыбыздагы үз авылының тарихын сөйли. Авыл зур, төзек. Авылның элекке чорын ул сөйләгәнчә күзаллавы да кыен. Өйләрендә...

Юлларда йөрелми тормый. Очраклы кешеләр белән дә танышып аралашасың. Күңелләр тибеше бер ешлыкка туры килсә, дуслашып та китәсең. Кешеләр арасында еллар аермасы да сизелми. Шундый танышым белән Татарстан авылларының берсендә йөрибез. Ул миңа каршыбыздагы үз авылының тарихын сөйли. Авыл зур, төзек. Авылның элекке чорын ул сөйләгәнчә күзаллавы да кыен. Өйләрендә тырыш кешеләрнең яшәве сизелеп тора. Хәер, аптырарлыгы юк, үзебезнең татар авылы инде. Бара торгач, юлыбыз авыл читендәге авыш җирдә ялгыз тырпаеп торган җимерек йортка килеп терәлә. Танышым авылның тискәре якларын яшереп торуны кирәк тапмады. Күңелен борчыган сәбәбе дә бар икән. Язмышы турында гыйбрәтле хәл сөйли. Әлеге өйдән типсә тимер өзәрлек биш егет чыккан. Бәхетләре дә булмаган түгел үзләренең. Картлар әйтмешли, күбесе Татарстаныбызның олы шәһәрләрендә зур урыннарда утыралар икән. Үзләренчә дәүләт өчен олы эшләр дә башкарган алар. Бары туган йортларына гына игътибар итәргә вакытлары җитмәгән. Аптырамадым. Шаккатырлык берни дә юк. Мондый эреле-ваклы очраклар бүген дә авыл саен берничә.
Шулай да кызыксынып якынрак киләм. Ярымҗимерек өй түбәсенең эчке ягында эленгән бала бишеге күренә. Җил, кайсы яктан исүенә карамастан, үз баласын карагандай назлап тибрәтә икән аны. «Төннәр буе шыгырдап чыккан тимер сиртмәнең сыкрануы бала тавышы чыгарып, авылның әллә кайсы урамнарына чаклы ишетелә», - дип сөйләвен дәвам итә танышым. Әйе, гыйбрәт алырлык очрак шул, әмма барыбер бишектә тибрәлеп кеше булган егетләрдән көлүем түгел әле бу. Бәгырьләрне телеп, үземнеке искә төшә. Башкалар да уйлансын. Гомернең иң гөнаһсыз чорларын үткәргән безнең бишекләр кай җилләрдә тибрәлеп, нинди утын әрдәнәләре арасында үзләренең ягылыр чиратын көтә икән? Менә шуны беләсе иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading