Милләтне, телне саклап калу гаиләдән киләдер ул. Кош оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәткән күк, бала да ата-анасы өйдә татарча сөйләшсә, милли гореф-гадәтләрне искә алып, аларны үтәп яшәсә, кайда гына булмасын, өйдә алган тәрбиясеннән ерак китмәячәк.
Скопировать ссылку

- Татар булуның нигә кирәге бар? Балалар күбрәк урыс, инглиз, кытай телләрен өйрәнсен, тормышта алар күбрәк кирәк була, - дип әйтүче ата-аналар да бар. Аларны «ялгышасыз!» дип гаеплисем килми, алар да үзенчә хаклы. Ләкин милләте өчен янып йөргән, үткәнен, тарихын кадерләгән, бер сүз белән әйткәндә, гакыллы ата-ана авызыннан андый сүз чыкмас. Алар, киресенчә, башка телләрне дә өйрән, ләкин үзеңнең татар икәнеңне дә онытма, дип тәрбияләр баласын.
Күптән түгел Себер татарлары белән танышырга, алар белән аралашырга туры килде. Башка милләт вәкилләре урап алган җирдә дә, алар үз балаларына милли рухны сеңдерергә тырыша. Күп яшьләр үзләре Төмән, Новосибирск, Лесосибирск, Красноярск шәһәрләрендә туып үссәләр дә, туган яклары дип Татарстанны атыйлар. Башта Казанга укырга дип килеп, соңыннан монда төпләнеп калучылар да байтак. Башка милләтләр алдында да курыкмыйча: «мин - татар!», - дип күкрәк киереп йөриләр. Тырышлыклары, үз диненә, милләтенә тугры булып калулары өчен, аларны Себердә дә яраталар.
Комментарийлар