Вак яңгыр сибәли. Узган еллардагы күренешләрне күз алдына китереп, чагыштырып карыйм. Бер җирдә дә Татарстан флагы эленмәгән, бәйрәм рухы сизелми. Элеккеге педагогика институты бинасында (хәзерге КФУ бинасы) гына флаг бар (анысы да хәзер түгел, ә кыштан ук эленгән килеш тора). Флагны бинага элү өчен махсус машиналар кирәкми, өстәмә чыгымнар да сорамый, һәр бинаның хуҗасы бар бит! Татарстан урамы аша чыгып, Галиәсгар Камал исемендәге театр каршына таба барам. Ул яктан тонык кына гармун тавышлары ишетелә («Уйнагыз, гармуннар!» исемле тамаша бара). Бернинди флаг та юк, хәтта ел саен театр түбәсенә эленә торган зур ике флаг та күренми! Бәйрәм уңаеннан оештырылган сату итүләр юк та юк инде...
Комментарийлар