Иремнең туган ягы Кама Тамагы районының Чаллы авылына ялга кайткач, Болгарга барып кайтырга булдык. Район үзәгеннән изге шәһәргә су юлы белән ярты сәгатьтә барып җитәргә була, диделәр. Болгарда беренче генә мәртәбә булмасак та, яңартылган, Ак мәчетле каланы күргәнебез юк иде әле.
Туган-тумача җыелышып, әниләр юлда ашарсыз дип биреп җибәргән ризыкларыбызны тутырып, пристаньга килеп төштек. Кассага барсак, билет юк димәсеннәрме?!. Баксаң, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә метеор Казаннан тулып килә икән. Туристлар шулай күп йөри. Метеорга исә артык кеше алырга куркалар. Ул хәтта Кама Тамагына кереп тә тормыйча үтеп китте. Күрәсең, «Булгария» теплоходы белән булган вакыйгадан соң, куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар арткандыр. Икенче көнне, метеорга утыргач та сиздем мин моны. Элегрәк су юлы белән йөргәндә коткару җилетларын күргәнем дә юк иде, ә хәзер әфлисун төсендәге бу жилетлар өелешеп тора.
Менә без Болгар җирендә. Күңелдә горурлану хисе, ни дисәң дә, борынгы бабаларыбыз яшәгән туфракка аяк басабыз бит. Метеордан төшүгә, таксилар каршы алса да, биек таудан җәяү генә күтәрелергә булдык. Болгарның табигате тау башыннан яхшырак күренә, сокланмый мөмкин түгел, әкияти матурлык. Үзгәргән Болгар. Кунаклар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Күп истәлекле урыннарда мәгълүмат бирә торган махсус электрон җиһазлар урнаштырылган. Дөрес, кайберләре инде эшләми икән, ватылган.
Ирем бу якларны яхшы белә, чөнки элек эш буенча бирегә еш килә иде. Шуңа да 200 сум түләп экскурсовод ялламадык та, истәлекле урыннар белән ирем таныштырып барды. Беренче «Габдрахман» сәхабә коесына юл тоттык. 30 градуслы эсседә коедан салкын су эчкәч, бит-кулларны чылаткач, рәхәт булып китте. Дөньядагы иң зур Коръәнне күрәсе килү теләге дә көчле иде. Тик «Истәлек Билгесе» музеенда Гиннессның рекордлар китабына кертелгән Коръәнне пыяла эчендә күреп, күңелсезләнеп куйдым. Битләрен ачып, тотып карыйсым килгән иде дә бит. Хәер, һәрберсе шулай тота башласа, кадерсезләнеп бетәр иде шул ул...
Универсиада вакытында Казанда йөргән электромобильләр хәзер Болгарда икән. Аларда утырып йөрүе үзе бер кызык. Җилләнеп Ак мәчеткә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Мәчет каршындагы фонтан сулыгында бала-чага мәш килә, су коена. Тыштан зур күренсә дә, мәчет эчтән әллә ни зур түгел. Ни хикмәт, өйләгә туры килсәк тә, азан тавышын ишетмәдек. Баксаң, мәчеттә мулла юк икән әле.
«Икмәк пешерү» музее без - авыл балалары өчен аеруча якын булды. Чын авыл биредә. Тегермәннәр, ашлык тулы амбарлар, тегермәнченең каралты-курасында ат, сыер печән чемченеп йөри, казлар каңгылдаша, капчыклар өстендә мәче баласы йоклап ята. Мунчасы да бар, ягылган. Тегермәндә тарттырылган оннан мичтә камыр ризыклары пешереп саталар. Бер түгәрәк ипи 50 сум, өчпочмакны исә 40 сумга алырга була.
Метеордан көндезге 12ләрдә төшкән идек, кире ул 4 нче 20 минутларда кузгаласын да ачыклап куйдык. Болгарны бер күргән кешегә өч сәгатьлек сәяхәт җитә анысы. Ә менә XII-XIV гасырдан калган җәмигъ мәчетен, Хан сарае корылмаларын, борынгы кабер ташларын иркенләп карап йөрергә уйласаң, бу вакыт азрак. Хәер, Болгарга Казаннан автобуслар да йөреп тора. Калырга теләүчеләр өчен кунакханә, палаткалар да каралган. Палаткада, мәсәлән, төн куну бер кешегә 300 сум тирәсе. Урын-җире, суы бар. Болгарда кеше күп. Без барган көнне «Сәләт», Идел яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре» лагере балалары да килгән иде. Болгардан алган тәэсирләр озакка җитте. Файдалы, кызыклы да булды бу сәяхәт. Кайтып, телевизор кабызсам, Мисырдагы бәрелешләр турында сөйлиләр. Туристларга бирегә килмәскә, ялларын кичектереп торырга киңәш итәләр. Ул да түгел, танышым шалтырата. Грециягә ял итәргә киткән туганнарыннан хәбәр юк икән. Анда җир тетрәгән, дустым шуңа бик борчыла.
Россиядә дә хозурланырлык, ял итәрлек урыннар җитәрлек. Гомереңне куркыныч астына куеп, фәлән кадәр акча туздырып, еракларга барып йөрмәсәң дә була лабаса...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар