16+

Өчпочмак ашарга Дубайга барам әле

Соңгы вакытларда татар теле, татар халкының язмышы турында күп сөйлибез. Кемдер төшенкелеккә бирелеп, киләчәктә ни көтә икән безне дип чаң суга. Ә менә мин татар теленең дә, татар халкының да якты киләчәге бар, дип өздереп әйтә алам! Һәрхәлдә, милләте өчен янып-көеп йөрүче Исмә­гыйль Каләметдин улы Шәнгәрәев кебек шәхесләребез бул­ганда.

Өчпочмак ашарга Дубайга барам әле

Соңгы вакытларда татар теле, татар халкының язмышы турында күп сөйлибез. Кемдер төшенкелеккә бирелеп, киләчәктә ни көтә икән безне дип чаң суга. Ә менә мин татар теленең дә, татар халкының да якты киләчәге бар, дип өздереп әйтә алам! Һәрхәлдә, милләте өчен янып-көеп йөрүче Исмә­гыйль Каләметдин улы Шәнгәрәев кебек шәхесләребез бул­ганда.

Исмәгыйль әфәнде инде менә 7 ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши. Моның белән беркемне дә шаккатырып булмый, билгеле. Бу ил икътисады, куркынычсызлыгы, бизнес өчен уңай шартлары белән күп­ләрне үзенә җәлеп итә. Әмма Исмәгыйль Шән­гәрәев чит илдә дә татар телендә аралашып яши, башка милләт вәкил­ләрен дә татар халык ашлары белән таныштыра. Ул - рестораннар челтәре хуҗасы. Бүген Шарджа әмирлегендә - ике, ә Аджман әмирлегендә бер рестораны эшли. Киләсе елда Дубайда да татар халык ашларын авыз итеп булачак. Ә әлегә татар ризыгын татып карар өчен башка әмирлекләрдә яшәүчеләр дә Шарджа белән Аджманга килә. Чәк-чәк, өчпочмак, бавырсак кебек милли ашларыбызны җирле халык инде яратып өлгергән. Россия, БДБ илләреннән кунаклар да еш килә бу рестораннарга. Диварларны «Кол Шәриф» мәчете, Сөембикә манарасы, Казаныбызның төрле поч­макларын сурәтләгән картиналар бизәп тора. Исмәгыйль әфәнде туган илен бик сагынса да, тарихи ватанына еш кайта алмый. Шуңа күрә дә Бер­ләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Казанның бер кисәген булдырган ул.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - диләр Исмәгыйль әфәнде кебек кешеләр турында. Нинди генә эшкә тотынса да, булдыра! Күчемсез милек, кунакханәләр, рестораннар челтәре, туристлык агентлыгы - бизнесының кайбер юнәлешләре генә. Исмәгыйль Шәнгәрәев 2013 елда Бер­ләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Сабан туе үткәрергә ниятли. Бу бәйрәмгә Җир шарының барлык почмакларыннан татарлар килер дип ышана. Сүз уңаеннан, Исмәгыйль әфәнде чит илләрдә яшәүче татарларда кунакта еш була.
Милләттәшебез, нинди генә эшкә алынса да, уңышка ирешә торган кеше. Сә­бәбе нидә дисезме? Миңа калса, гаиләсендә бәхетле булган кешенең генә кулыннан бар эш тә килә. Хәләл җефете Мәрьям аңа ун бала: 7 ул, 3 кыз бүләк итә. Һәрберсенә чын татар исемнәрен кушканнар. Балалары да әтиләреннән үрнәк алып үсә. 18 яшен тутырган улы Җәлил Шарджа Америка университетында «Маркетинг һәм менеджмент» буенча белем ала. Туган телен камилләштерер өчен, Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегенә читтән торып укырга кергән. Бәхетле әти булудан тыш, Исмәгыйль әфәнде әле бәхетле дәү әти дә! Аның биш оныгы бар. Алар да татар мохитендә тәрбияләнеп үсә! «Россиядә әбиләр оныкларына русча сөйләшмә, татарча сөйләш дип әйтсәләр, биредә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, инглизчә сөйләшмәгез, туган телегездә аралашыгыз», - дип балаларга кабатлап торабыз, ди милләттәшебез. Чит илдә яшәүче татарлар, якташлар турында «ТНВ-Планета» каналы тапшыруларын кызыксынып карыйлар алар.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Татарстаннан ерак булса да, анда да татарлар күп яши. Һәрхәлдә, милләт­тәшебез Исмәгыйль әфәнде: «Көн саен татарлар белән күрешеп, аралашып яшибез», - ди. Моннан тыш әлеге ил белән танышырга килүчеләр арасында да татарлар күп икән. Уфа, Казан, Оренбургтан күпләп ки­ләләр. Бүген Исмәгыйль Шәнгәрәев барлык татарларны берләштерүче клуб ачып җибәрергә ниятли. «Намаз белән башланган эш хәерле була», - диләр. Шуңа күрә Исмәгыйль Шәнгәрәевнең һәр теләгенең дә тормышка ашуына бер шигем дә юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading