16+

Эльвира Фатыйхова: «80 мең сум акчамны бирәм, зинһар, мине үтерегез», – дигән әби турында язма әзерлим

"Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсен дәвам итәбез. Үзебезне кызыксындырган сораулар белән "Сираҗи сүзе" газетасы журналисты Эльвира Фатыйховага мөрәҗәгать иттек:

Эльвира Фатыйхова: «80 мең сум акчамны бирәм, зинһар, мине үтерегез», – дигән әби турында язма әзерлим

"Ни хәлләрегез бар?" сәхифәсен дәвам итәбез. Үзебезне кызыксындырган сораулар белән "Сираҗи сүзе" газетасы журналисты Эльвира Фатыйховага мөрәҗәгать иттек:

- Эльвира, узган ял көнегез ничек үтте?
- Ат ите алырмын дип, иртүк "Агропромпарк"ка барган идем. Андагы ярминкәдә шаккатып, гарьләнеп йөрдем. Бөтен җирдә - азәрбайҗан. Әллә кайдан, читтән алып килгән яшелчәләрне сатып яталар. Башка елларда анда үзебезнең Татарстан авылларыннан алып килгән яшелчә, җиләк-җимеш була иде, инде монда да алар килеп тулган. Кайтканда, таксист белән сөйләшеп киттек. "Таксига утырган һәр ике кешенең берсе - кытай. Әле күрмисез генә, менә тиздән кытай белән урыс арасында кысылып калабыз", - ди ул да. Камал каршында узган Хәтер көненнән болай да бик тәэсирләнеп кайткан идем, бу ачышлар да чүп өстенә чүмәлә булды... Ял булудан файдаланып, Фәүзия Бәйрәмованың "Туран иле" китабын укып бетердем. Андагы "Утта яндырылган татар хатыны", "Соңгы чукындыру соңгысымы?", "Татар Караболагы - 50 ел үлем кочагында" әсәрләрен һәр татар кешесенә укытасы иде, мин әйтәм. Каядыр тирәндә йоклап яткан милли горурлыкны да уятып, очкыннан ялкынга әйләндерердәй хезмәтләр бит. Кичкә таба, "Семнадцать мгновений весны" фильмының 7нче сериясен карый-карый, ат итен яшелчәләр белән томалап пешердем дә, кабак бәлеше ясап тыктым. Китап белән генә тамак туймый бит.

- Урамда өшеп торган песи баласы тапсагыз ни эшләр идегез?
- Урамда өшегән песи баласы тапсаң, аны яхшы кулларга тапшыру мөмкинлекләре күп бит инде ул. Песи яратучыларның әллә нинди төркемнәре бар интернетта. Һәрхәлдә, урамда калдырырга йөрәгем җитмәс иде. Күзалдыма китерсәм дә каз тәннәре чыга. "Игътибар итмичә үтеп китәр идем", диюче туң йөрәкләр бармы әллә ул?

- Нинди материал әзерләп ятасыз әле?
- Нинди материал әзерлисең дигәннән... Бу атнада редакциягә бер әби килде. "Үлемтеккә дип җыйган 80 мең сум акчамны бирәм, зинһар өчен, мине үтерегез", ди бичаракай. "Машина, поезд астына керсәм, йөртүчесен гаепле итәрләр дип куркам, кемгәдер хәсрәт калдырып үләсем килми", - ди. Әнә шул әби нишләп шундый көнгә калган? Нигә ул, үзе сөйләвенчә, бүген улының ишек төбендә яши? Әнә шуларны язам.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading