16+

Фарсель Зыятдиновка музей ачыла

Бакчачы, агроном, икътисадчы, галим, язучы, журналист, тәрҗемәче, геодезист, топограф Фарсель абый Зыятдиновка быел июнь аенда 80 яшь тулды.

Фарсель Зыятдиновка музей ачыла

Бакчачы, агроном, икътисадчы, галим, язучы, журналист, тәрҗемәче, геодезист, топограф Фарсель абый Зыятдиновка быел июнь аенда 80 яшь тулды.

Юбилярның туган ягы Актаныш районы, Качкын авылы урта мәктәбендә, данлыклы якташларына багышлап, музей ачарга уйлаганнар. Музейда Фарсель абыйның китаплары, фәнни хезмәтләре белән бергә көнкүрештә еш кулланылган әсбаплары урын алачак. Билгеле булганча, Фарсель Зыятдинов 1964 елдан бирле көн саен көндәлек алып бара. Аның барлык хис-кичерешләре, уйланулары шул көндәлекләрдә урын алган. Һава торышын да Фарсель абый шунда язып бара. Күзәтүләреннән чыгып, киләсе айларга һава торышын фаразлый. Музей өчен бу көндәлекләрне дә сораган булганнар, тик Фарсель абыйның аеруча кадерле булган күңел дәфтәрләреннән аерыласы килмәгән. Музей сентябрь азагында ачылыр дип көтелә. Ачылышта язучылар, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading