Берзаман Карл Маркс исемендәге колхозда районкүләм семинар үткәрелгән иде. Балта осталары моның өчен шома гына такталардан йөз кеше сыярлык эскәмияләр рәте һәм агач трибуна әмәлләде. Ул чакта нәкъ шушы урында «тарихи» фетнә кубачагын берәү дә белми иде әле...
Авылның аулак, чирәмле бу почмагында инде кайнар сүзләр яңгырамый. Семинар булып узган мәйданчыкка җилләр генә хуҗа, трибуна исә ялгызы гына моңаеп-йокымсырап утыра.
Чү! Мәйданчыкта ниндидер яңа җил исеп куйды түгелме? Әйе, бик кызып, ярсып сөйләнә-сөйләнә трибунага таба тимерче Гайфүш килә икән! Берәүдән дә рөхсәт-фәлән сорап тормастан, ул ике терсәге белән гербсыз трибунага таянды. Махмырдан баш төзәттеме, тыңлаучы бармы-юкмы - эчке монологларын тышка түгә башлый ул. «Лектор» дигән кушаматны юкка гына чәпәмәгәннәр аңа!
Үз гомерендә бер мәртәбә дә трибунадан чыгып сөйләгәне булмаган Гайфүш эскәмияләр рәтенә сөзеп кенә кырыс караш ташлады:
- Җәмәгать... Җитте! Тарих тәртәсен борырга вакыт! Без, демократия, дибез, базарга чыгабыз, дибез... Чыгарсың пычагым буш кул белән! Нәчәлство бөтенесен дә үз кулына эләктерде, идрит-кудрит! Байлар-буржуйлар бөтен завод-фабриканы кесәсенә салып куйдымы - куйды!.. Мин шушы тарихи мәлдә әлеге безобразиегә нокта куярга булдым! Бүгеннән алып авыл чишмәсен хосусыйлаштырам! Бер көянтә-чиләк су - ун тәңкә! Боерган булса, акча дигәнең тамчылап бер кулга - минем кулга җыела барачак... Инде килеп һава турысында. Менә сез көн саен саф һава сулыйсызмы - факт. Сулыйсыз. Булды, җитте, бүгеннән һаваны да хосусыйлаштырам. Рәхәтләнеп сулагыз, пажалысты, тик һава минем карамакта булачак. Ачуланмагыз, авылдашлар, әгәр мин тотынмасам, бу эшне көннәрнең берендә нәчәлство барыбер үз кулына алачак, әйе. Ә мин, курыкмагыз, налуг-залуг акчаларын бик зурдан каермам...
Уйлап караганыгыз бармы, ни өчен әле безнең калхуз Карл Маркс дип йөртелә? То-то, безнең авылга аяк та басмаган ул сакалбай! Һәм аның калхуз кесәсенә сукыр бер тиен дә керткәне юк... Шулай булгач, ниемә дип аның исемен йөртә безнең раднуй калхуз? Һәрнәрсәнең исеме җисеменә туры килергә тиеш, әттәгенәсе!.. Баеп китсәмме, калхузны бар дирбиясе белән сатып алсаммы... Гайфүш, ягъни Гайфетдин Сәйфетдинов исемендәге калхуз булыр ул, Алла боерса!
Гайфүшнең кызып-дәртләнеп сөйләгән нотыгы шушы урында өзелде. Чөнки нәкъ шул мәлдә участковый аны култыклап алган иде. Һәм ул фетнәче лекторны хатынының каты һәм кырыс кулларына тапшырды...
Маркс колхозында купкан беренче һәм соңгы фетнә әнә шулай тәмам булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар