16+

Фикерлеләр безгә килсеннәр

Чистай урамындагы «Шәһри Казан» газетасы редакциясе урнашкан бинага Аксакаллар шурасы киңәшмәләренә әледән-әле шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре килеп, киңәш-табышларын бүлешәләр.

Чистай урамындагы «Шәһри Казан» газетасы редакциясе урнашкан бинага Аксакаллар шурасы киңәшмәләренә әледән-әле шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре килеп, киңәш-табышларын бүлешәләр.

Узып киткән җәйдәге киңәшмәләрнең берсендә Татарстан Республикасының элеккеге Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров белән 90 нчы елларда ТР мәдәният министры урынбасары булып эшләгән Габбас Мөхәммәтшин да үзләренең уй-фикерләрен аксакалларга җиткерделәр. Алар икесе дә яшь чакларында Әлмәттә нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр. Казанга күчеп килгәч тә бу олпат затлар җәмәгатьчелекнең күз уңында булды. Мөхәммәт аганың 80 нче елларда журналистлар алдында сөйләгән чыгышлары әле бүген дә истән чыкмый. Тирән эчтәлекле иде алар, фикерләре күңелдә уелып калды. Ул бүген дә кул кушырып ятмый. Соңгы елларда ул язган китап халык арасында зур кызыксыну уятты.
Габбас Мөхәммәтшин да 90 нчы еллардагы яңарыш, тарихи вакыйгалар турында искә алды. Ул - Сөембикә манарасына ай куйдыруны башлап йөргән кеше. Бу гамәле өчен халкыбыз аңа бүген дә рәхмәтле.
Шактый фикерләрне уртага салып киңәш-табыш иткәннән соң, кунаклар киләчәктә дә Аксакаллар шурасы эшендә катнашырга теләкләре барлыгы турында әйттеләр. Аксакаллар, җәйнең матур айларында бакчаларында ял иткәннән соң, инде кабат киңәшмәләрен үткәрә башлады. Үзләренең фикерләрен халыкка, җәмәгатьчелеккә җиткерергә теләүчеләр «Шәһри Казан» газетасы редакциясе урнашкан бинага - Аксакаллар шурасына рәхим итсеннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading