16+

Фура йөртүче Рамил Шаһидуллин: «Һәр авариянең үз тарихы, машина эчендә утырган кешеләрнең үз язмышы»

Бу темага язарга алынгач, фура йөртүченең үзенең дә фикерен тыңлау файдалы һәм мәгълүматлы булыр дип, без Рамил Шаһидуллин белән сөйләштек. 35 яшьлек ир-атның ерак араларга товар ташуда эш тәҗрибәсе 13 елга тулган.

Фура йөртүче Рамил Шаһидуллин: «Һәр авариянең  үз тарихы, машина эчендә утырган кешеләрнең үз язмышы»

Бу темага язарга алынгач, фура йөртүченең үзенең дә фикерен тыңлау файдалы һәм мәгълүматлы булыр дип, без Рамил Шаһидуллин белән сөйләштек. 35 яшьлек ир-атның ерак араларга товар ташуда эш тәҗрибәсе 13 елга тулган.

- Эш тәҗрибәмдә бөтен Россияне, Европаны, Әзәрбайҗанны йөреп чыктым. Хәзерге вакытта «Деловые линии» оешмасында эшлим. Без хәзер «тахограф өчен йөртүче юл картасы» белән эшлибез. Бу эш һәм ял режимы сак­лансын өчен эшләнелә. Анда безнең никадәр юл узганлыгыбыз, күпме ял иткәнлегебез турында мәгълүмат туплана. Яңа закон кагыйдәләре буенча, минем эш көнем тугыз сәгатьтән артмаска тиеш. Бу аварияләр, юлда төрле күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен шулай эшләнелә. Әлеге вакытта Түбән Новгород - Мәскәү - Чиләбе - Казан - Уфа маршруты буенча эшлим. Бер пункт белән икенче пункт арасын узарга тугыз сәгатьтән артык вакыт таләп ителсә, ике йөртүче бер-берсен алыштырып бара. Ял итү режимына килгәндә, без тәүлегенә, ким дигәндә, 11 сәгать ял итәргә тиеш. Мин, мәсәлән, дүрт сәгатьлек юлдан соң 45 минут ял итеп алам, аннан соң тагын дүрт-биш сәгатьлек юл узам. Әгәр бөтен оешмалар да безнең кебек закон буенча эшләсәләр, акрынлап барысы да җайга салыныр иде.

- Закон тарафыннан мондый кагыйдәләр кертелү яхшы икән. Алайса айлар буена юлда булырга туры килгәч, тиешенчә ял итәсезме икән, дип уйлыйбыз бит сезне.
- Бу үзгәрешләр, яхшыга, әлбәттә. Чөнки элек хезмәт хакы үтелгән чакрым өчен түләнә иде, ягъни никадәр күбрәк юл узасың, акчаны да шулай аласың. Шуңа күрә кешеләр көне-төне эшләделәр дә. Ә хәзер билгеле бер хезмәт хакы бара. Бу эш Европада күптән җайга салынган инде, бездә генә әле тиешле дәрәҗәдә эшләп китә алмый, дип саныйм. Законны үтәмәүчеләр дә җитәрлек. Шуның аркасында менә шундый фаҗигаләр килеп чыга да инде. Тугыз сәгать эшләп, яхшы хезмәт хакы түләсәләр, бөтен кеше безнең кебек эшләр иде. Мин, мәсәлән, атнага ике тапкыр ерак юлга барып кайтып кулга 55 мең сум акча алам.

- Шәхсән үзегезнең җитди юл һәлакәтенә эләккәнегез булдымы?
- Юк, Аллага шөкер. Бер тапкыр бозлавык вакытында Омскида юл читенә төштем.

- Соңгы көннәрдә фуралар катнашындагы юл һәлакәтләре турында күп ишетергә туры килде. Моңа карата да сезнең фикерне ишетәсе килә иде.
- 13 ел ерак юлда йөргән кеше буларак, төрлесен күрергә туры килде анысы. Шуны әйтәсе килә: юл һәлакәтләре машиналар югары тизлек белән йөргәнлектән генә килеп чыкмый, күп очракта йөртү культурасы җитми. Һәр авариянең үз тарихы, машина эчендә утырган кешеләрнең үз язмышы.

- Берсе артыннан берсе тезелешеп килгән авыр йөк машиналары да җиңел автомобильләр хәрәкәтенә комачаулык ясый.
- Безнең барыбызның да кабиналарында рация тора. Бер-беребез белән аралашыр өчен, үзебезнең эш каналыбыз бар. Аның ярдәмендә, ким дигәндә, ике чакрым ераклыктагы кеше белән элемтәгә чыгарга мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен күпчелек очракта җиңел машиналар боза. Трасса - безнең эш урыныбыз, шуңа күрә без, авыр йөк машиналарында йөрүчеләр, юлда тәртип урнаштырырга тырышабыз. Бәлки, бераз сәеррәк яңгырар, әмма без алар аркасында бәла-казалар азрак килеп чыксын өчен тырышабыз. Аннан соң, тезелешеп баруның сәбәбе - ул-бу була калса, бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер булып тору.

- Юлда ял итәр өчен шартлар бармы?
- Әйе, туктап, ашап-­эчеп алырга да, юынырга да, массаж ясатырга да мөмкин. Соңгы елларда намаз уку, гыйбадәт кылу урыннары да шактый ачылды. Бу миңа, диндәге кешегә, аеруча мөһим.

- Рамил, гаиләгез бармы?
- Хатыным, балабыз бар.

- Сез эшкә чыгып киткәндә, тормыш иптәшегез ут йотып торадыр төсле тоела.
- (көлә.) Сез генә шулай уйлыйсыз, ияләште инде ул. Эшемне ул да, мин дә гадәти эш дип кабул итәбез.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading