Тәрбияченең балалар бакчасында беренче эш көне. Берүзенә өч төркем бала. Кич җитүгә, барысын да әти-әниләре килеп ала, ә бер бала кала. Килеп алучы юк. Утыра инде сабый шулай комлыкта сабыр гына уйнап, ярты сәгать үтә - килүче күренми. Тәрбияче борчыла башлый, бала янына килә.
- Кем алырга тиеш сине бакчадан?...
Тәрбияченең балалар бакчасында беренче эш көне. Берүзенә өч төркем бала. Кич җитүгә, барысын да әти-әниләре килеп ала, ә бер бала кала. Килеп алучы юк. Утыра инде сабый шулай комлыкта сабыр гына уйнап, ярты сәгать үтә - килүче күренми. Тәрбияче борчыла башлый, бала янына килә.
- Кем алырга тиеш сине бакчадан?
- Әти.
Ну әти тек әти инде. Ир кешенең эше бетәме ни, берәр җирдә тоткарланадыр.
Утыралар тыныч кына, көтәләр. Ә әти юк та юк. Бөтен бакча бушап кала хәзер, каравылчыдан башка кеше юк. Тәрбияче ата-аналар исемлеген алып чыга. Шалтыратырга кирәк ич инде, болай булмый. Малайдан сорый:
- Ә исемең ничек синең?
Малай исемен әйтә.
Тәрбияче бар исемлекне актарып чыга - баланың исеме юк. тагын бер тапкыр карап чыга - өстән аска тикшереп карый, аннан соң - астан өскә. Юк малайның исеме.
Нәрсә эшләргә хәзер. Үз төркеменнән булса, өенә генә алып китәр иде дә әти-әнисенә шалтыратыр иде. Ә монда... Һәм иң кызыгы, берни булмагандай, уйный малай. Бернәрсәгә исе китми. Гадәттә, әти-әнисе килеп алмаса, бала тынгысызлана башлый бит инде, йә еларга тотына, йә башкача көйсезләнә. Ә бу малай... Бармы-юкмы аңа әти-әнисе... Тәрбияче куркуга төшә хәзер, борчыла, дулкынлана башлый.
- Әтиең кайда соң синең?
- Эштә.
- Кайчан киләчәк инде ул сине алырга?
- Ул килмәячәк.
Баланың тыныч кына әйткән сүзеннән тәрбияче бөтенләй куркып кала. Ничек инде килмәячәк?!. Гадәттә, әти-әнисе килмәсә... Ә бу малай шундый тыныч... Тәрбияче хәзер калтырана башлый. Нәрсә эшләргә? Кемгә шалтыратырга? Бу көенчә дә түзү авыр, юкка-барга шау-шу куптарсаң, көлкегә калуың бар. Аптыраган. Нишләргә дә белерлек түгел.
- Ә ник килмәячәк? - дип сорый тәрбияче, ниһаять, үзен кулга алып, - Әтиең нигә килмәячәк?
Һәм баланың тыныч җавабы тагы да шом өсти.
- Ул футбол карый.
- Нәр-сә?!
- Футбол карый, - дип тагы да тынычрак җаваплый малай, бернигә дә исе китмәстән. - Футбол караганда аны борчырга ярамый.
- Син бит аны эштә дидең.
- Эштә.
- Һәм үзең футбол карый дисең.
- Футбол карый.
- Эштә футбол карыймыни?
- Эштә футбол карый.
- Тренер-фәлән түгелдер ич.
- Юк, тренер түгел. Ул футбол карый.
- Нинди эш соң ул шулай футбол карый торган. Әтиең кем булып эшли?
- Каравылчы.
- Кайда?
- Балалар бакчасында.
- Кайда, кайда?
- Балалар бакчасында.
Бу сөйләшүдән тәрбияче үзенең кечерәя баруын тоя. Ишеткәннәре башына сыймый, йөрәген калтырану алган. Шулай да кирәкле сорауны бирә ала:
- Нинди балалар бакчасында?
- Шушы бакчада.
- Безнең балалар бакчасындамы?
Хәзер малай моңа сәерсенеп карый. Әллә нинди сәер апа бу, әйбәтләп әйтеп торасың, ә ул берни аңламый, бер үк нәрсәне кабат-кабат сорый. Һәм малай тагын бер кат яхшылап аңлатырга була:
- Әйе инде, шушы балалар бакчасында каравылчы булып эшли. Мин аның янына кергәч: «Бар, ычкын моннан, футбол беткәнче, күземә күренәсе булма», - дип чыгарды. Көтеп утырам менә футбол беткәнен.
Һәм ул бөтенләй телсез калган тәрбиячегә төбәлә:
- Ә сез нигә һаман кайтмыйсыз?
Тәрбияче җавап таба алмый. Малайга бу кирәкми дә, ул барысын да шундук аңлап ала:
- Ә-ә-ә, сезне дә футбол беткәнче өйдән куып чыгарганнардыр әле...
Фото: caricatura.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар