16+

Гимн шатлыгы

Шатлыгым эчемә сыймый! Сөенечемнең иге-чиге юк! Ничә ел инде зарыгып көтеп тә теле ачылмаган баласының кинәт телгә килүен күреп сөенгән ана төсле Татарстан гимны сүзләренең кабул ителүенә ихлас күңелдән шатландым мин. Котлы булсын, мөбарәк булсын!

Гимн шатлыгы

Шатлыгым эчемә сыймый! Сөенечемнең иге-чиге юк! Ничә ел инде зарыгып көтеп тә теле ачылмаган баласының кинәт телгә килүен күреп сөенгән ана төсле Татарстан гимны сүзләренең кабул ителүенә ихлас күңелдән шатландым мин. Котлы булсын, мөбарәк булсын!

Кичә гимнның сүзләрен ятларга ашкынып кайтып киләм. Өйгә кайтып кергәнче ятларга өлгергән идем инде, шөкер! Шушы шатлыгымны уртаклашырга теләп Разил Вәлиевкә шалтыраттым. Бу олы вакыйга белән котлаганнан соң, балаларча дулкынланып гимнны яттан сөйләп бирдем. Разил абый бик сөенде һәм: «Син иң беренче ятлаучыларның берседер!» - дип мактап та алды.
Иманым камил - кечесе-олысы барча халык гимнны ярыша-ярыша ятлар, радиолар телевизорлар иртән-кичен яңгыратып торырлар аны.
Гимның сүзләренә килгәндә... Һәр сүзе энҗе-мәрҗән... Шундый эчкерсез, шундый самими, шундый дулкынландыргыч - йөрәккә үтеп керә, күңелләрне сафландыра ул... Чын йөрәктән чыкмаса, күңелләрне яулап алыр идеме соң?
Сүзләренең барысы да бик нык уйланып язылган! Халыкны, милләтләрне, уртак ватанда берләштерә торган - туганлыкка, кардәшлеккә, татулыкка, бердәмлеккә өнди торган, шул ук вакытта халыкта горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияли торган тылсымлы җыр инде бу гимн. Олы җанлы укытучыларыбыз, бай рухлы ата-аналар балаларын гимнның сүзләренең мәгънәсенә төшендерсәләр, Татарстаныбыз җәннәткә әверелер иде! Мең-мең рәхмәт аның авторларына, аны эшкәртүчеләргә!
«Соң булса да, уң булсын» дигән бит борынгылар. Чыннан да, соң булды, ләкин уң да булды, уңышлы да булды, уңдырышлы да булыр, боерган булса!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading