16+

Гореф-гадәтләр милләтне саклый

Татарлар арасында таныш-белешләрен күреп бер-берсен сәламләгәндә, «Исәнмесез» дигән сүз кулланыла. Бу сүзне өлкән кешеләр авызыннан да ишетергә мөмкин. Кайдан алынган соң ул гадәт? «Исәнме әле син?» - дигән кебек яңгырый бит бу сүз. Октябрь инкыйлабына кадәр ата-бабаларыбыз гаять динле булганнар, хәдисләрне дә шактый үзләштергәннәр, мәдрәсәләрдә дә белем алганнар. Төрек, фарсы...

Татарлар арасында таныш-белешләрен күреп бер-берсен сәламләгәндә, «Исәнмесез» дигән сүз кулланыла. Бу сүзне өлкән кешеләр авызыннан да ишетергә мөмкин. Кайдан алынган соң ул гадәт? «Исәнме әле син?» - дигән кебек яңгырый бит бу сүз.
Октябрь инкыйлабына кадәр ата-бабаларыбыз гаять динле булганнар, хәдисләрне дә шактый үзләштергәннәр, мәдрәсәләрдә дә белем алганнар. Төрек, фарсы һәм гарәп телләрен белгәннәр, шул телләрдә китаплар да укыганнар, кирәксә, хатлар да язышканнар. Дин белән бәйле булганлыктан, күп кенә гарәп һәм фарсы сүзләре татарларга да үтеп кергән. Ислам дине кануннары буенча, мөселманнар бер-берсе белән очрашканда, «Әссәламегаләйкем» (сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре булсын) дип күрешкәннәр. Җавап итеп, «Вәгаләйкемәссәлам» (Сезгә дә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре булсын) дигәннәр.
Совет чорында: «Дин - халык өчен әфьюн» дип, Ислам тарафдарлары белән көрәшә башлагач, «Әссәламегаләйкем» сүзен «исәнмесез»гә алыштырганнар. Халыкның шактый өлеше, бу коткыга бирелеп, бер-берсе белән сәламләшкәндә, «исәнмесез» сүзен гадәткә керткән...
Хәзерге вакытта, Аллаһыга шөкер, ислам дине көчәя бара, мәдрәсәләр ачыла, Россия ислам университеты да бар. Күбесендә яшьләр укый, һәр мәчеттә диярлек өлкән буын вәкилләре дә дин белемнәре ала, араларында яшьләрнең күп булуы күңелне шатландыра.
Мөхтәрәм җәмәгать! Ата-бабаларыбызның сәламләшүләрен, күркәм гореф-гадәтләрен кире кайтарыйк әле!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading