16+

Грузия белән Украинада сүнгән «демократия» маяклары

Узган атнада Рим Папасы Франциск Украинадагы хәлләрнең яхшырачагына өметләнеп һавага очырган ике ак күгәрченне акчарлак белән карга талагач, халык «аһ» итте. Хорафатларга ышану искелек калдыгы, дисәләр дә, без белмәгән-күрмәгән көчләр юк түгел. Нәкъ менә Ватикан башлыгының шушы сүзләреннән соң очырган күгәрченнәрне таламаса, беткәнмени ул карга белән акчарлакка чукып карар нәрсә?!

Грузия белән Украинада сүнгән «демократия» маяклары

Узган атнада Рим Папасы Франциск Украинадагы хәлләрнең яхшырачагына өметләнеп һавага очырган ике ак күгәрченне акчарлак белән карга талагач, халык «аһ» итте. Хорафатларга ышану искелек калдыгы, дисәләр дә, без белмәгән-күрмәгән көчләр юк түгел. Нәкъ менә Ватикан башлыгының шушы сүзләреннән соң очырган күгәрченнәрне таламаса, беткәнмени ул карга белән акчарлакка чукып карар нәрсә?!

Фантазиясе фәкыйрьлектән иза чикмәгәннәр яки бүгенге хәлләрне дөрес бәяли белгәннәр карга белән акчарлак ролен башкаручыларны төгәл әйтеп бирә алачак - ул әлеге дә баягы Көнбатыш Европа һәм АКШ галиҗәнаплары. Әле тагын башкалары да бар, әмма аларга җимне һаман шул ук Көнбатыш сибеп тора. Җим дигәннән, «Батьковщина» фиркасе җитәкчесе А.Яценюк узган якшәмбедә үзе үк бу турыда митингка җыелучыларга әйтеп салды. «Без Көнбатышка матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Без ул - Украина халкы», - диде оппозиция әйдаманы. Аның әйтүенчә, әгәр Украинада халык хакимияте урнашса, Көнбатыштагылар ярдәм итәргә әзер. Әмма Яценюк һәм аның тарафдарлары - ул әле бөтен украин халкы дигән сүз түгел. Халык өчен «тырышкан» «Батьковщина» җитәкчесенә Янукович тәкъдим иткән премьер кәнәфие генә аз, аңа хәзер тулысынча Министрлар Кабинеты да кирәк икән. Нәрсә комачаулый аңа премьер булып халыкка хезмәт итәргә? Җавабы һәркем өчен дә ачык - аннары Көнбатыш әшнәләреннән матди ярдәм булмый (моңарчы күпме акча алганы турында берәү дә дәшми, билгеле).
Ике яссылыклы сәясәт
Көнбатышның «кызгылт-сары» революцияләре, ничек тиз башланып китә, шулай ук тәмамлана да. Шуларның берсе Грузиядә Американың Колумбия университетын тәмамлаган М.Саакашвилины сәясәт мөнбәренә менгереп утыртты. Әмма АКШның шаблон итеп биргән «демократия» алымнары грузин халкына ошамады һәм ул хакимияткә каршы чыкты. Ул чакта гади халык белән әллә ни санашып утырмадылар - полиция, яшен дә, картын да кыйнап, газлар җибәреп, митингларны куып таратты. Бу очракта Көнбатыш, Саакашвили җитәкләгән хакимият канун нигезендә чара күрде, дип белдерде. Грузия Президенты ике елдан соң белдергәнчә, ФБР төркеме полиция хезмәткәрләренең халык белән бәргәләшүен мониторлар аша күзәтеп торган.
Ә Украинада нәрсә күзәтелә? Грузиядәге хәлләрдән аермалы буларак, биредә хокук саклау хезмәткәрләренә утлы шешәләр ыргыталар, машиналарны яндыралар. Әмма бу очракта Көнбатыш белән АКШ хөкүмәт ягында түгел, ул мәйдандагыларны хаклы дип саный.
Грузия белән Украина арасында нинди аерма бар соң? Эш шунда, һәрвакыттагыча, Көнбатыш «үз-чит» дип аталган бүлемләү системасы буенча эшли. Аны күп еллар элек Никарагуа диктаторы А.Сомос мисалында АКШ Президенты Рузвельт аңлатып та биргән: «Бәлки ул (Сомос. - Ф.М.) начар егеттер дә, әмма ул безнеке». Грузиядә Саакашвили «үзләренеке» булса, Янукович Европа Союзы белән килешү төзүдән баш тартканнан бирле «чит»ләр исемлегендә. Митингка җыелган халыкны куып таратмаска, диелгән икән, димәк, шулай булырга тиеш. Махсус хезмәтләр үз эшләрен тиешенчә башкарып, тәртип сала башласа, кем белә, бәлки Көнбатышка яраксыз президент үз постында калып та куяр. Ул очракта «кызгылт-сары» революцияләрнең тагын берсе җиңелүгә дучар булачак.
Шуңа күрә дә Б.Обама украинлыларның Европага омтылуын һәм «тыныч» митингларны хуплый. Ә НАТО башлыгы А.Расмуссен: «Митингтагыларның иминлеге өчен хөкүмәт җаваплы, мин алар өчен борчылам», - дип белдерде. Обама да, Расмуссен да Киевта демонстрантлар үзләрен тыныч тота дип саный.
Россия экспертлары Көнбатышның мондый бәяләмәсендә аптырарлык берни дә юк дип саный. «Әгәр хакимияттә Көнбатыш тарафыннан хупланган «демократлар» булса, андыйлар үз дәүләтләрендә теләсә нәрсә эшли ала, алар - Брюссель белән Вашингтон номенклатурасы кешеләре. Аптырарлык бернәрсә дә юк, ике яссылыклы сәясәт һәрчак булган һәм булачак», - ди эксперт Ю.Солозобов.
Киевтагы «тыныч» хәлләрдә берничә милиционерның үтерелүе һәм авыр тән яралары алуы мәгълүм. Өч йөздән артык хокук саклау хезмәткәренә медицина ярдәме күрсәтелгән. Менә шундый хәлләрне китереп чыгаручы оппозицияне Көнбатыш яклый һәм Яценюкларга матди ярдәм дә вәгъдә итә. Чөнки аңа Саакашвили кебек «демократия»нең тагын бер сүнгән маягы - Ющенко кебекләр кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading