16+

Хәлең ничек, Миңлегөл апа?

Заманында Миңлегөл Рәфыйкованың исеме матбугат битләреннән төшмәде. Халкыбызның яраткан язучысы Фәнис Яруллин да «Яралы язмышлар» китабын аңа багышлап язган иде. Үземә дә, балалар йортына барып танышканнан соң, аның белән озак еллар аралашып яшәргә туры килде. Бернинди педагог белеме булмаган гаҗәеп мәрхәмәтле, изге күңелле тәрбияче иде ул. Балалар аның тирәсендә үз...

Хәлең ничек, Миңлегөл апа?

Заманында Миңлегөл Рәфыйкованың исеме матбугат битләреннән төшмәде. Халкыбызның яраткан язучысы Фәнис Яруллин да «Яралы язмышлар» китабын аңа багышлап язган иде. Үземә дә, балалар йортына барып танышканнан соң, аның белән озак еллар аралашып яшәргә туры килде. Бернинди педагог белеме булмаган гаҗәеп мәрхәмәтле, изге күңелле тәрбияче иде ул. Балалар аның тирәсендә үз...

Заманында Миңлегөл Рәфыйкованың исеме матбугат битләреннән төшмәде. Халкыбызның яраткан язучысы Фәнис Яруллин да «Яралы язмышлар» китабын аңа багышлап язган иде. Үземә дә, балалар йортына барып танышканнан соң, аның белән озак еллар аралашып яшәргә туры килде.

Бернинди педагог белеме булмаган гаҗәеп мәрхәмәтле, изге күңелле тәрбияче иде ул. Балалар аның тирәсендә үз әниләре янындагы сыман бөтерелеп йөрде. Ул аларның һәркайсының холык-фигылен белде, җылы карашын кызганмады. Ял көннәрендә балаларны өенә алып кайтып, аларга гаилә җылысы бирергә тырышты тәрбияче апалары. Үзенең дә ике улы бар иде. Үзләре исән була торып та, балаларының язмышы өчен борчылмаган ата-аналарга шакката иде Миңлегөл апа. Сабыйларның һәркайсы, аны яратып, «әни» дип эндәшсәләр дә, ул «әби» дияргә куша иде. Моннан 20 еллар чамасы элек үзе тәрбияләгән балаларны җиде ят җиргә - Америкага җибәрәселәрен ишеткәч тә бик кайгырды. Поездга утырып киткән чакта, аларның аерылырга теләмичә, вагон тәрәзәләренә ябышып, үрсәләнә-үрсәләнә елаганнарын ишетеп, йөрәге әрнеп йөрде. Җитмәсә, балалар белән тиз генә аралаштырмадылар. Ул аларның кесәләренә үзенең адресын да язып салган була. Лилия, Ванялар Лела, Даниэлларга әйләнеп беткәч, туган телләрен оныткач кына интернет аша хатлар языша башладылар. Әле дә хәтеремдә, Миңлегөл апа, тәрҗемәче таба алмагач, шул балалардан килгән хатларны тотып, редакциябезгә дә килгән иде. Шул чагында инглиз теле укытучыларына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдек. Аңа хатлар алышырга 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина белән инглиз теле укытучылары ярдәмгә килделәр.

Балаларының чакыруы буенча, Миңлегөл апа Америкага да барып, аларның тормышлары белән танышып кайтты. Очрашу шатлыкларын безнең белән дә уртаклашкан иде. Әмма аларның рус телен бөтенләй онытуларына борчылып та кайткан иде. Иң аптырашта калдырганы мәктәптә балаларның: «Нигә сезнең илдә ятим балаларны аерым йортка җыеп тәрбиялиләр?» - дип соравы булган. Әмма әби кеше аңа җавап кына таба алмаган. Миңлегөл апа ул балаларның туган якларын кайтып күрүләренә өметен җуймады. Кайберләре аннан үз әти-әниләренең исемнәрен, кайсы районнан булуларын сораштырып, язып та алып калган бит.

Миңлегөл апаны искә алуым очраклы түгел. Бүгенге көндә Миңлегөл апага - 82 яшь. Алты ел инде урын өстендә. Өлкән улы Мәсгут тәрбиясендә. Телефоннан шалтыратып, Мәсгут әфәндедән: «Шундый изгелекләр эшләгән кешенең хәлен белешүче бармы соң?» - дип сорадым. Аннан: «Юк», - дигән җавап көтмәгән идем...

Люция Хәбибуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading