16+

Хәтереңдәме?..

Бер урында гына торган кешенең фикере дә бер нәрсә тирәсендәрәк буладыр. Төрле җирдә төрле нәрсә күргәч, фикер дә төрлеләнә.

Хәтереңдәме?..

Бер урында гына торган кешенең фикере дә бер нәрсә тирәсендәрәк буладыр. Төрле җирдә төрле нәрсә күргәч, фикер дә төрлеләнә.

Нәрсәдер искә төшә, яңара, кайчагында хәтта тормышка карашыңны да үзгәртеп җибәрә. Хәер, бәлки алай да түгелдер. Кем белә инде.
Күрше авыл яныннан узып барам. Урманга уралган таулар тезелешеп киткән. туган тиешле бер абзыкай белән шул тауларның берсендә бик күп еллар элек утын әзерләгән идек...
Ничек алай килеп чыкканын белмим инде. Мөгаен, каяндыр кайтып барышлый шул абзый, безгә кагылып, чәй эчеп китәргә булгандыр. Шунда минем әни: «утын әзерләргә кирәк иде», - дип зарлангандыр да, тегесе: «Ярый, әзерлибез аны. Фәлән-фәлән җирдә бик яхшы имәнлек бар. Беркемгә дә ялынма, үзем алып кайтып бирермен!» - дип ычкындыргандыр.

Мин әле малай гына идем. Күп булса, алтынчыда укыганмындыр. Киттек көннәрнең берендә шул абзый белән утын әзерләргә. Минем белән барасын белгәч, башта бераз күңеле сүрелгәндәй тоелган иде бугай. Башка юньлерәк кеше булмагач, нишләсен инде. Язмыштан узмыш юк.
Моны сизгәч, мин дә тырышканмындыр инде... Өстәвенә пычкысы да яхшы үтә иде. Берничә имәнне аударгач, абзый: «Ничава сибә», - дип куйды. Егып бетерүгә, минем белән тиң күреп сөйләшә башлады. Ботакларын чабып ташлау да җайлы гына сыман булды. Балтасы яхшы үтә иде. Мин инәйгә ияреп үтмәс пычкы, үтмәс балта тотып өйрәнгән кеше булгач, яхшы корал белән эшләү әллә ни авыр кебек тоелмады. Ну, абзый булдыклы кеше инде, сүз юк. Кораллары да шәп, үзе дә уңган. Шундый кеше янында, ата ялкау булсаң да, сер бирмәскә тырышасың. Мин дә тырыштым. Агачның кайсы башы эләксә дә, «эһ» тә итмәдем. Шул рәвешле, абзыйның миңа булган хөрмәте артканнан-арта барды. Хәтта өйгә кайткач та, инәйгә: «О, малаең чын ир-егет булган бит инде. Менә моның хәтле юан имәннәрне уйнаклатып кына тора!» - дип мактап җиппәрде.

Менә шушы сүзе гомерлек булды.
Күрше авыл булгач, мин анда еш була идем. Иптәш малайлар да күп, туганнар да бар, йөргән кыз да шуннан. Бер мәлне кемнәрдер өй салырга агач алып кайтканнар да бушатырга безгә дә эндәштеләр. Берничә үсмер җыелып кердек. Йорт хуҗасы безне күргәч, башын чайкап куйды: «Сыеграк бит әле бу малайлар». Теге абзый да шунда иде. Ул, миңа күрсәтеп: «Болармы сыек?! Без менә моның кадәр имәннәрне тау үренә ташыдык аның белән!» - дип каршы төште.
Бер мәлне йөргән кыз белән китеп барабыз. Бу каршыга очрады. Үзе килеп күреште дә, исәнлек-саулык сорашкач: «Хәтереңдәме, без синең белән утын әзерләгән идек. Менә моның хәтле имәннәрне җилтерәтеп кенә ташый идең, ә!» Мин беркадәр кыенсынып калдым, ә абруй аз гына күтәрелде. Ни генә әйтсәң дә, йөргән кызың янында шулай дип торгач, ничава бит инде. Озак еллар, өйләнгәнче, йөрдек ул кыз белән. Һәм абзый, очраган саен, әлеге сүзен кабатлады: «Хәтереңдәме, синең белән утын әзерләгән идек...» Баштарак кызык итеп көлдек, соңыннан ялкыта да башлады. Көннәрнең берендә мин:
- Әй, абзый, ничек онытмыйсың инде шуны, - дияргә мәҗбүр булдым.
Ул, бернинди үпкә-ачусыз гына:
- Һе, онытылырлык түгел бит ул! Менә моның кадәр имәннәрне... - дип, үзенчәгә борып җибәрде.

Кайда гына, кем белән генә очратса да, шул сүзен телдән төшермәде. «Исеңдәме, утын әзерләгән идек ­синең белән. Менә моның юанлык имәннәрне...» Нинди шартларда булса да. Әгәр аның белән очрашасың икән, котылгысыз рәвештә бер сүз яңгырар иде: «Исеңдәме?.. Менә моның кадәр имәннәрне...» Мин аның бу сүзеннән шулхәтле ялыктым, килгәнен сизебрәк калсам, качарга, аны урап үтәргә, очрашмаска тырыша башладым. Ләкин җир түгәрәк, ә авыл бәләкәй булгач, очрашырга туры килә иде. Һәм очрашкан саен: «Хәтереңдәме... Менә моның кадәр имәннәрне...»

Абзый күптән гүр иясе инде. Ә мин менә күрше авыл яныннан узып барам. Теге вакытта утын әзерләгән шул тау күренеп тора. Мин үзем дә сизмәстән елмаеп куйдым һәм аның сүзләрен кабатладым:
- Хәтереңдәме, абзый, менә бу тау башында утын әзерләгән идек синең белән. Менә моның кадәр имәннәрне үргә каршы күтәреп ташыган идек...
«Теге дөньяга киткән кешеләр безнең уй-кичерешләрне белеп тора, әйткән сүзләребезне ишетә», - диләр. «Гүргә кергәч, нәрсә белсен инде, гәүдәсе череп бетә, җаны күккә аша, монда бер нәрсәсе дә калмый», - диючеләр дә бар. Бер нәрсәсе дә калмавына мин бик ышанып бетмим. Абзый минем сүзләрне ишеткәндер кебек тоела. Бәлки, ишетмәгәндер дә. Ә ишетсә... Ишетсә, и сөенгәндер инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading