Лаешта булганыгыз бармы икән? Дөньяның иң гүзәл почмакларының берседер ул, мөгаен! Юл уңае булса, кагылып китегез әле бер бу шәһәргә. Чулман яры буйлап калкулыкка таба бер-берсенә параллель урнашкан урамнарның һәр йортындагы капка төбенә чыгып бассаң, каршыңда изрәп иксез-чиксез «диңгез» ята. Җилсез, аяз матур җәй көннәрендә, бу күренешне әллә нинди ял...
Лаешта булганыгыз бармы икән? Дөньяның иң гүзәл почмакларының берседер ул, мөгаен! Юл уңае булса, кагылып китегез әле бер бу шәһәргә. Чулман яры буйлап калкулыкка таба бер-берсенә параллель урнашкан урамнарның һәр йортындагы капка төбенә чыгып бассаң, каршыңда изрәп иксез-чиксез «диңгез» ята. Җилсез, аяз матур җәй көннәрендә, бу күренешне әллә нинди ял йортлары белән беррәттән куеп булыр иде. Кояш нурлары күзләрне җиңелчә генә чагылдыра. Шул нурлар астында бар нәрсә дә ялтырый кебек. Өйләр дә, алар янындагы гөлгә, җиләк-җимешкә күмелгән бакчалар да, эреле-ваклы кибетләр, чиркәү дә. Хәтта берәм-сәрәм генә, җәяүләп ашыкмый гына эшкә баручы, каршыга очраган кешеләре дә нурлы кебек. Кыш көнен күз алдына китерегез: каршыңда ап-ак чиксезлек, зәңгәрсу күгелҗем булып кар ялтырый. Көзге яңгырлар вакытында да диңгез үзенең муллыгы белән, көчле шаулавы белән йөрәккә дәрт-дәрман биреп тора. Яз җитсә, боз киткәнен көтәсең, хозурланып күзәтәсең. Үзе бер манзара, үзе бер табигатьнең яңарышы, кардан, боздан әрчелеп яңадан тууы кебек.
Лаеш үзәгендә күбрәк шәхси йортлар булгангадыр, ул йортларның һәр капкасы, һәр коймасы таныш. Бакчалары бигрәк тә. Үзәккә тротуар буйлап төшкәндә, уннарча бакча яныннан узасың. Миңа шәһәргә керә торган юл буендагы бер бакча аеруча ошый. Башта өеннән үк башлыйм әле. Пасха бәйрәме җитүгә, өйне тышыннан ук ялтыратып куя хуҗа апаң: акшарлыйсын акшарлый, юасын юа, җыясын җыя. Урыннарын белеп утыртылган алмагач, чия, карлыган һәм башка җиләк-җимеш агачлары карала башта, аннары матур итеп түтәлләр ясала. Иң соңыннан помидорлар шул чаклы тәртип белән утыртыла, таякларга бәйләп тә куела.
Чәчәк түтәлләре бер-бер артлы гөлгә күмелә: башта лалә белән нәркисләр, аннары утчәчәк белән лилияләр, аннары инде бик күп сандагы аллы-гөлле чәчәкләр октябрь азагына чаклы бакчага ямь биреп утыра.
Узган җәй бакчаны караучы булмады. Миннән дә озынрак чүп үләннәре горур басып, «нәрсә безгә карыйсың?» дигәндәй, көзгә урманга әйләнде. Кыш көне өйгә керә торган тар гына сукмак күргәч, мин әлегә җан иясе бар икән монда дип язны көттем. Яз җитте, өметләрем акланмады. Тәрәзәләре ватылып беткән, ишеге шыр ачык өйне шыксыз, корыган үлән сабаклары урап алган иде. Хуҗабикә апам бакыйлыкка күчкән икән дип, юксыну хисләре белән уздым өй яныннан. Бакча да, өй дә ятим калган...
Фото иллюстрация өчен бирелде (www.kp.by)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар