16+

Иң зур балык тотучыга – 20 мең доллар

«Балыкчының арты юеш, тамагы ач», - дип әйтәләр әйтүен, ләкин кайвакыт бик тырышканда, кармакка маймыч кына түгел, ә 20 мең долларлык балык та эләктерергә була икән бит. Һәрхәлдә, Бөтендөнья спорт балыкчылыгы федерациясе (WSFF) балык тоту буенча киләсе елда Татарстанда үткәреләчәк Дөнья кубогында җиңүчегә әнә шул суммада акчалата приз әзерли. Әйтергә...

Иң зур балык тотучыга – 20 мең доллар

«Балыкчының арты юеш, тамагы ач», - дип әйтәләр әйтүен, ләкин кайвакыт бик тырышканда, кармакка маймыч кына түгел, ә 20 мең долларлык балык та эләктерергә була икән бит. Һәрхәлдә, Бөтендөнья спорт балыкчылыгы федерациясе (WSFF) балык тоту буенча киләсе елда Татарстанда үткәреләчәк Дөнья кубогында җиңүчегә әнә шул суммада акчалата приз әзерли. Әйтергә...

Гомумән, соңгы вакытта балык тоту, спорт төре буларак, дөньяның бик күп төбәкләрендә киң популярлык яулый. Ә инде Бөтендөнья спорт балыкчылыгы федерациясенең үзенә килгәндә, ул 2001 елда оеша һәм бүген 50дән артык илнең һәвәскәр балыкчыларын берләштерә. Әлбәттә, федерациянең штаб-фатиры да бар. Ул Көньяк Кореяның Сеул шәһәрендә урнашкан.
Балык тоту буенча дөнья кубогына ярышлар өч елга бер тапкыр үткәрелә. Соңгы тапкыр ул 2012 елның җәендә Испаниядә узган иде. Нәкъ менә шул чакта аның чираттагысын Россиядә үткәрергә килешенде дә инде. Озак көттерми, WSFF вәкилләре, безгә килеп, булган мөмкинлекләрне карап танышып та киттеләр. Кореялылар берничә төбәктә, шул исәптән Татарстанда да булды. Биредә алар Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, балыкчылар җәмгыяте җитәкчеләре белән очрашты. WSFF вәкилләренең игътибарын Татарстандагы мәһабәт Куйбышев сусаклагычы гына түгел, зур үсеш алган транспорт инфраструктурасы да җәлеп итте. Әлбәттә, Казанда бөтен дөньяны таң калдырырлык итеп үткәрелгән Универсиаданың да монда өлеше юк түгел, билгеле. Ни генә булмасын, балык тоту буенча халыкара ярышлар 2015 елда Татарстанда узачак. WSFF шул карарга килде. Былтыр җәй азагында аның вәкилләреннән торган делегация кабат Казанда булып китте. Визит барышында ярышларны үткәрү турында документлар да имзаланды.
«Татарстан балыкчылары» оешмасы рәистәше, республиканың балык тоту спорты федерациясе президенты Роберт Тәһавиев әйтүенчә, ярышларны уздыру буенча регламент инде төзелгән. Төп җиңүчеләр балыкны спиннинг белән тотучылар арасында билгеләнәчәк. Алар балыкны моторлы көймәдән торып тотарга тиешләр. Әмма Татарстанда яр буенда кармак белән балык тотарга яратучыларга да бәйгедә катнашу мөмкинлеге бирелә. Җиңүчене исә тотылган балык санына түгел, ә балыкның зурлыгына карап билгеләргә ниятлиләр.
Узган елның ноябрендә Сеулда WSFFның утырышы булды. Анда ярышның форматы расланды. Дөнья кубогы 2015 елның 10-14 июнь көннәрендә узачак. Беренче урынны алган балыкчыга - 20 мең, икенче урынга - 10 мең, ә өченче урынга 5 мең доллар күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Аларны WSFF бүлеп бирә.
Ярышларда дөньяның 65 иленнән иң оста балыкчылар катнашыр дип көтелә. Һәр команда 2-3 кешедән торачак. Балык тоту процессын видеога төшереп барачаклар.
Россия, кабул итүче ил буларак, ике команда тәкъдим итәргә җыена. Аларның берсе, әлбәттә, Татарстанныкы булырга тиеш. Безнең команда составы әлегә билгеле түгел. Аны быел җәй көне балык тоту буенча республиканың төбәк ярышларында сайлаячаклар. Ярышларда теләсә кем катнаша ала, әмма көндәшлек гаять көчле. Чөнки Татарстанда спорт балыкчылыгы буенча 6 спорт мастеры, 20 мастерлыкка кандидат һәм йөздән артык төрле дәрәҗәдә разрядлы балыкчылар исәпләнә.
ТР Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Илһам Садыйков фикеренчә, Татарстанда Дөнья кубогын үткәрү республикада балыкчылык туристлыгын үстерергә зур этәргеч бирергә мөмкин. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, балык тотарга яратучылар өчен балыкчылык базалары төзү, тиешле инфраструктура булдыру, балыкны сәнәгый максатларда тотуга караганда, дәүләт өчен күпкә файдалырак. Аннары, туристлык өлкәсендәге предприятиеләрнең табигатькә китергән зыяны да чагыштырмача аз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading