16+

Илһам абый Париж татарына 600 еврога түбәтәен саткан

Редакциябез бусагасына тузан төшми безнең, Аллага шөкер. Быел алма ишелеп уңгач, рәхәтләндек алмага.

Илһам абый Париж татарына 600 еврога түбәтәен саткан

Редакциябез бусагасына тузан төшми безнең, Аллага шөкер. Быел алма ишелеп уңгач, рәхәтләндек алмага.

Редакциягә килгән бере алмадан өлеш чыгара. Әле менә даими укучыбыз Илһам Миндубаев килеп керде. Ул да, кесәсеннән кызыл алмалар чыгара-чыгара: «Сеңлем, бу алманың үсентесен Польшадан ук алып кайт­кан идем, ныгып китте, уңышы да сөендерә», - ди.

Х әзер Илһам абыйга - 83 яшь. Сәяхәт итәргә яраткан ул. Кайларда гына булмаган - Төмән, Балтыйк буе, Финляндия, Скандинавия илләре... Кыскасы, дөньяны аркылыга-буйга гизгән.
70 яшендә Мисырда, 75тә Парижда булып кайткан.

- Олы яшьтә самолетларга утырырга ничек курыкмыйсың? Ә юлда адашып калсаң... - дим.

- Юк, мине бит Мәскәүдә аэропорттан ук, Илһам абый килә, дип көтеп торалар, ничә еллар буена таный башладылар инде, - ди ул, шаяртып.

Парижда ничек итеп башындагы түбәтәен 600 еврога сатуын да кызык итеп сөйли.

- Сәяхәт вакытында башыма гел яшел түбәтәемне киям. Парижга килеп төшүгә, гид егетләр, сез мөселман бугай, теләсәгез, Париждагы мәчеткә алып барабыз, диделәр. Киттем. Анда мине бер купшы гына ир-ат каршы алды. Бу кеше сугыш заманында әсирлеккә эләгеп, биредә төпләнеп калган икән, хәзер шактый бай кеше. Аның белән сөйләшә торгач, әлеге татар егетенең Мөслимнән булуы ачыкланды. Минем түбәтәемне күреп, сат миңа, ди бу. Сатарга уйламасам да, Париж татарын кызгандым инде, саттым. Ул исә 400 сумга Татарстанда сатып алган түбәтәемә 600 евро бирде, җитмәсә, Мөслимгә барып чыга калсаң, минем өчен җирне үп әле дип, тагын 50 евро өстәде. Шулай Париждан баеп кайттым. Теге Париж татарының түбәтәемнең чигүләрен сыйпап елап калганы бүген дә күз алдымда. Мөслимгә генә барып чыга алганым юк. Әманәтен үти алмадым инде теге кешенең, - ди Илһам абый.

Әле узган ел Енисей буйлап та сәяхәт итәргә уйлаган булган да, тик юлга 110 меңләп акча кирәк булгач, туктап калган. Егет чагында Норильскида хезмәт иткән булган, исән чагында шул якларга да барып кайтасы килә Илһам абыйның...

Илһам абыйны озаттым гына, газета укучыбыз, үзе дә язмалар җибәреп торучы Ильяс Салихҗан ишектән башын тыкты. Ильяс абый каралган. Абхазия якларында ял итеп кайткан икән.
- Бер генә дә барасым килмәгән иде дә, хатын үгетләде, - ди үзе. Абхазиягә икенче тапкыр баруы икән. - Абхазларның серен ача алмыйм. Ник алар үзләре ак тәнле икән? Суда да коенмыйлар. Кояшта кызынмыймы алар, ял итәргә вакытлары юкмы, әллә кояш нурларына каршы тиреләрендә иммунитет бармы?.. Үзләреннән дә сорап карадым - әйтмиләр. Шул сорау тынгы бирми әле миңа, - дип, Абхазиядә күргәннәре белән уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading