16+

Илһамия апа бушка яшәргә кеше кертә

Редакциягә хат килде. Соңгы арада гел интернет почта аша гына аралашканга бик сөендем. Конвертка салган чын хат бит бу. Ә ачып укыгач, болай да була икән, дип, гаҗәпләндем. Сүзен сүзгә, түкми‑чәчми ул хатны сезгә дә җиткерик әле.

Редакциягә хат килде. Соңгы арада гел интернет почта аша гына аралашканга бик сөендем. Конвертка салган чын хат бит бу. Ә ачып укыгач, болай да була икән, дип, гаҗәпләндем. Сүзен сүзгә, түкми‑чәчми ул хатны сезгә дә җиткерик әле.

«Хөрмәтле «Шәһри Казан»!

Олы хөрмәтем белән сезгә мөрәҗәгать итәм.

Ярдәм итү максатыннан, Украина кешеләренә булышу максатыннан, пропискага кертеп яшәргә агач йорт тәкъдим итәм. Йортка газ,су кергән,бакчасы 40 сутый, янында елга, мунчасы бар. Район үзәгеннән 12 чакрым, татар авылы. Авылда кибет, клуб, китапханә бар. Асфальт-таш юл кергән. Инвалид кешеләргә, пенсиядәгеләргә дә яшәү өчен бик уңай. Балык Бистәсе районында урнашкан».


Дөресен генә әйткәндә, аптырабрак киттек. Бу заманда, гадәтттә, күбрәк «сатам» дип язалар бит. Ә монда: «ярдәм йөзеннән тапшырам»...

Хатта авторның телефоны күрсәтелгән, шалтыратып алырга булдык.

- Үз йортлары җимерелеп, монда качак булып килүчеләрне бик кызганам мин. Ничек инде бер көнне йорт-җирсез, ярдәмсез калмак кирәк, - диде хат авторы Илһамия апа Шәйдуллина. - Туган‑үскән йортыбыз ул безнең. Инде берничә ел буш тора.Үзебез биш бала идек. Төрлебез төрле якка таралып бетте. Ул йортта әни яшәде, олыгайгач, аны үзебезгә алып килдек. Юк-юк, нигезне сатмыйбыз. Ләкин торырга урыны булмаган тәртипле гаиләне кертер идек яшәргә. Әле менә бу Украинадан килгән качаклар турында укып-ишетеп, бәлки шуларның берәрсенә ярдәмебез булмасмы, дип язган идем хатны. Эшләп яшим дигән кешегә бик уңай инде. Газлы-сулы, мунчалы әзер йорт.Умарта асрап, бакча үстереп тә кешечә яшәргә була бит хәзер. Шундыйлар булса, мөрәҗәгать итсеннәр иде. Украинадан булмаса, үзебездә интегеп йөрүче гаиләләр бардыр. Авыл йорты буш торырга тиеш түгел инде ул. Яшим дигән тәртипле кешеләр булса, тәрәзәләрен дә яңартышыр идем туган нигезнең...

Менә шундыйрак хәл. Илһамия апаның телефоны редакциядә бар. Казанннан 90 чакрымнардагы туган нигезләрен йорт-җирсез калганнарга яшәргә бирергә әзер бу ханым милләтебез өчен тагын бер кат горурлык хисе кичерергә мөмкинлек бирде миңа. Кеше хәленә керә алган кеше горур милләт вәкиле генә була. Рәхмәт, Илһамия апа!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading