16+

Интернет дус

Интернет - зыян, ул кешегә наркотик кебек тәэсир иткәнгә, бер кереп китсәң, аннан аерылып булмый, дип сүгәләр «дөньяви пәрәвез челтәрен». Балалар кечкенәдән интернет битләрендәге җыен әшәкелек, нәҗеслек, оятсызлыкны күргәнгә, начарлыкка өйрәнәләр, юньсез, әдәпсез булып үсәләр, дип тә әйтәләр. Күзгә, хәтергә зыяны да - интернетның тискәре сыйфатлары. Әйе, килешәм, интернетның яман...

Интернет дус

Интернет - зыян, ул кешегә наркотик кебек тәэсир иткәнгә, бер кереп китсәң, аннан аерылып булмый, дип сүгәләр «дөньяви пәрәвез челтәрен». Балалар кечкенәдән интернет битләрендәге җыен әшәкелек, нәҗеслек, оятсызлыкны күргәнгә, начарлыкка өйрәнәләр, юньсез, әдәпсез булып үсәләр, дип тә әйтәләр. Күзгә, хәтергә зыяны да - интернетның тискәре сыйфатлары. Әйе, килешәм, интернетның яман...

Күз алдыгызга китереп карагыз, бөтен дөнья буенча интернетны өзеп куйдылар, ди. Сүз дә юк, әби-бабайларга, өлкәнрәк буын вәкилләренә бу үзен артык сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз калган кебек хис итәчәкләр. Дөрес, шушы ук сүзләрне, мисал өчен, телевидение яисә телефонга карата да әйтергә була, әмма алары артык биниһая югалту түгел, чөнки икесен дә интернет рәхәтләнеп алыштыра ала. Ә менә телевидение белән телефон интернет урынына икесе бергә кушылып та кала алмый.
Прогрессның әлеге «балачагына» тискәре мөнәсәбәттә булганнарны фикерләреннән кире кайтарып карыйм әле. Аның файдасына мисал итеп, үземнең гаиләне генә дә китерергә була. Гаиләмдә миңа интернет иң кирәгедер, мөгаен. Чөнки көндәлек яңалыклардан да, дөньяда ниләр барлыгыннан да аннан хәбәрдар булып барам, күрешергә мөмкинлек булмаган дусларым белән дә аралашам, газетага язмаларымны да шуның аркылы гына юллыйм, үзебезнең һәм чит ил хастаханәләре белән дә элемтәгә керәм, җыен кирәк-ярак әйберләргә дә аннан гына заказ бирәм. Шулай ике дөньяда яшәп ятам: көнемнең яртысы чынбарлыкта үтсә, калган яртысы виртуаль дөньяда уза.
Чират буенча барсак, интернеттан икенче урындагы актив файдаланучы - сеңелем. Иптәшләре белән аралашуын әйтеп тә торасы юк, мәктәптә кушкан өй эшләрен әзерләү дисеңме, укытучылары таләп иткән берәр мәгълүматны эзләп табумы, китапханәдә булмаган берәр әсәрне юнәтү дисеңме - барысына да ярдәмгә интернет килә. Хәзер бит авыл мәктәпләре дә интернет мәсьәләсендә бик алга китте: һәр укучының алган билгеләре андагы махсус электрон журналларда теркәлеп бара һәм аны укучылар белән аларның әти-әниләре күзәтеп тора ала.
Апама исә интернет- эше буенча алмаштыргысыз булышчы һәм киңәшче. Исәп-хисап мәсьәләләрен чишү дә, документлар белән эш тә интернет аша гына алып барыла. Әнием дә йорт эш-мәшәкатьләреннән арынган буш вакытында интернет белән бик «дус». Анда хуҗабикәләр, бакчачылар өчен киңәшләр дә, аш-су рецептлары да тулып ята бит. Әти өчен интернет, берәр җиргә барасы булганда, юл картасын карап алу, штрафларны һәм башка түләүләрне башкару өчен бик уңайлы. 83кә якынлашып килүче әбием өчен дә интернет ят нәрсә түгел, безнең ярдәм белән булса да, һава торышларын, намаз уку вакытларын бөтен нәрсәдән хәбәрдар интернеттан белешеп бара. Әбиләрдә кесә телефоннары барлыкка килә башлагач, бу безгә баштарак сәеррәк тоелса да, хәзер ул гадәти күренешкә әйләнде инде. Аларда бүгенге алга киткән заманда компьютер белән интернетка бәйле яңа мода барлыкка килде. Әбиләр, махсус программа аша экранда бер-берсен күреп, ераграк шәһәрләрдә яшәүче туганнары, ул-кызлары, оныклары белән аралашалар.
Ярый, гаиләмне тынычлыкта калдырыйк. Үзем дә шундыйлар рәтенә кергәнгә, мин барлык нәрсәне дә язмышның иң авыр сынауларына дучар булып, инвалид коляскасында утыручылар, хәрәкәтләнүдә чикләнгәннәр күзлегеннән чыгып бәяләргә ияләшкән. Андыйлар өчен «дөньяви пәрәвез челтәре» һәр нәрсәгә алмаш. Студентлар интернет аша өйдән торып белем ала, диплом алганнан соң, интернетка җайлаштырылган эшкә урнаша, тырышраклары хәтта үзләренең фирмаларын да ача һәм зур уңышларга ирешә. Алар өчен интернет - яннарына килеп йөри алмаган, чит шәһәрләрдә яшәүче дуслары, туганнары белән аралашу өчен иң уңайлы чара. Интернет аша хәтта һәркайсының рәсемен күреп, күңелең теләгән һәр йорт кирәк-ярагын, азык-төлекне өеңә алдыртып була.
Кыскасы, минем фикеремчә, интернет - алгарыш җимешләре арасында иң файдалыларының берсе. Аралашу, кем белән телисең - шуның белән элемәгә чыгу, кемнедер эзләп табу, белгечләр белән киңәшләшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, күңел ачу, ял итү, барлык яңалыкларны да белеп бару, кирәкле мәгълүматка ия булу, төрледән-төрле түләүләр башкару, кирәк чакта дустыңа акча күчерү, бүләкләр ясау, теләгән нәрсәңне сатып алу - анда барысы да мөмкин. Ә виртуаль тормышка каршы булган, аны сөеп бетермәүчеләргә җавап шундыйрак: ни генә дисәгез дә, интернетның, тискәре якларына караганда, уңайлары күпкә күбрәк.
Интернет безнең яшәешнең бөтен тармакларына да диярлек үтеп керде инде һәм аның файдасы чиксез. Хәзерге көндә җаның теләгән нәрсәне сатып алып була торган интернет кибетләр, акчаларыңны виртуаль формада контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче интернет банклар, мәктәпкә йөри алмаган балалар өчен интернет укыту үзәкләре барлыкка килде. Киләчәктә, мисал өчен, интернет хастаханәләр, интернет югары уку йортлары, хәтта интернет төрмәләр барлыкка килсә дә аптырамассың. Ә нәрсә - уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading