16+

Интернеттагы фотоң матур – кемнәр элгән, яки социаль челтәрләргә бала сурәтен урнаштыру куркынычмы?

Урамда уйнап йөргән балаларны фотога төшерә башласаң, тизрәк әти-әнисе килеп җитә. Янәсе, нинди максатларда, ни өчен фотога төшерәләр.

Интернеттагы фотоң матур – кемнәр элгән, яки социаль челтәрләргә бала сурәтен урнаштыру куркынычмы?

Урамда уйнап йөргән балаларны фотога төшерә башласаң, тизрәк әти-әнисе килеп җитә. Янәсе, нинди максатларда, ни өчен фотога төшерәләр.

Закон нигезендә, әти-әни рөхсәтеннән башка балаларны фотога төшерергә ярамый анысы, тик менә сабыйларының сурәтләрен интернет челтәренә урнаштырган ата-аналар үзләре куркынычсызлык турында уйлыймы икән?

Кемдер куя, кемдер сата
Психологлар әйтүенчә, ата-­аналар социаль челтәрләргә фотоларны башкалар алдында мактанасы килү, сабыйларының уңышларын күрсәтү өчен урнаштыра. Виталий Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты каршындагы «Талантлар йолдызлыгы» иҗатны үстерү академиясе директоры, психолог, психотерапевт Алита Галиуллина, бер яктан караганда, моның начарлыгы юк, дип саный.
- Ата-аналарның баласы бе­лән ничек шөгыльләнгәнен башкаларга да күрсәтәсе килүе аңлашыла. Социаль челтәрләрдә балалар фотолары булачак, башкача мөмкин дә түгел. Безнең академиядә дә балалар катнашында төрле роликлар төшерелә башлады. Алар да интернетта урын алыр, мөгаен. Уңышлы чыккан фото балаларга сөенеч китерә, аның үзенә ышанычын арттыра. Шул ук вакытта, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Фотолар тыйнак, этика нормалары кысаларында төшерелгән булырга тиеш. Фотосы өчен бала оялырлык булмасын. Тагын бер нәрсә бар: кайбер фотолар аша педофиллар үзләренә корбан эзли. Бер клиентым белән шундый очрак булды: 10 яшьлек кызны нәкъ менә интернеттагы фото аша бер маньяк эзләп тапкан. Баланың социаль челтәрендәге язулары, сурәтләре аша мәгълүмат туплаган. Хәтта әтисенең исемен дә белгән. Кыскасы, маньяк кызны эзләп табып, алдалап, машинасына утырткан, көчләргә теләгән. Ярый кыз чаярак булып, аннан качкан. Бала тән җәрәхәтләре алган, психологик яктан да бу вакыйга тискәре тәэсир иткән, әлбәттә. Шуңа да фотоларны куйганда, чик, чаманы онытмаска кирәк. Артык җәлеп итми торган сурәтләр генә куярга киңәш итәм, - ди Алита Галиуллина.

Сайтларда эзләнеп утырганда, сабыйларның фотолары төшерелгән кружкалар сатыла торган интернет-кибеткә тап булдым. Үзеңә ошаган теләсә кайсы бала фотосы төшерелгән савыт 1 мең сум тирәсе тора. Кемдер баласының сурәтен урнаштыра, икенче берәүләр моннан файдаланып, акча эшли. Баксаң, журналист Дмитрий Токметсис белән дизайнер Юрий Вирман шул рәвешле социаль тәҗрибә уздырганнар икән. Бу адымнары белән алар социаль челтәрләргә бала фотоларын урнаштыру нинди нәтиҗәләргә китергәнне аңлатмакчы булганнар. Шәхси карау өчен генә дигән альбомда да, «башкалар белән бүлешү» төймәсе бар. Кыскасы, фото интернет челтәрдә тиз арада таралыр­га сәләтле.

Күз тия
«Яңа гасыр» телеканалында «Хәбәрләр» тапшыруы хәбәрчесе Рәмзилә Гафиятуллина (Хөрмәтова) инде берничә ел элек социаль челтәргә фотолар урнаштырмый башлады.
- «ВКонтакте», «Инстаграм» челтәрендә шәхси битләрем бар. Ләкин фотоларымны куймыйм. Кайчак буш тормасыннар, ялган битләр дип шикләнмәсеннәр өчен, матур табигать фотолары урнаштырам. Социаль челтәрдәге битләрне еш кына «ваталар», бер танышымның шәхси битен «җимереп», аның исеменнән теләсә нәрсә язучылар да булды. Аннары, интернеттагы фотоларны теләгән кеше үзенә күчерә ала. Димәк, теләсә нинди максатларда да файдалана ала дигән сүз. Фото аша кешегә негатив күчә икән дип тә ишеткәнем бар. Бу балалар өчен аеруча да куркыныч. Фото аша күз тияргә, бозарга мөмкиннәр. Алла сакласын! Минем тормыш читләргә нигә кирәк? Үзең өчен урнаштыру да мәгънәсезлек кебек. Кечкенә бала моны бигрәк тә аңламый. Кирәк икән, якыннарыма фотоларны электрон адресларына юллыйм. Интернет аша аралашуга караганда, очрашып күрешү мең мәртәбә рәхәтрәк, - ди Рәмзилә.

Шәригатьтә фотога төшү тыелган гамәл булып саналмый. Шулай да, дин әһелләре: «Фото - бер яктан, матурлык, ә икенче яктан, көнчелек тудырырга сәләтле әйбер. Ә көнчелектән туган хисләр кешене начар гамәлләргә этәрергә мөмкин», - ди. Татарстан Диния нәзарәтендә пропаганда бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров:
- Гамәлләр нияткә карап бәяләнә. Әгәр дә интернетка фото куюга ихтыяҗ бар икән, әйтик, мәктәптән кушканнар, ди, монда бернинди дә зыян юк. Әгәр инде рия нияте белән, башкалар алдында мактанасы килүне күздә тотып фото урнаштырылса, бу дөрес түгел. Фотога төшкән очракта да гаурәтләр капланган, шәригать таләпләре үтәлгән булырга тиеш. Фотоны элүче туганнары белән шатлыгын уртаклашырга тели икән, шулай ук нияте изге булгач, начар дип әйтеп булмый. Шулай да фотолар аша сихер, бозым керергә мөмкин икәнне дә онытмас­ка кирәк, - диде.

Юристлар исә интернет челтәрендәге фотоларны рөхсәтсез кулланучылар кеше хокукларын боза дип саный. Бу хакта Конституциянең 21-25 нче маддәсендә, 152,149 Федераль законнарда, Гражданнар кодексында, берничә Халыкара актта да әйтелгән.


Балаларның фотоларын интернетка урнаштырганда истә тотарга ­­­кирәкле ­­өч киңәш:

Фотода бала турында мәгълүмат, аның кайсы балалар бакчасына йөрүе, ничәнче мәктәптә укуы күренергә тиеш түгел.

Үскәч баланы оялта торган ярымшәрә, уңайсыз позада төшкән фотолар урнаштырмагыз.

Балагызның башка сабыйлар белән төшкән фотосын куймавың хәерле. Кайбер әти-әни канәгатьсезлек белдерергә, каршы булырга мөмкин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading