16+

Ир эзләүнең ние бар, шалтыратасы да барасы

фото: гцс-кузбасс.рф Сүзне әллә кайлардан, ерактан башламыйча гына, ничек итеп танышулар сайтына килеп эләгүем турында язасым килә. Бер нәрсәне дә үзгәртмичә, ничек бар - шулай бәян итим әле. Бәлки, танышу сайтларында үзенә ир табу, гаилә кору өмете белән утырган хатын-кызларның күзләре ачылыр. «Син монда нәрсә эзлисең?» Бүген «Вконтакте», «Фейсбук» кебек...

Ир эзләүнең ние бар, шалтыратасы да барасы

фото: гцс-кузбасс.рф Сүзне әллә кайлардан, ерактан башламыйча гына, ничек итеп танышулар сайтына килеп эләгүем турында язасым килә. Бер нәрсәне дә үзгәртмичә, ничек бар - шулай бәян итим әле. Бәлки, танышу сайтларында үзенә ир табу, гаилә кору өмете белән утырган хатын-кызларның күзләре ачылыр. «Син монда нәрсә эзлисең?» Бүген «Вконтакте», «Фейсбук» кебек...

фото: гцс-кузбасс.рф

Сүзне әллә кайлардан, ерактан башламыйча гына, ничек итеп танышулар сайтына килеп эләгүем турында язасым килә. Бер нәрсәне дә үзгәртмичә, ничек бар - шулай бәян итим әле. Бәлки, танышу сайтларында үзенә ир табу, гаилә кору өмете белән утырган хатын-кызларның күзләре ачылыр.

«Син монда нәрсә эзлисең?»
Бүген «Вконтакте», «Фейсбук» кебек социаль челтәрләрдә утырмаучы кеше юктыр инде ул. Мин дә икенчесенә көнгә бер тапкыр булса да кереп андагы хәлләр белән танышып чыгам. Электрон почтама Фейсбук»ның ниндидер кушымтасыннан «сиңа шул симпатия җибәрде», «син шул исемле егеткә ошадың» дигәнрәк рухтагы хәбәрләр килә башлады. Баштарак игътибар итмәдем - хатларны «спам» папкасына ташладым да шуның белән тынычландым. Берзаман бу папкам көн саен шушындый хәбәрләр белән шыплап тула башлады. Мине дә кызыксыну басты, сылтама буенча әлеге кушымтага кереп киттем.
Шунысы кызык - минем инде биредә аккаунт ачык - «Фейсбук» сайтындагы фотосурәтем матур гына итеп эленеп тора. Минем онлайн булуымны күрепме, бер‑бер артлы хатлар килә башлады.
- Син монда нәрсә эзлисең? - дигән булды беренче хат.
- Бернәрсә дә эзләмим, - дип җавап бирдем.
- Алайса монда нишләп утырасың? - дип төпченүен дәвам итте ир-заты. Мин исә ни дип тә җавап бирергә белмәдем. Ул да кабат миңа язып мәшәкатьләнмәде, шулай итеп, беренче әңгәмә шуның белән тәмамланды.
Бүтән хатларга исә мин дә җавап биреп азапланмадым, әз‑мәз җитдирәк тоелган бер‑ике кешене санамаганда, әлбәттә. Башта үземнең эчкерсезлегем белән биредә утырган бар кеше дә гаилә корыр өчен үзенә тиң яр эзли дип уйлаган идем. Ләкин алай түгеллеген бик тиз аңлап алдым. Күбесен бер тапкыр очрашулар, секс кызыксындыра. Төскә‑биткә ярыйсы гына, ыспай күренгән, матур гына әңгәмә корган ир-атларның да тора‑бара өйләнгән булуы, биредә хатыннарыннан качып сөяркә эзләп утырулары билгеле булды.
Менә Илдар исемлесе белән матур гына сөйләшеп киттек. 40 яшь. Чибәр, төз гәүдәле. Ике югары белеме бар - медицина институтын һәм Казан университетының география факультетын тәмамлаган. Ниндидер сантехника җиһазлары сата торган бер фирмада менеджер булып эшли. Төнлә атнасына өч мәртәбә «Ашыгыч ярдәм» дә кизү тора.
- Ике малаем бар. Шуларны аякка бастырасы иде. Олы малаем гел «биш»ле билгеләренә генә укый, менә әле зирәк балалар лагерена путевка бирделәр дә малайны шунда илтеп кайттым. Сагынам, - дип язды ул. Мин үземнекен сөйлим, бу үзенекен. Сөйләшүнең башында телефон номерымны сорап, минем белән якыннан танышырга, алга таба минем белән очрашып йөрергә теләге булуын белдергән иде, мин ризалашмагач, басым ясамады. Ә аралашу дәвам итте. Бервакыт җаен туры китереп:
- Үзең гаиләң өчен тырышып йөрисең кебек, ник син хатыныңа хыянәт итәсең? - дип сорадым.
- Авырткан җиргә басма яме, - диде ул. - Монда һәркемнең үз сәбәбе.
- Синең сөяркә эзләвеңнең сәбәбе нәрсәдә?
- Санап чыгарган идем, бер ел эчендә 197 көн өйдә кунмаганмын икән - чит хатын янында түгел, ә дежурда!
- Хатының канәгатьсезлеген белдерәдер инде, кара аны, хатының да сулга йөри башламасын, - дим.
- Йөридер дә инде ул, чөнки минем белән йокламас өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап таба - әле башы авырта, әле тагын башка җире...
Илдарның эчкерсез, яхшы күңелле икәнлеге күренеп тора, шуңа күрәме, аның сөяркә эзләп утыруын күңел кабул итеп бетермәде.

Яшьләр эзли картларны
Ярый, хуш, Илдарны калдырып торып икенче бер «кияү егете»нә күчик. Монысы Габдулла исемле. 40 яшь. Озын буйлы, киң җилкәле, куе кара бөдрә чәчле. Үз сүзен сүз итә торган, гаярь ир‑ат икәнлеге әллә каян кычкырып тора. Минем белән матур гына әңгәмә корып утырган Габдуллабызны, үзе белән очрашырга теләмәвемне аңлагач, алыштырып куйдылармыни - дорфа сөйләшүгә күчте.
- Сез миңа бик кызганыч, үзегезне кулда тота белмисез, - дим.
-Үзеңне кызган, 40 яшеңә җитеп ирсез утырасың... - дип, миңа ямьсез сүзләр яудыра башлады.
- Каян беләсез, әллә мин кияүдәдер, - дим моңа.
- Вәт-вәт, ирең була торып монда сөяркә эзләп утырасың, оятсыз. Сиңа секс җитмидер әле, шуңа утырасыңдыр монда...
- Соң сез дә өйләнгән бит, нишләп утырасыз соң?
- Миндә эшең булмасын, мин - ир-ат....
Серкәсе су күтәрми торган булып чыкты Габдуллабызның. Аның уйлавынча, дәшүгә сикереп торып, аның янына чыгып йөгерергә тиеш булганмындыр инде. Гафу ит, Габдуллакай, сиңа чыдаган хатыныңа Ходай сабырлык бирсен.
Менә исемен тутырып язмыйча, «Р» дип кенә куйган 38 яшьлек кәттә генә ир‑ат, танышуны озын-
озакка сузмыйча, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Үзенең чибәр икәнен белә - төс-кыяфәт кәртинкәдән төшкән кебек.
- Әйдә, бүген очрашабыз, син миңа ошадың, - ди бу.
- Мин бер белмәгән кеше белән очрашуга йөрмим, - дим. Чын дөресе дә шул бит инде.
- Күрешкәч беләсең инде, нәрсә монда язышып вакыт уздырып утырырга, очраштың, кочаклаштың-
үбештең, дәртләндең дә... аннан менә дигән секс... Әйтте диярсең, сиңа ошаячак...
- Ю-уук, мин алай булдыра алмыйм...
- Син нәрсә, күктән төштең мәллә?! Хәзер бөтенесе шулай итә...
- Чынлапмыни?
- Син шундый сәер...
Әңгәмә шуның белән өзелде. «Р» тибындагы берсе шулай ук мәсьәләне кабыргасы белән куйды. 32 яшьлек Руслан өйләнмәгән. Ямьсез дип тә әйтеп булмый, кыяфәте - каплаган да куйган хулиган. Шулай ук сүзне ачыктан-ачык ятак мәсьәләсеннән башлады. Монысы белән тел дә чайкап тормадым...
20-30 яшьлек мәхәбәт маҗаралары эзләүчеләр турында язып та тормыйм дияр идем, юк, язам икән. Андыйлар белән аралашып алгач, мин үземнең бөтенләй дә дөньядан артта калганлыгымны аңладым. Бу категория - үзләреннән 10‑20 яшькә өлкәнрәк хатын-кызларны матур сүзләр белән кармакка эләктерү белән мәшгуль. Берсе исә үтә дә әрсез булып чыкты. Җавап бирмәүгә карамастан, өзми-куймый язуын дәвам итте. Түземлегем төкәнде - тегене эт итеп сүгеп ташладым.
- Сиңа үзең яшендәге кызлар беткән мәллә, - минәйтәм.
- Алар белән миңа кызык түгел. Мине өлкән яшьтәге хатыннар кызыксындыра, - ди.
- Ризалашалармы?
- Синең кебек ялындырып утырмыйлар инде... Син дә ризалашачаксың... Вакытны гына сузган булып кыланасың...
Бу балага оялту да, сүгү дә ярдәм итмәде, әрсезләнүен дәвам итте. Иң кызыгы шунда - нәкъ менә шушы бала кебек әрсез, я булмаса, турыдан-туры интим тәкъдим итеп утыручы ир-атларның фотосурәтләре астында хатын-кызлар уздырыштан комментарий яза. Бу үзенә игътибарны җәлеп итүнең үзенә күрә бер арзанлы ысулы инде - кызык та, кызганыч та.

Болганчык суда алтын балык тотып булмый
Мондагы контингентның ниндирәк икәнен чамаладым. Биредә гаилә корырдай кеше табалмаячагым да көн кебек ачык. Монда әрсезлек, оятсызлык, хайвани хисләр өстенлек итә кебек тоелды миңа. Шулчак башымда бер мәкерле уй туды. Туктале, минәйтәм, чыннан да, нинди сез, ир-атлар? Минем шуны ачыклыйсым килде. Табигатем буенча оялчан, тиз генә ир‑ат белән мөнәсәбәтләр кора торган кеше булмасам да, үземне иркенрәк тотарга, мондагы кемсәләрнең тел төбенә төшенергә булдым.
Мәкерле планымны З6 яшьлек Рөстәмнең симпатиясенә симпатия белән җавап бирүдән башладым. Фотолары астындагы комментарийларга караганда, хатын-кызлар арасында дан казанган. Төскә, кыяфәткә дә ару гына. Ләкин минем типаж түгел. Миңа шул гына кирәк тә ич инде, чөнки ошамаган ир‑ат белән аралашканда үзеңне иркенрәк тотасың. Аның:
- Цифрларыңны яз, иртәгә шалтыратырмын, - диюе булды, телефон номерымны язып та җибәрдем.
Йөрәк дөп‑дөп тибә, җүләр дип, үземне сүгәм. Ярар, булган эш булган... Икенче көнне шалтырата бу. Җөмләсенең беренче сүзләреннән үк үз‑үзенә нык ышанган, хатын-кызларны энәсенә-җебенә кадәр белә торган, нечкә психолог булуын аңладым. Сөйләшеп трубканы куйганнан соң берникадәр вакыттан: «Әллә бүген очрашабызмы?» - дип смс җибәрдем. Шалтыратты. Икенче көнне очрашырга сүз куештык. Аның белән кафеда очрашкач исә үземнең ир‑атлар белән сөйләшә, үземне ничек тотарга кирәк икәнен онытканлыгымны аңладым. Кызардым, пештем. Ә ул инде свиданиегә йөреп шомарган кеше буларак, аз гына да читенсенмәде. Телефоннан сөйләшкәндә дә, очрашканда да үзен кайчандыр өйләнеп аерылган, хәзерге вакытта буйдак буларак таныштырды. Алга таба аның ниндидер бер хатын белән язылышмыйча гына яшәп ятуы ачыкланды.
- Мин берьюлы биш хатын белән мөнәсәбәтләр кора алам. Барысын да контрольдә тотам, үземчә көнләшәм дә. Яшермим: хатын-кызларны яратам, бигрәк тә блондинкаларны, - диде ул.
Күпме генә бәхәсләшсәк тә, ул үз фикерендә, мин үземнекендә калдым. Бу адәмгә карап, бер сулга йөргән кеше йөрүдән туктамый икән дигән фикергә килдем.
Очрашырга сүз куешкан икенче героем - 40 яшьлек Шамил мин яши торган йорттан ерак булмаган тукталыш янына машинасы белән килеп туктаган иде. Төзелештә кирәк-яраклар белән тәэмин итүче булып эшли, «снабженец», кыскасы. Эштән генә кайтышы булуын әйтеп гафу үтенде. Өстендә футболка, кыска ыштан. Макдоналдстан кофе алып чыгып, машинада утырып кына эчәргә кыстый башлады. Мин кофе яратмаганымны әйттем.
- Ярар, алайса берәр ризык, пепси, кола, меринда ише эчемлек алыйк, - ди. Мин баш кына чайкыйм. Чөнки миңа ул тәкъдим иткән әйберләрнең берсе дә кирәкми. Тизрәк чыгып таясы гына килә. Шамил озак итеп (очрашу 15 минуттан узмагандыр, әмма миңа ул бик озак булып тоелды) төзелеш турында сөйләде, авылдан килеп ялланып эшләүче яше 30‑35тән артмаган ир-атларның зур көч түгеп тапкан акчаларын эчүгә тотып бетерүләренә ачуы килүен әйтте. Ә минем аның тирләп чыккан пеләш башын, бүлтәеп чыккан корсагын күргәч ук гайрәтем кайткан иде инде. Кофе белән сок өчен түләгәндә бөгәрләнеп беткән йөзлекләрен чыгарып, кечкенә целлофан пакетка салган вак акчаларын тырыша-тырыша санап сатучыга сузгач, күңелләрем үк болгана башлады. Телефонымнан иптәш кызыма: «Өең янында көтеп торам, кайтып җит, дип миңа шалтырат әле», - дип смс язып җибәрдем. Шалтыратуга, шуны сәбәп итеп тизрәк бу адәм яныннан эземне суыттым. Икенче көнне дә, өченчесендә дә шалтыратып очрашуга чакырды. Мин исә аның белән генә түгел, танышу сайты аша бүтән беркем белән дә очрашмаска дигән катгый карарга килгән идем инде. Болганчык судан алтын балык тотып булмаган кебек, монда да җитди кеше табып булмасын аңладым чөнки.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading