16+

«Ирем сөйләве буенча мин сезне ошаттым, әгәр кавышсагыз, мин шат кына булачакмын»

35-40 яшькә җиткәч, күңелеңә ошардай, тормыш алып бара торган ир-егетне очратуы җиңел түгел. Ире үлгән дус кызым узган ел яулык япты, дин кануннары буенча яши башлады. Гаиләле буласы килү теләге белән мөселманнар өчен танышу сайтына бергәләп игълан элеп куйдык.

«Ирем сөйләве буенча мин сезне ошаттым, әгәр кавышсагыз, мин шат кына булачакмын»

35-40 яшькә җиткәч, күңелеңә ошардай, тормыш алып бара торган ир-егетне очратуы җиңел түгел. Ире үлгән дус кызым узган ел яулык япты, дин кануннары буенча яши башлады. Гаиләле буласы килү теләге белән мөселманнар өчен танышу сайтына бергәләп игълан элеп куйдык.


Танышырга теләп хәбәргә чыккан ирнең исеме Харис иде. Әмма куаныргамы-кайгырыргамы - Хариска... беренче хатыны өстенә икенчесе кирәк булып чыкты.

- Ислам динендә мөмкинлеге булган ир кешегә күпхатынлылык рөхсәт ителә. Беренчедән, икенче хатын эзләвем Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен. Бу - сөннәт гамәл. Икенчедән, өммәтебез - балалар санын арттыру өчен өйләнәсем килә, - дип аңлатты ир икенче хатын эзләү сәбәбен. Мул тормышта яши икән, шәһәр читендә йорты, машинасы бар. Икенче гаиләсенә дә, шәһәр читендә йорт, машина, мул тормыш, тигез һәм гадел мөнәсәбәт вәгъдә итә.

Йолдыз уйланып йөри башлады. "Әллә күрешеп карарга микән", дип йөри башлады. Аның тәвәккәллегенә исең китәрлек: ике көннән очрашуга китәм ди. Аңа теләктәшлек белдереп, мин дә иярдем. Ялгыз хатынга ялгыз ир белән күрешергә ярамый бит, мин булганга аптырамаска тиеш мөселман ир!

Казанның мөселман кибетләре күпләп урнашкан урамда безне әбиләр әйткәндәй, мәһабәт гәүдәле, йөзе нурлы мөселман ир-егете каршы алды. Очрашуга килгәнче алар Йолдыз белән фотоларын алышканнар иде инде. Харис аны танып алып, беренче хатыны Гөлсинәнең сәламен җиткерде. Безнең өчен ят гамәл булганга, минем күңелдә ике "мин" тарткалаша башлады. Бер "мин"нең Гөлсинәнең сәламенә елмаясы килә - ничек инде ирең чит хатын эзләп чыгып китсен дә, син шуңа сәлам дә әйтеп җибәр! Икенче "мин" куркуга калды - нишләргә?

Кызыксынуым арта төште. Йолдыз белән Харис артыннан мин дә кафега таба теркелдәдем. Күренеп тора, Харис бик итәгатьле, хатын-кызны хөрмәт итә. Кафега кереп утыргач та, кабат икенче хатынлыкка өйләнү сәбәбен сөйләде.

- Гөлсинә хатынымнан ике улым, бер кызым бар, әлхәмделилләһ. Мин күп бала әтисе булырга телим. Без өч кардәш, бизнесыбыз уртак. Гаиләләр белән дә йөрешәбез. Һәм икенче хатынга өйләнгән очракта, ире үлеп, яки аерылып ялгызы бала үстерүче хатынны алырга дип сүз бирештек. Ятим баланы, ялгыз хатынны кайгырту саваплы гамәл. Бу дөньялыкта яшәгәндә савап эшләп каласыбыз килә, - ди Харис.

- Әмма, безнең уй-фикерләр башкачарак. Безнең менталитет бу гамәлне кабул итеп бетерә алмый, - дип сүз кыстырасы иттем.

- Без барыбыз да адәм балалары, бу дөнья ризалыгы өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен яшәргә тиеш, - дип җаваплады танышыбыз.

Йолдыз төгәл генә җавап бирә алмады. Шулай да, улына иптәшкә тагын бер кыз алып кайтасы килеп йөри иде. Әллә тәвәккәлләп карарга микән, дигән уй да керде күңеленә. Икенче хатын эзләүче ирнең сүзләренә гаҗәпләнеп тә, уйланып та кайттык.
Кайтыр юлда ватцапка аудиозапись килеп төшмәсенме? Гөлсинә хәбәр җибәргән:

"Әссәләмәгаләйкүм, Йолдыз ханым. Ирем сөйләве буенча мин сезне ошаттым. Әгәр ирем белән кавышып, яшәсәгез, мин шат кына булачакмын. Сез минем тормышыма каршы килмисез. Ирем икенче хатын алырга ният кылган икән, ул барыбер өйләнәчәк. Бергә аралашып яшәү өчен безгә сабыр, тыныч, акыллы хатын-кыз кирәк. Ә ирем сездә бу сыйфатларны күргән. Мин бу дөнья рәхәтлеге өчен түгел, җәннәткә өметләнеп яшим. Аллах Тәгалә иренең икенче хатын алуына сабыр итеп яшәгән хатынга җәннәт вәгъдә иткән, мин җәннәткә өметләнәм, ин шә Аллах! Ирем мал таба, хатын-кызны кайгыртып яши белә, акыллы. Әгәр тәвәккәл кылсагыз, ялгышмассыз".

Гөлсинәнең хәбәрен тыңлагач тәмам аптырашта калдык. Хөрмәтле укучылар сездән фикерләр көтәбез. Йолдызга нишләргә?


Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading