Ямьле табигатьле Теләче якларында укытучы гаиләсендә сугыштан соңгы авыр елларда туган Равиләгә тормышның «уфалла» арбасын күп тартырга туры килгән.
Балачактан ук язучы булырга хыялланып, Тукайны яттан белсә дә, язмыш аңа каләм урынына аш чүмече, коймак калагы тоттырган. Ул гомере буе ашханә-кафеларда эшләп, кешенең тамагы тук булсын өчен тырыша. Һөнәрен яратканга, шәһәрнең генә түгел, республикабызның танылган аш-су остасына әйләнә, кафе-рестораннар хуҗасы, уңышлы эшмәкәр булып китә. Эше никадәр генә авыр, җаваплы булса да, балачак хыялына хыянәт итми, аңа гомере буе тугры кала Равилә апа - кулыннан каләмен куймый.
Шигърият аны һәрчак озата йөри. Эш урыны Тукай һәйкәленнән ерак түгел, ел саен 26 апрельдә узган шигырь бәйрәменә чыкмый калмый. Җанына ел буена җитәрлек илһам, дәрт алып керә ул аннан.
Оныклар тугач, Равилә апаның шигырьләре кисәк кенә «сабыйланып» китәләр. Барлык дәү әниләр шикелле, ул да оныкларының акыллы, әйбәт, тәртипле, кыю, батыр, милли җанлы булып үсүен тели. Юк, оныкларның гына түгел, барлык балаларның да шушы әйбәт сыйфатларга ия булуларын тели шагыйрә. Җанында йөрткән шушы изге теләкләрен сиздермичә генә шигырь юлларына «яшереп куя». Равилә Шәйдуллинаның «Батыр малай» дигән тәүге китабы дөнья күргәнгә дә шактый вакыт үтте инде. Автор аны матур булсын, эреле-ваклы экраннарга багып каткан замана балаларында китапка мәхәббәт уятсын дип, талантлы рәссам Юля Щетинкинадан бизәткән иде. Аннары бу кулда гына тотып торырлык матур китапны балалар бакчаларына, мәктәпләргә бүләк итте. Гомере буе шигырьләрен өлкәннәр өчен язса да, беренче китабын балаларга адреслады. Һәм дөрес тә эшләде - нәниләр ул китапны күңелләренә салып, киләчәккә алып барачак бит!
Равилә апа Шәйдуллинаның икенче китабын да нәни укучы яратырга өлгерде. Татарстан китап нәшриятында чыккан «Алмагач дәресе» дигән китапның тышына да рәссам Юля Шетинкина күзләрен зур итеп ачып, дөньяга гаҗәпләнеп карап торучы биш малай - биш оныкны сурәтләгән. Аларның җаннары тулы сорау, күңелләре ак кәгазь кебек чиста. Шагыйрә- дәү әни ул сорауларга алар белән бергә җавап эзли.
Җиде оныкның (алар хәзер җидәү) һәрберсенә диярлек бер китап бастыргач, Равилә апа өлкәннәр өчен гомере буе язган шигырьләрен дә әзерләп, нәшриятка тапшырды. Китап ике телдә. Аны русчага Американың Нью-Йорк каласында яшәүче милләттәшебез, алыштыргысыз тәрҗемәчебез Сурайя апа Гайнуллина тәрҗемә иткән. Ак халат кигән шәфкать туташы шикелле ак тышлы әлеге китап юкка гына «Сихәтләнү» дип аталмаган. Дәвалау юлларын белә Равилә апа. Китапны укып чыккан укучы да беләчәк аны.
Шигырь ихлас, изге җанда гына туа, диләр. Равилә апаның да күңеле тулы игелек. Кемгә нинди ярдәм кирәк, аның янына бара. Туган авылы Аланда «Хәтер» чишмәсе аның ярдәме белән яңадан терелеп, тәмле саф суы белән юлчыларны сыйлый. Үз гомерендә никадәр кешегә булышты икән ул?! Санап бармый. Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы, әле яши генә башлаган булсалар да, инде үлем белән күзгә-күз очрашырга өлгергән сабыйларны дәвалау өчен җибәргән акчаларын да санамый. Биш вакыт намазын калдырмыйча, ислам дине кушкан юлдан туры баручы Равилә апа Ходай ризалыгы өчен үзе эшләгән изгелекнең игелек, җан рәхәте, яңа шигырьләр, яңа китаплар булып кайтасын белә.
Йолдыз ШӘРАПОВА
Равилә Шәйдуллинага безнең «Шәһри Казан» газетасы да олы рәхмәтле. Ул газетабызны укып бара, акыллы киңәшләр дә бирә. Әле быел язучыларга да бүләк ясады. Аның ярдәме белән, Татарстан Язучылар берлегенә 30 данә «Шәһри Казан» газетасы килә.
Китеп кенә торам
Гомер үтә, кеше үлә, имеш...
Ә мин никтер бер дә үлмәм кебек.
Посып калырмын күк оныкларньң
Күңеленә, җаннарына кереп.
Юк, үлмәм мин, коелырмын гына
Яфрак булып агач төпләренә.
Ак бураннар булып дулармын да
Әйләнермен ак кар көртләренә.
Юк, үлмәм мин, түгелермен генә
Гомер касәсенә мелдерәмә тулып.
Ямансулап җиргә таралырмын,
Тан атканда, ак томаннар булып.
Юк, үлмәм мин, җиргә әйләнермен,
Гөлләр тамырына һәм гөлгә.
Шытып чыгып, хәер-дога теләп
Зекер әйтер өчен һәр көнгә...
Мин әлегә китеп кенә торам,
Юксынырсыз, беләм, якыннар...
Туктама, дустым күке!
(Оныкларым Султан белән Камилгә)
Үтте дә китте гомерләр,
Гомер бер мизгел икән.
Каерылып артка карап,
Юләр күке бүләк иткән
Әрәм гомерләрне санап,
Хушлашыр көн дә җиткән.
Тик оныклар тугач, дускай,
Яшисе килә икән.
Ялгышма син, тинтәк күке,
Елларны санаганда.
Безнең гомер дәвам итә
Бездән соң балаларда.
Султаннар, Камилләр туды,
Мәдинәләр дә булыр.
Өзмичә гомер агышын,
Буыннар бәйләп торыр.
Шатлыкларым арта тора,
Кими бара сагышым,
Шундый оныклар булганда,
Туктама, дустым күке!
Сәгатьләрен санаганда,
Миһербанлы булсыннар дип,
Гел теләп утыр тулке.
Туктама, дустым күке!
Сихәтләнү
Егылдым мин каты чирдән
Җир җимертеп йөргән җирдән...
Һава җитми сүларыма,
Көннәр бүе ятып торам,
Карап кеше кулларына.
«Бәхет юк» дип йөргәннәрем
Кысыр хәсрәт булып калды.
Яшәү дәрте күңелемне,
Вөҗүдемне биләп алды.
Сихәтләнгәч чирләремнән,
Түзми җанньң ярсуына,
Ак пәрдәле ак иртәдә
Чыгып киттем таң суына.
Көлә-көлә, тамчылары
Кереп тулды чиләгемә.
Пар чиләкле көянтәмне
Элеп куйдым иннәремә.
Чиләкләрем бизәкләде
Алсу таңньң сурәтләре.
Түгелмәсен тамчы суы -
Таң суында ниятләрем.
Комментарийлар