Кайда гына яшәмәсен, халкыбыз уңганлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәренә баргач, моның шулай икәненә тагын бер кат инандым. Биредә татарларның җирле милли-мәдәни автономиясе эшләп килә.
Аның рәисе Рәүф Фәсхетдинов әлеге оешманы милли-мәдәни үзәк итеп оештыру нияте белән янып йөри. Үзе Вятка Аланы районының Урта Шөн авылыннан икән. Туган авылындагы гармунчылар ансамбленә киемнәр тектерүдәме, аларга гармуннар алудамы - һәркайсына ярдәм итеп тора Рәүф әфәнде (сулдан беренче). Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт, диләр бит. Һәркемнең авызыннан әлеге ир-егеткә рәхмәт сүзләрен генә ишетәсең. Ул милләттәшләргә эшләгән яхшылыкларын беркайчан да бизмәнгә салмый. Үзенең йөрәк кушуы буенча эшли. (Һөнәре буенча инженер-механик.) Рәүф Фәсхетдинов Урта Шөн һәм Иске Пенәгәр авылларында татар мәктәпләре һәм балалар бакчаларын саклап калуларына да горурлана. Татарча китапларны Казаннан үзе алып кайтып тарата. Үзе тарафыннан оештырылган ерактагы Карино авылына сәяхәткә дә татар китаплары алып баргач, халыкның күз яшьләрен тыя алмыйча елауларына гаҗәпләнгән ул. Быел аның ярдәме белән Вятка Аланында, яшьләрне туган телгә өйрәтү максатыннан, якшәмбе мәктәбе ачып җибәрергә ниятлиләр. «Әгәр без гореф-гадәтләребезне, телебезне сакламасак, бөтенесен югалтабыз. Балалар бакчасыннан ук һәр бала үзенең теле, милләте белән горурланып үсәргә тиеш. Үз телеңне белүдән курыкмаска кирәк. Өйдә үз балаң белән башка телдә сөйләшүне аңламыйм мин. Һәр кеше үз телендә чыга торган газетаны укып, үз телендә мәгълүмат алырга тиеш», - дип сөйли Рәүф әфәнде.
Биредә Сабан туйлары, милли бәйрәмнәрнең берсе дә эшмәкәрләр ярдәменнән башка узмый. Мондый изге эшләргә Р. Фәсхетдиновтан үрнәк алып булышучылар да бар. Шундыйларның берсе - Илфат Сәитов (уңнан беренче). Ул - төзелеш оешмасы җитәкчесе. Мәдәни чаралар үткәргәндә беркайчан да үзенең ярдәменнән ташламый Илфат. «Әгәр теләгең булмаса, изгелекне кеше кушуы буенча эшләп булмый», - ди ул. Аның балалары да сәнгатькә гашыйк. Кызы Ләйсән «Кояш» ансамбленә йөрсә, улы Булат, финанс-икътисад институтында укуына карамастан, бию түгәрәген ташламый.
Вятка Аланында Сабан туйлары 1960 елдан бирле үткәрелмәгән. Аны моннан алты ел элек шушы эшмәкәр егетләр ярдәме белән оештыра башлаганнар.
Әнә шундый булдыклы егетләрнең тагын берсе - Наил Сәитов Сосновка шәһәрендә яши (уртада). Ул җитәкләгән предприятиедә көймәләр ясала икән. Аларны ерак Якутия якларыннан ук килеп алалар. Әлеге шәһәрдә 4800 татар гомер итә. Мәчетләренә 40лап кына кеше килә икән. Үзе дә намаз укырга йөргәнлектән, мәчеткә халыкның азрак килүенә борчылуын белдерде ул. Наилнең ярдәме белән, мәдрәсәгә дә нигез салынган. Әледән- әле спорт ярышлары үткәрүдә дә аның өлеше зур. Иң зур спорт чараларының берсе «Кубок татарина»га, өлкәдән генә түгел, Кукмара районы спортчыларын да чакыралар. Узган ел Сосновка шәһәрендә узган Сабан туенда үземә дә булырга туры килгән иде. Аларның хакимият ярдәменнән башка шундый бәйрәмнәр үткәрүләренә ул чакта да гаҗәпләнеп кайттым. Сосновкада 23 ел инде «Идел» ансамбле эшләп килә. Җитәкчеләре Әлфия Сабирова үзе аккордеонда, пианинода, курайда уйный.
Бу якларда җыр-моңга һәвәс, талантлы халык яши. Авылларда үзләренең элекке гореф-гадәтләрен югалтмаганнар. Вятка Аланы районының Ямул авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Исламова үз авылларындагы кызыклы йолаларны сөйләп алды. «Бездәге кебек каз өмәләре беркайда да юк. Авылыбызда һәр кеше каз асрый. Өмәләрне җырлап-биеп үткәрәбез. Бездә Сабан туе өч көн уза. Беренче көнне балалар ярма җыя. Аннары казанда ботка пешерәләр. Аны бөтен кеше җыелып ашый. Икенче көнне иртүк күкәй җыялар. Балалар, капкадан кергәндә үк: «Әй, түтәй, бер күкәй!» - дип аваз сала. Аннары яулык җыярга чыгалар. Сабан туе мәйданында нинди генә ярышлар узмый: йон эрләү дисеңме, мунча себеркесе бәйләүме... Билгеле инде, өлкәннәр дә үз көчләрен сыный».
Читтә яшәүче милләттәшләрнең сөйләр сүзләре, күрсәтәсе килгән һөнәрләре дә күп. Аларның ихлас, бердәм һәм ярдәмчел булуы бигрәк тә сокландырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар