Үзгәрде, яшәрде Казан соңгы елларда. Фатир яки прописка эзләп яшьлегендә урамнарын аркылыга-буйга иңләгән картлар бүген аны танымый. Кая карама - бөтен җирдә мәһабәт яңа биналар тезелеп киткән.
Чал Казанның үзәген үзгәртеп кору турында сүзне мин иң элек 35 нче мәктәптә архитектор Солдатовтан ишеттем. Моннан илле ел элек ул әле Казанның шулай үзгәрәчәген үзе дә күз алдына китерми иде.
Соңыннан, үзем журналист булып эшләгән 90 нчы елларда, Казанны ничек үзгәртергә теләүләре турында архитектор С.Айдаров, Казан мэры К.Исхаков һәм Президент киңәшчесе Р.Хәкимов сөйләгәнне тыңладым.
Бигрәк тә архитектор С.Айдаров чыгышын читтән килгән шәһәр төзүчеләр, галимнәр тәнкыйть күзлегеннән чыгып кабул итте. Янәсе, Казан балчыктан салынган шәһәр. Юк! Казан мәңгелек матур шәһәр! Аның үз йөзе бар. Архитектор үз фикерен читтән килүчеләргә сеңдерә-сеңдерә гарык булды.
Бу очрашудан соң танылган архитекторыбыз, журналист булуымны белгәч, мине үзе белән бергә кабинетына алып керде һәм өстәмә төстә интервью бирде. «Ватаным Татарстан» газетасында мәкаләм дә чыкты бу хакта.
Казанның борынгы үз йөзен саклау турында матбугатта күп яздылар. Ләкин аның урамнарында чит-ят архитектуралы биналар да калыкты. Бу юнәлешне туктату өчен, кискен чаралар да күрделәр. Ләкин кайбер нәрсәләр күңелне борчый әле. Мәсәлән, Казансу буенда Казанның касә сыман символы торачак икән. Универсиада үткәч, ЗАГС бинасы булып калачак бу корылмага нигез генә салына бит әле. Нигә Казан символы касәгә охшарга тиеш? Казан тирән бит ул. Ул символның исемен дә Ташаяк дип атарга кирәктер, мөгаен. Борынгы заманнарда Ярминкә мәйданында ташаяк торган. Аңа сәүдәгәрләр дә, туристлар да акча салган. Борынгы Казанның символы бүген Татарстан дәүләт музеенда саклана торган Аксубай районының Сөнчәле авылы кырыннан табылган тирән казанга охшаса, шәһәребез символы күңелгә ятышлы булыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар