Мин, 1940-41 елларны Балтач районы Яңгул урта мәктәбендә укып, тугызынчы сыйныфны тәмамладым. 1941 елның июнь аенда РОНОга секретарь булып эшкә урнаштым. Анда эшли башлап, берничә көн үтүгә, сугыш башланды. 30 яше тулмаган барлык ир-егетләрне сугышка җибәрә башладылар. Авыллардан атларга төялеп, ирләр район хәрби комиссариатына килә. Арбаларга хатыннарын, балаларын утыртканнар. Ирләрен,...
Скопировать ссылку
Мин, 1940-41 елларны Балтач районы Яңгул урта мәктәбендә укып, тугызынчы сыйныфны тәмамладым. 1941 елның июнь аенда РОНОга секретарь булып эшкә урнаштым. Анда эшли башлап, берничә көн үтүгә, сугыш башланды. 30 яше тулмаган барлык ир-егетләрне сугышка җибәрә башладылар. Авыллардан атларга төялеп, ирләр район хәрби комиссариатына килә. Арбаларга хатыннарын, балаларын утыртканнар. Ирләрен,...
Тора-бара хатын-кызларны да ала башладылар. Мәктәпләрдән укытучыларны да җибәрделәр. РОНОда инспектор Иван Ташкин (аның уң кулының өч бармагы юк иде) белән мин -16 яшьлек кыз гына утырып калдык. Иван Петрович үзе РОНО мөдире, үзе инспектор.
Ул елларда Арборда балалар бик күп иде. Исемлектә - 260-280 укучы. 1941-1942 елгы балаларны 1нче сыйныфка параллель итеп, мин һәм Көшкәтбаш авылыннан Гасимә Шакирова җыйдык. Гасимә апада - 33, миндә 36 укучы иде. Алдагы елларда да өч сыйныф параллель туры килде. Аннан соң укытырга балалар бетте, укытучыларны кыскарта башладылар.
Урак башлануга без, укытучылар да, кырга чыга идек. Хатын-кызлар ял иткәндә ашлык кыздыралар. Иртән табаны кыстырып алып баралар да, кичен эштән кайтканда, кыздырган бер-ике учны балаларына алып кайталар. Әмма бу - бик хәтәр эш, чөнки кайтканда теләсә кайсы урында сине туктатып тентергә мөмкиннәр. Тотылсаң, бер уч ашлык өчен дә төрмәгә эләгәсең көн кебек ачык. Мулла тыкрыгында яшәгән, ире сугышта булган биш балалы Гайни апаны басуда ашлык белән тотып, биш елга төрмәгә хөкем иттеләр. Олы кызы Сафура башлангычта икенче сыйныфта укый иде. Шул биш ел эчендә берсеннән-берсе кечкенә биш баланың әнисез, әтисез, ач, ялангач, суык кечкенә өйдә газапланып, тилмереп, үлмәскә тырышып яшәүләрен күз алдына китереп тә, сөйләп бетереп тә булмый. Мәктәптә укыганнарына берәр чүмеч ашны качырып, өстәп сала идек. Кечкенә балаларның әниләре кайтканчы исән калулары да Сафураның тырышлыгы аркасында булды. Кызчык йокламый, ял күрми эшләп, кәҗәне бетермәде, бакча казып, бәрәңге утыртып, черек бәрәңге җыеп, каты күмәч пешереп, алабута, кычыткан ашатып, дүрт балалы ана хезмәтен үз җилкәсендә күтәрде.
Шунысы йөрәкне әрнетә: ә бит ул елларда ашлыклар урылмыйча, кар астында да калды. Нигә дип шулкадәр каты кыланганнар, сабыйлар-ятимнәр күз яшеннән дә курыкмаганнардыр.
Бу еллардан соң күп гомер үтсә дә, ул чакта күргәннәр барысы да йөрәктә. Күңелдә уелган яралар бик тирән булган, күрәсең.
Комментарийлар