16+

Кибете – бар, кибетчесе – юк, мәктәбе – бар, укучысы – юк

Туган якларга кайткач, уңай үзгәрешләрне күреп сөенәсең, тискәреләре көендерә.

Кибете – бар, кибетчесе – юк, мәктәбе – бар, укучысы – юк

Туган якларга кайткач, уңай үзгәрешләрне күреп сөенәсең, тискәреләре көендерә.

Авыл уртасында нур чәчеп мәчет, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора. Мәдәният йорты эчендә булса да, китапханәсе бар. Тик менә дигән итеп төзекләндерелгән кибетнең җәй буе эшләмәве халыкны борчый. Сәбәбе - кибетче булып эшкә керергә теләүче юк икән. Авылда яшь киленнәр дә шактый югыйсә. Ярар, анысын вакытлыча гына дип, халык көтә әле. Ә инде гомер буе эшләгән башлангыч мәктәпнең ябылуына ышанасы килми. Элек сентябрь ае якынлашканда, авылларда яңа мәктәпләр ачыла иде. Соңгы елларда, таләпләргә туры килми, дип, мәктәп ишекләренә йозак эленә. Быел Казаклар һәм Чураш авылларында (Балык Бистәсе районы) мәктәпләрнең ябылуына ата-аналардан кала, беркемнең дә исе китмәде, ахрысы. Күрәсең, халык тарафыннан сайлап куелган депутатларны да борчымый ул. Югыйсә мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк, диләр бит.


Авылдагы башлангыч мәктәптән соң, балалар болай да башта дүрт, аннары биш чакрым ераклыкка йөреп укыды. Ә быел кайберләренә икенче сыйныфтан соң ук мәктәп белән саубуллашырга туры килде.
Булган нәрсәне юк итү җиңел ул, булдыру гына авыр.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading