Чайкала иген кырлары, дип җырлыйсың килмәс бүген, ноябрьгә чыгып та, басу-кырларда урып-җыю эшләре бетмәгәнен күреп. Элек кырларга карап, аның кайсы колхоз-совхозныкы икәнен мәктәп баласы да белә иде. Хәзер кемнеке икәнен беркем дә белми.
Скопировать ссылку
Чайкала иген кырлары, дип җырлыйсың килмәс бүген, ноябрьгә чыгып та, басу-кырларда урып-җыю эшләре бетмәгәнен күреп. Элек кырларга карап, аның кайсы колхоз-совхозныкы икәнен мәктәп баласы да белә иде. Хәзер кемнеке икәнен беркем дә белми.
Урылмаган кукуруз, көнбагыш басулары гадәти күренешкә әйләнде. Мондый басулар өчен авыл җирлекләре башлыклары да җавап бирми, чөнки алар аңа хуҗа түгел. Аларга ул авыл халкы өчен таныш булмаган, кайдадыр качып ята торган ниндидер билгесез кешеләр хуҗа. Хуҗалар авыл халкын белми, авыл халкы - хуҗаларны.
1 ноябрьгә уңышы җыелмаган басулар узган гасырның 70 нче еллар ахырында бер елны булганын хәтерлим әле мин. Анысы да шикәр чөгендере басулары булды һәм ул күпчелек кул көче белән башкарылды, хәзерге шикелле техника юк иде. Җәй буе 1-2 гектар чөгендерне авылның һәр гаиләсе эшкәртте. Көзен шул җиреңнән уңышны да җыеп бирәсең, чөгендернең туфрагын-яфрагын пычак белән чистартасың, йөк машиналарына кул белән төяп җибәрәсең. Үлчәп, дәүләткә озатканчы артыннан йөрисең дә хезмәтеңә күрә хакын һәм, өстәп, шикәр комы аласың. Мин моны сагынудан сөйләмим. Чын хуҗалар шуны да оештырып, башкарып чыктылар диясем килә.
Колхозлар чорында вакытында эшне төгәлли алмауга бары тик табигать көйсезлекләре генә сәбәпче булырга мөмкин иде. Ул вакытларда мин аралашып йөргән колхоз рәисләре - «Алга» колхозында Социалистик хезмәт герое Вәгыйз Хаҗиәхмәтов, «Тырыш» колхозында Ленин ордены кавалеры Насыйбулла Хәбибуллин, аның урынбасары Социалистик хезмәт герое Алмас Булатов, Тельман исемендәге колхозда Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мират Гыйләҗетдиновлар - барысы да сугыштан кайткан кешеләр иде. Авырлыклар булганда, авыл кешесе алар тирәсенә туплана, бергә борчыла, бергә янып-көя иде. Барысы да колхозның нык, көчле булуын тели. Колхозларда хуҗа булмады дип лыгырдаучылар бар. Мин телгә алган баһадир җитәкчеләр хуҗа түгел идемени?!
Күптән түгел чирек гасыр Урсай авылында колхоз рәисе булып эшләгән, киләсе елда тугызынчы дистәсен тутырачак Мират ага Гыйләҗетдинов белән сөйләшеп утырырга туры килде. Район авыл хуҗалыгының үткәне һәм бүгенгесе турында аннан да яхшы белүче юктыр дигән фикердә калдым. Колхозларны бетерү зур хата булды, дип бәяли әлеге ил агасы да. Ул җитәкләгән Тельман исемендәге колхозның дуңгыз фермасы узган гасырның 70 нче елларында илгә танылырлык үрләр яулады. Һәр елны диярлек әлеге коллектив КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнеп торды.
Комментарийлар