16+

Кулларында серләр ачкычы

Китаплар... Авырлыклар килгәндә ярдәм кулы сузучы, адашканда юл күрсәтүче, яңа уңышларга рухландыручы китапларга бөтен җиһан сере сыйган. Китапханәсез авылны тамырсыз агач белән тиңләр идем мин.

Кулларында серләр ачкычы

Китаплар... Авырлыклар килгәндә ярдәм кулы сузучы, адашканда юл күрсәтүче, яңа уңышларга рухландыручы китапларга бөтен җиһан сере сыйган. Китапханәсез авылны тамырсыз агач белән тиңләр идем мин.

Үзем кечкенәдән шул китапханә сукмагын таптап үскәнгәме, китапханәсез авыллар ятим бала кебек тоела миңа. Авыл китапханәсе һәр авыл кешесенең - олымы ул, кечеме - төп таяну ноктасы булып тора.
Инде халык китап укымый дигән фикер җәмгыятьтә ныклап урнашып килгән чорда, китапханәчеләр аның киресен исбатлап торалар. Әйе шул, «мин китап укымыйм», «мин китапханәгә йөрмим» яки «үземә кирәкле китапны интернеттан гына табып укыйм», дип, телевизор экраннарыннан зур горурлык белән сөйләүчеләрне еш очратырга туры килә хәзер. Китап укымавың белән мактанырга түгел, ә оялырга кирәк икәнен әллә алар белми, әллә аңламый. Ә менә безнең Тырыш авылында китапханәче булып эшләүче Рузилә Нурулла кызы авыл халкының олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба белә, шуңа күрә, ул эшләгән китапханәдән кеше өзелгәне юк. Китапханәче башлангыч мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә яши. Мәктәп балалары атнага 3 тапкыр китапханәгә бара, өстәмә әдәбият белән кызыксына, шигырь, хикәя китаплары ала. Аларның барысын да, бик теләсәң дә, укып бетереп булмый. Шуңа күрә дә зәвыгыңа, кызыксынуыңа туры килгән китапларны Рузилә сайлап алырга өйрәтә.
Мәктәп яшендәге генә түгел, кече яшьтәге балалар белән дә эш алып бара китапханәчебез. Аның янына әле хәреф таный, укый-яза белмәүче 3-6 яшьлек нәниләр дә җыела. Атнага 2 тапкыр китапханәгә килүче балаларны матур рәсемле, кызыклы әкият китаплары көтеп тора. Балалар китапханәдә әкият тыңлый, төрле уеннар уйный, рәсем ясый, буярга өйрәнә, матур рәсемнәр күзәтә. Ике ел дәвамында ул кече яшьтәге балалар белән «Балачак иленә сәяхәт» дип исемләнгән сәхифә буенча эшли. Иң беренче чиратта ул баланың нәрсә белән кызыксынуын, ниләр белергә теләвен ачыклый. Кече яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге - уен. Ул нәниләргә шатлык китерә, аларның күңелләрен күтәрә, өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә.
Рузиләнең китапханәдә балалар белән эзлекле алып барган эшчәнлеге башлангыч мәктәп укытучыларына, ата-аналарга зур ярдәм итә. Кечкенәдән кулларына карандаш алып рәсем ясарга омтылган нәниләр инде мәктәпкә җитлегеп, хәреф танырга, язарга өйрәнеп килә. Менә шуның өчен дә ярата, хөрмәтли авыл халкы Рузиләне.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: нинди генә матур, заманча уенчыклар алып бирсәң дә, нәни бала барыбер китапка тартыла. Ул аны кызыксынып карый, үзенчә сөйләргә омтыла. Билгеле, кулына китап тоткан баланың күңелендә мең сорау туа. Әни куенына сыенып китап укудан да рәхәт мизгел юк бит сабый чакта. Бала белән ана мөнәсәбәтләренең нигезе дә нәкъ шул чорда салынадыр бәлки?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading