16+

Кысып тотармын да...

Вәлиулла күршесе Галиҗанга керә. - Зинһар, миңа бер йөз сум акча биреп торчы... - Ярар, - ди Галиҗан. - Акчам күп түгел, бер генә йөз калды. Шуны биреп торырмын инде. Бик зинһарлап сорагач... - Рәхмәт, рәхмәт! Мин берсекөнгә үк кертеп бирермен. - Ә син ник берсекөнгә үк бирәм, дисең? -...

Вәлиулла күршесе Галиҗанга керә.

- Зинһар, миңа бер йөз сум акча биреп торчы...

- Ярар, - ди Галиҗан. - Акчам күп түгел, бер генә йөз калды. Шуны биреп торырмын инде. Бик зинһарлап сорагач...

- Рәхмәт, рәхмәт! Мин берсекөнгә үк кертеп бирермен.

- Ә син ник берсекөнгә үк бирәм, дисең? - дип сорый Галиҗан.

- Беләсеңме, күрше, бүген радиодан иртәге көнгә йолдызнамәне тыңладым. Миңа: «Илдә кризис бара, акчагызны юкка-барга әрәм итмәгез, кысып кына тотыгыз», - диделәр. Ә минем кысып тотарга акча юк. Иртәгә кысып тотып торыр өчен, синнән әҗәткә соравым иде. Кысып тотып торырмын да кертеп бирермен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading