16+

Кызлар чыкса көрәш мәйданына...

Тиздән Сабан туйларында хатын-кызлар көрәше гадәти күренешкә әйләнер, ахры. Әнә Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов та татар кызларын милли көрәшкә җәлеп итү кирәклеген билгеләп үтте. Хәер, нәфис затлар күпчелек спорт төрен үзләштерде инде, милли көрәштә күренә башласалар да, гаҗәп түгел.

Кызлар чыкса көрәш мәйданына...

Тиздән Сабан туйларында хатын-кызлар көрәше гадәти күренешкә әйләнер, ахры. Әнә Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов та татар кызларын милли көрәшкә җәлеп итү кирәклеген билгеләп үтте. Хәер, нәфис затлар күпчелек спорт төрен үзләштерде инде, милли көрәштә күренә башласалар да, гаҗәп түгел.

Ни өчен кызлар «егетләр» спортына тартыла соң? Үземнең генә баш җитмәгәч, бу сорауга җавапны белгечләр белән бергә эзләдек. «Спортта хәзер «монысы - ир-атныкы, монысы - хатын-кызныкы» дигән бүленеш калмады. Көндәлек тормышта да шулай бит: кызлар безнең чалбарны кия, без аларның гамажын», - дип, «Ак Барс» көрәш сарае директорының беренче урынбасары Фәрит Шәйхетдинов стереотипларымны җимереп ташлады. «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнүчеләрне процентлар буенча бүлеп карасак, ирләр файдасына 60ка 40 процент туры килә икән. «Бездә көнчыгыш көрәшнең 10нан артык төре бар, кызлар барысында да шөгыльләнә. Әйтик, билбау көрәшендә кызлар тизрәк уңышка ирешә, чөнки көндәшләре күп түгел, югарыга үрмәләве җиңелрәк», - ди Фәрит әфәнде.
«Ирләр калмады бит хәзер, - диде «Ак бүре» спорт комплексының дзюдо буенча тренеры Камил Суфиянов, соравымны ишетүгә. - Әти-әниләр килә дә, улымнан чын ир-ат ясагыз, ди. Бигрәк сыек буынлы хәзер малайлар! Бездән генә тормый бит ул, дим, гаилә тәрбияләргә тиеш, ир балага катырак булырга кирәк. Барысы да хатын-кыз кулына күчә бара инде хәзер».
Бу мәсьәләгә һәркемнең үз карашы, бер төрле генә җавап юк. Иң кызыгы шунда: мин элемтәгә кергән ир-атларның барысы да хатын-кызларның футбол, хоккей, көрәш, авыр атлетика кебек спорт төрләренә килүен гадәти күренеш дип саный. «Бездә студент кызлар бик күп. Аеруча каратэга теләп язылалар, дзюдо, самбога да яратып йөриләр. Минемчә, бу - бик яхшы күренеш. Бернинди гадәттән тыш хәл дә күрмим. Бездә әлегә бокска кызлар йөрми, анысы травма алу куркынычы иң зур булган спорт төре санала шул», - дип сөйләде «Төзүче» спорт комплексы спорторгы Юрий Белов.
Бокс дигән сүз чыккач, мин дә уйлап чыгарылган 14 яшьлек «кызым»ны әлеге спорт төренә урнаштырып карарга булдым. «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексының кабул итү бүлегендә утыручы хатын-кыз мине унбиш минут буе боксның кызлар өчен нинди файдалы спорт төре булуына ышандырырга тырышты. Биредә кызларны 14 яшьтән кабул итә башлыйлар икән. Минем «кыз» туры килә инде боларга! Беренче тренировка - 300 сум. Шунда баргач, тренерлар «кызым»а нинди программа кирәген үзләре әйтеп бирәчәк икән. Төркемдә егетләр белән кызлар бергә шөгыльләнә, 20-30 кешегә кадәр җыелырга мөмкин икән.
Вахитов районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә шалтыратканда «кызым»ның яшен 10 яшькә калдырдым. Биредә шөгыльләнү әлегә бушлай икән. Кабул итү бүлегендә телефонга җавап биргән хатын-кыз «әлегә» сүзен кат-кат басым ясап әйтте. «Кызым»ның яше уңаеннан шик белдергән идем: «Килегез! Тренерлар һәркемгә шәхси якын килә. Күрерсез, сөйләшерсез, бәлки, башка көрәш төренә барып карарга киңәш итәрләр», - дип тынычландырырга ашыкты. Бу кадәр кызыктыргач, барып кайтмый булмас, мөгаен.
Ничә кеше белән сөйләштем, берсеннән дә мин көткән җавап чыкмады. Кызлар ирекле көрәш, каратэ кебек спорт төрләрен үз-үзләрен яклау, кирәк булганда саклану өчен сайлый, дигән җөмләне ишетергә уйлаган идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading