16+

Үлгән иремнең пенсиясен үземә рәсмиләштерә аламмы?

Ирем вафат булды. Ялгызым гына калдым. Пенсиям кечкенә. Мин иремнең пенсиясен үземә рәсмиләштерә аламмы? Моның өчен нишләргә? Мөслимә Шәрифуллина, Казан. Сорауга Татарстан Пенсия фондының Вахитов районы бүлекчәсендә әйдәп баручы эксперт белгеч Галина Абдрашитова җавап бирә. - Әгәр ирегез гаиләдә бердәнбер керем китерүче булган икән, аның вафатыннан соң, тәрбиячене югалту буенча...

Ирем вафат булды. Ялгызым гына калдым. Пенсиям кечкенә. Мин иремнең пенсиясен үземә рәсмиләштерә аламмы? Моның өчен нишләргә?

Мөслимә Шәрифуллина, Казан.

Сорауга Татарстан Пенсия фондының Вахитов районы бүлекчәсендә әйдәп баручы эксперт белгеч Галина Абдрашитова җавап бирә.
- Әгәр ирегез гаиләдә бердәнбер керем китерүче булган икән, аның вафатыннан соң, тәрбиячене югалту буенча пенсия рәсмиләштерергә мөмкин. Бу очракта ир-атның тол калган хатыны үз пенсиясен алмаячак. Бер кеше ике төр пенсия ала алмый (искәрмә очракларда гына бу рөхсәт ителә). Ирнең пенсиясенә күчкәндә, дөресрәк әйтсәк, тәрбиячене югалту буенча пенсия алганда ныклап уйларга кирәк. Үз пенсияң белән чагыштырып, ике төр пенсияне дә кабат санатып, үзегезгә отышлысын сайларга киңәш итәм. Аннары теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып, гариза язарга кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading