16+

Лилианага ярдәм кулы сузыйк!

Сабировлар гаиләсенең ишеген кайгы җиле һич көтмәгәндә шакый. Быелның апрель аенда аларның олы кызлары Лилиананың борыныннан кан китә. Туктата алмагач, әнисе Ләйсән ханым кызчыкны хастаханәгә алып бара. Лилианага Фанкони анемиясе дигән диагноз куела. Ул сирәк очрый торган һәм катлаулы авыру. Кызганычка, әлегә тулысынча өйрәнелмәгән дә.

Лилианага ярдәм кулы сузыйк!

Сабировлар гаиләсенең ишеген кайгы җиле һич көтмәгәндә шакый. Быелның апрель аенда аларның олы кызлары Лилиананың борыныннан кан китә. Туктата алмагач, әнисе Ләйсән ханым кызчыкны хастаханәгә алып бара. Лилианага Фанкони анемиясе дигән диагноз куела. Ул сирәк очрый торган һәм катлаулы авыру. Кызганычка, әлегә тулысынча өйрәнелмәгән дә.

- Бу турыда беренче тапкыр ишеткәч, әлбәттә, берни дә аңламадым. Табибтан: «Бу - ракмы?» - дип сорагач, ул миңа: «Әле без яман шешне дәвалау ысулларын беләбез...» - дип җавап бирде. Шуннан соң без авыру турында мәгълүмат туплый башладык. Кызыбызны коткарып калыр өчен сөяк җелеге (костный мозг) күчереп утыртырга кирәклеге ачыкланды. Савыгыр, башка балалар кебек үк яшәр өчен безнең бөтен шансыбыз бар. Ләкин безгә барысын да вакытында эшләп өлгерергә кирәк, - ди Ләйсән ханым.

2 октябрьда Лилиана әнисе белән бергә Мәскәү клиникасына килгән.

- Башкалага килгәч, безгә донорны табулары турында хәбәр иттеләр. Квота операция өчен генә бирелә. Ә донор һәм тернәкләндерү өчен акчаны үзебез түлибез. Донор - 1 млн 725 мең сум. Клиникага килгәч «Подари жизнь» фондыннан: «Без сезгә донорга түләр өчен акча җыярга ярдәм итә алабыз», - дип шалтыраттылар. Икенче көнне үк безне тиз арада видеога төшерделәр. Фондта шундый тәртип: алар безгә кирәк сумманы бирә, ә җыелган акчаларның калганы башка балаларны дәвалауга тотылачак. Күз алдына китерәсезме: бер көн эчендә Лилиана 16 миллион 524 меңнән артык җыйды! Безгә донор өчен 1 млн 725 мең сум акча күчереләчәк. Шуннан калганын ярдәмгә мохтаҗ башка балаларга бирәчәкләр. Бу бик зур ярдәм, - ди әни кеше.

Чәршәмбе көнне Лилианага сөяк җелеген күчереп утырту буенча катлаулы операция ясалды. Аннан соң иң мөһиме - тернәкләндерү. Сабировлар Мәскәүдә күпме вакыт булачак - бу турыда табиблар әлегә төгәл генә берни дә әйтми.

Биш яшьлек актив, чая Лилиана - Сабировларның көтеп алган беренче балалары. Авыруына кадәр ул нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Ярышлар, җиңүләр турында хыялланган. Ходай кушса, медальләр дә, җиңүләр дә, шат елмаюлар да - барысы да алда әле. Кызчыкның хыялын тормышка ашырыр өчен бездән берникадәр ярдәм генә кирәк. Шушы максаттан, 13 ноябрьдә Казанда «Сәйдәш» мәдәният йортында хәйрия концерты узачак. Татар эстрадасының популяр артистлары катнашындагы чара 18.00 сәгатьтә башлана. Тамчыдан күл җыела. Тамашачылар концертка килеп, Лилиана савыксын өчен үз өлешләрен кертә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading