16+

Матурлыкны корал итеп...

Унбиш илдә булып кайту, унбиш милләтнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышу өчен бер кич, төгәлрәк әйтсәк, ике сәгать җитә! Моны «Дөньяның энҗе бөртеге» дип аталган студентларның IV Халыкара матурлык конкурсында катнашучылар үз мисалларында дәлилләде. Бәйге дәвам иткән вакыт эчендә бөтен Җир шарын урап кайттык. Вакыт та, акча да янга калды....

Матурлыкны корал итеп...

Унбиш илдә булып кайту, унбиш милләтнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышу өчен бер кич, төгәлрәк әйтсәк, ике сәгать җитә! Моны «Дөньяның энҗе бөртеге» дип аталган студентларның IV Халыкара матурлык конкурсында катнашучылар үз мисалларында дәлилләде. Бәйге дәвам иткән вакыт эчендә бөтен Җир шарын урап кайттык. Вакыт та, акча да янга калды....


Тамашачыга боларның барысын да тәкъдим итү өчен, нәфис затларга, ут-суны ук булмаса да, шактый сынаулар аша үтәргә туры килгән. Конкурсның сайлап алу турында 30 кыз катнашкан. Жюри тарафыннан иң-иңнәр исемлегенә кертелгән унбиш гүзәлкәйне сәхнәдә үз-үзеңне тоту, подиумда йөрү кебек һөнәрләргә өйрәткәннәр. Ниһаять, бәйгенең финал өлешендә кызлар «Дөньяның энҗе бөртеге-2013» исеме өчен «бил алышты». Бил алыштылар диюем шартлы рәвештә генә, билгеле. Нәзакәтлелек үрнәге булган кызларның төп коралы матурлык һәм елмаю иде.
Кызлар бүген Казанда яшәсәләр, биредә белем алсалар да, дөньяның төрле почмакларыннан җыелганнар. Бәйгенең географиясен картада билгеләсәң, чыннан да, Җир шарын урап чыккандай буласың: Әзәрбайҗан, Ангола, Бангладеш, Вьетнам, Грузия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Малайзия, Мексика, Мозамбик, АКШ, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм, әлбәттә, үзебезнең Татарстан. Кызлар үз гүзәллекләрен генә түгел, беренче чиратта илләренең, милләтләренең матурлыкларын күрсәттеләр, туган җирләре турында яратып һәм горурланып сөйләделәр. Грузин яки казах биюеме ул, Мексиканың кайнар энергетикасы яки кыргыз җыры булсынмы - барысы да тамашачыны үз агымына ияртте. Татарстанны, шул исәптән Россияне дә тәкъдим иткән Алия Ягъфәрова «Чабата, тула оек» көенә залны биетеп алды. Шулай итеп, ерак Африка, Америка якларыннан килгән кунакларның күңеленә татар мәдәнияте бөртекләре дә салынды.
Конкурста кызларны акыл-белем ягыннан да сынадылар. Сорауларның күбесе Казан белән бәйле иде. Кызлар үзләре укыган шәһәр, татар милләте турында азмы-күпме беләләр икән - шундый фикер калды.
Катнашучыларга көч биреп торырга якташлары, төркемдәшләре, хәтта укытучылары да килгән иде. Мәсәлән, КМТТУ-КХТИның чит тел буларак рус теле кафедрасыннан өлкән мөгаллимә Эльвира Мулюкова студентлары - Скайлер Инмен (АКШ) белән Кошта Суриа (Ангола) өчен җан атып утырды. «Скайлер - искиткеч акыллы, тырыш, кызыксынучан, иҗади кыз. Төркемнәрендә - лидер, барысын да авызына гына каратып тота. Ә Кошта Суриа бик тыйнак, җитди. Аннан хәтта егетләр бераз шүрли дә. Икесе дә бәйгегә бик тырышып әзерләнделәр», - дип сөйләде Эльвира ханым.
Гүзәлкәйләрнең берсен алып, берсен куярлык түгел - барысы да җиңүгә лаек иде. Тик озаклап киңәшләшә торгач, жюри ахыргы нәтиҗәне чыгарды. «II Вице-Мисс» исеменә Азиза Хәсәнбаева (Үзбәкстан) ия булды. «I Вице-Мисс» номинациясендә Кошта Суриа (Ангола) җиңүче дип табылды. Ә төп бүләкне - «Мисс дөньяның энҗе бөртеге -2013» титулын Текле Вардзиашвили (Грузия) алды. Калган катнашучыларны да буш итмәделәр - барысына да бүләкләрдән дә, исемнәрдән дә өлеш чыкты.
Сәхнәгә чыккач, алдан сөйләшеп куйгандай, кызлар барысы да бер сүзне кабатлады: «Туган илне, өйне бик сагынабыз, яратабыз, тик Казан да күңелебезгә якын». Казан да кызларны кире какмаган, үз канаты астына алган бит. Кызлар белән бергә әлеге милләтләрнең бер кыйпылчыгы да башкалабызга килгән. Шул кыйпылчыкларны чәчми-түкми сакласак, бербөтен итеп җыйсак, хөрмәт һәм ихтирам дигән хисләргә төрсәк, ничек яхшы булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading