16+

Мин «побор»лар яклы!

Уку елы башлангач, матбугатта һәм ата-аналар арасында иң популяр темаларның берсе - «побор»лар. Бәлки, йөрәк парәсен авыл мәктәбендә укыткан ата-ана бу проблеманы аңлап та бетермидер. Һәрхәлдә, анда андый проблемадан зарланганнарын белмим. Ә шәһәрдә бу тема актуаль, әмма аның чишелеше юк һәм булыр дип уйламыйм да.

Уку елы башлангач, матбугатта һәм ата-аналар арасында иң популяр темаларның берсе - «побор»лар. Бәлки, йөрәк парәсен авыл мәктәбендә укыткан ата-ана бу проблеманы аңлап та бетермидер. Һәрхәлдә, анда андый проблемадан зарланганнарын белмим. Ә шәһәрдә бу тема актуаль, әмма аның чишелеше юк һәм булыр дип уйламыйм да.

Әгәр балалар бакчасында миңа баламның курткасын ишеге япкан саен җимерелеп төшә торган шкафка куярга тәкъдим итәләр икән, әгәр мәктәпләрне дәреслек белән тәэмин итәргә тиешле «иптәшләр» үз вазифаларын башкармаганнар һәм үз җитешсезлекләрен мәктәп администрациясе өстенә асып калдыралар икән, алар эшләмәгән эшне миңа эшләргә кала: шкаф, дәреслек һәм башкалар өчен акчаны мин түләргә тиеш булам. Чөнки чиновникларның эшләрен җиренә җиткереп башкармаулары аркасында, минем балам зыян күрәчәк. Безнең илдә шулай: минем бала - минем проблема. Тапканмын икән, бакчага урнаштыру һәм укыту проблемалары минем өстә. Мин мәктәптә аның дәреслек белән укуын, мәктәбенең сак астында торуын, гардеробларының һәм кабинетының чиста булуын телим. Мин аның укытучысының яшәренә һәм үзен карарга җитәрлек хезмәт хакы алуын телим.
Әлбәттә, чиновниклар боларның барысы өчен дә акча күчерелүен тәкрарлап торалар. Бәлки, күчәдер. Әмма, әйтегез әле, алар билгеләгән 3 мең сум хезмәт хакына кем ялтыратып идән юсын соң?! Калганын миңа түләргә туры килә, чиновник әфәнделәр! Түләмә, дисезме? Әйе, түләмәсәм дә була. Попечительләр советына шулай дип әйтә алам. Әле төрле «кайнар линия»ләргә шалтыратып зарлана да алам. Шуннан ни файда? Әгәр бюджет тиешле дәрәҗәдә акча бүлеп бирми икән, яки бүленгәне дә юлда «коелып» кала икән, кемдер түләргә тиеш ләбаса! Ничек кенә булса да, идән юылырга, мәктәп сакланырга тиеш. Сүздә «побор»ларны тыйган хөкүмәт тарафыннан «Попечительләр советы» законлаштырылган икән - аның төп вазифасы мәктәпне балалар өчен уңайлы итү. Ә уңайлылык бушка килми.
Күп мәктәпләрдә керү взносы бар - балаларын «яхшы» мәктәпләргә китергән ата-аналар моны белә. Ул беренче бала өчен егерме-утыз мең сумнан башланып, икенче бала өчен гадәттә шуның яртысын тәшкил итә. Бу сумма «Попечительләр советы» аша узадырмы-юкмыдыр - әйтә алмыйм, без андый «зур аппетитлы» мәктәптә укымыйбыз. Әмма кайсы мәктәпләрнең нинди «взнослы» икәне беркемгә дә сер түгел. Аларны тикшерү өчен «кайнар линия»ләр кирәкми. Бу взносларның артык зурлыгын күреп, ә мәктәпнең аңа карап артык яңармаганлыгын белеп, алар, бәлки, балалар тормышын уңайлату максатыннан гына тотылмыйдыр дигән шик туа. Әмма аны тикшерү минем эшем түгел, аның өчен махсус органнар бар.
«Побор»ларга каршы «кайнар линия»ләргә килгәндә, ул дәүләт органнарының эш күрсәтеп, судан коры чыгарга азаплануы һәм кайбер хокук саклаучы оешмаларның пиары. Бары тик шул гына! Ә мәктәп үзен тикшерүче дистәләгән оешмалар һәм ата-аналар арасында «бәргәләнә». Ул укытырга гына түгел, тикшерүче оешмаларның иксез-чиксез таләпләрен үтәргә дә, ата-аналарның «күңеленә һәм кесәләренә» юл таба белергә дә тиеш. Бу - исән-сау яшәүнең бердәнбер юлы.
«Нет поборам!» дигән булып котыртмагыз мине! «Побор»ларны законлаштыру юллары эзләтеп, мәктәпне дә азапламагыз! Ата-аналардан да «үз атасын саткан Павлик Морозов» ясамагыз! Балаңны укырга-язарга, дөньяны танырга өйрәткән мәктәп туганың кебек якынга әйләнә ләбаса. Аны сату килешми.
«Побор»лар актуаль темага әверелгәч, укытучылар балаларны газета-журналларга яздырмый һәм театрларга йөртергә курка башладылар. Кайнап торган шәһәр буйлап балалар җитәкләп чыгып киткән укытучыга югыйсә һәйкәл куясы да бит... Күпме ата-ана үзе белеп баласын музейларга, театрларга йөртә, күпмесе аның өчен газета-журнал яздыра?! Бик аз. Әгәр мәктәп бу вазифаны үз өстенә алырга тели икән - рәхмәт укырга гына кала лабаса! Дөрес, мондый «мәдәни чаралар» арасында шабашниклар куйган шактый йомшак тамашалар да булгалый. Минемчә, балаларга тәкъдим ителә торган чараларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үзенә күрә бер лицензия тибындагы рөхсәт булырга тиештер. Әйтик, безнең дәүләт театрлары балаларга югары сәнгать әсәрләре тәкъдим итсә, каяндыр килеп, тамаша залларын арендага алган артистларның тамашаларына саграк карыйсы иде. Балалар бакчалары саен йөргән «карлсоннар»ның да ни күрсәткәнен бер Аллаһ та, балалар гына белә.
* * *
Әле баласы укый башламаган юрист белемле ахирәтем, шалтыратып: «Хәзер уку түләүлемени - шулай сөйлиләр», - ди. Яңа стандартларны күздә тотуыдыр инде. «Юк, әлегә бушлай, - дим. - «Почти» бушлай...» Ахирәтем миңа, үзенең юридик белемен күрсәтеп, «безнең илдә һәр гражданның бушлай урта белем алырга хокукы барлыгын» аңлата. Мин аңа ил гражданнарын бушка дәвалауның да Конституция буенча гарантияләнүен искә төшерәм. Әмма… Кыскасы, Конституция буенча түгел, ничек булдыра алабыз - шулай яшибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading