16+

Мәрхәмәтнең эзе дә юк

Чкалов урамындагы 9 нчы йортның 5 нче катында яшим мин. Беркөнне шау-шу, ниндидер бәхәс ишетеп тәрәзәдән карасам, 15 нче фатирда яши торган күршемне ЮХИДИ органының өч хезмәткәре әйләндереп алган. Күршем исә йөклелегенең 9 нчы аенда. Әйләндереп алганнар да психологик басым ясап яталар. Өенә кереп чыгарга кирәк булып, 3 минутка югалып...

Чкалов урамындагы 9 нчы йортның 5 нче катында яшим мин. Беркөнне шау-шу, ниндидер бәхәс ишетеп тәрәзәдән карасам, 15 нче фатирда яши торган күршемне ЮХИДИ органының өч хезмәткәре әйләндереп алган. Күршем исә йөклелегенең 9 нчы аенда. Әйләндереп алганнар да психологик басым ясап яталар. Өенә кереп чыгарга кирәк булып, 3 минутка югалып...

Чкалов урамындагы 9 нчы йортның 5 нче катында яшим мин. Беркөнне шау-шу, ниндидер бәхәс ишетеп тәрәзәдән карасам, 15 нче фатирда яши торган күршемне ЮХИДИ органының өч хезмәткәре әйләндереп алган. Күршем исә йөклелегенең 9 нчы аенда. Әйләндереп алганнар да психологик басым ясап яталар. Өенә кереп чыгарга кирәк булып, 3 минутка югалып торган чагында машинасын эвакуацияләгәннәр икән аның. Үзе дә машинасын дөрес урында калдырмаган инде анысы, тик шулай да, кешенең авырлы икәнлеген күреп, хәленә керергә дә була бит. Эльвираның: «Нервланудан бала вакытыннан алда туарга да мөмкин бит», - диюенә каршы, тегеләрнең берсе аларның бу эштә тәҗрибәләре булуын һәм, туры килә калса, баланы үзләре дә кабул итә алуларын әйтергә дә оялмаган. Нәтиҗәдә, күршем төне буе машинасын юллап йөргән, ахыр чиктә, өенә кайтып җитә алмыйча, Качалов урамында «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Төнге 12 нче яртыда 4 нче бала тудыру йортына алып киткәннәр үзен. Бәхеткә, бала вакытыннан алда тумаган, тикшерү узганнан соң, Эльвира өенә кайткан.
Ахыргы нәтиҗәләрне күзалламыйча һәм кешенең сәламәтлеге турында уйламыйча (ә илебезгә бит сәламәт балалар кирәк), ЮХИДИ хезмәткәрләре үз гамәлләре белән бу органга кара яктылар, үзләренең җансыз-кансыз булуларын күрсәттеләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, өч минут эчендә кайдан пүнәтәйләр таптылар икән соң алар?! Мондый очракларда уйлап чыгарылган пүнәтәйләрнең исем-фамилияләре алдан язылган әзер шпаргалка - беркетмәләрне генә тутыралар кебек алар. Аларны табу, күрсәтмәләр алу эше бит, ким дигәндә, 30 минутка сузылырга тиештер, ә күршемнең машинасын 3 минут эчендә алып киткәннәр. Бу хәл бик нык ачуны чыгарды. Кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булырга кирәктер бит инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading