16+

Мулла әзерләүче парторг

Коммунистлар хакимлек иткән чорда КПСС өлкә комитетының республика телевидениесе эшчәнлегенә контроле бик көчле иде.

Мулла әзерләүче парторг

Коммунистлар хакимлек иткән чорда КПСС өлкә комитетының республика телевидениесе эшчәнлегенә контроле бик көчле иде.

Матбугат секторы хезмәткәрләре һәр тапшыруны карап бардылар, әз-мәз килешмәгән яклар табылса да, бу хакта өлкә комитеты җитәкчелегенә ашыгыч рәвештә җиткерделәр, аннары инде «гаеплеләрне» утлы табага бастыру башланды. «Мунча кертү» өчен өлкә комитетына шактый еш чакырып алалар иде.

К азан телевидениесендә мин 26 ел эшләдем. Озак еллар дәвамында иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире вазифасын үтәдем, бер үк вакытта партия оешмасы секретаре да. Шулай бер көнне иртән эшкә килүгә, өлкә комитетының идеология секретаре Мөҗәһит Вәлиев чакырып алды. «Молодец, булдырасың, муллалар әзерләргә керештең, парторг», - төп әйтер сүзе шушы булды.

Берничә көн элек яшь­ләр тапшырулары редакциясендә режиссер ассистенты булып эшләүче Равил Гайнетдинов Бохара мәдрәсәсенә китеп барган иде. Әлбәттә, Равил бу хакта телевидениедә эшләүче хезмәттәшләре белән, шул исәптән минем белән дә киңәшеп тормады. Хәер, бу мәҗбүри дә түгел иде. Һәркем теләгән урынында укый да, эшли дә ала бит. Моны тыеп булмый. Шулай да партия дингә каршы актив көрәш алып барган чорда мәчетләр бер-бер артлы ябылды, дингә табыну үзенә бер төрле ярамаган эш дип саналды. Телевидение хезмәткәренең, җитмәсә комсомол комитеты бюросы әгъзасының, мәдрәсәгә укырга керүе аяз көндәге яшен буларак кабул ителде, күрәсең.

Өлкә комитеты секретаре югары тонда: «Без сине по всем правилам накажем»,- дип йодрыгы белән өстәлгә дә сугып алды.

Чынлап уйлаганда, монда минем бернинди гаебем дә юк ләбаса. Гайнетдиновны укырга мин җибәрмәдем. Аның дини гаиләдә тәрбияләнгән егет икәнен дә мин ахырдан гына белдем. Һәр хезмәткәрнең нинди гаиләдән булуын, тормыш-көнкүрешен белеп бетереп булмый бит инде. Һәркем белән якыннан аралашып та булмый, үзеңә беркетелгән эшне башкарасы бар.

Күрде инде башлар...

Икенче көнне үк өлкә комитетыннан комиссия килеп төште. Аны матбугат секторы инструкторы җитәкләде. Комиссия составына шулай ук «Советская Татария», «Социалистик Татарстан» газеталары, «Коммунист Татарии» журналының партия бүлекләре мөдирләре кертелгән иде. Комиссия берничә көн дәвамында тәрбия эшенең торышын тикшерде. Әлбәттә инде, комиссия өстән кушканны үтәп, телевидениедә тәрбия эше бик начар куелган дигән нәтиҗәгә килде. Мин җитәкчелек иткән партия оешмасы бу юнәлештә бернәрсә дә эшләми булып чыкты. Баш мөхәррир буларак та, мин кадрлар арасында тәрбия чараларын бөтенләй үткәрмим икән бит. Комиссия тәкъдиме белән, миңа «строгий выговор» бирелде.

Инде шуның белән давыл үткәндер, дөньялар тынычлана төшәр дип көткәндә, бер-ике атнадан шул ук составтагы комиссия кабат пәйда булды. Бу юлы партия оешмасының комсомол оешмасына җитәкчелеге тикшерелде. Комиссия партоешма бу юнәлештә дә бөтенләй диярлек эшләми дигән нәтиҗәгә килде. Секретарь буларак, минем хезмәт тагын «строгий выговор» белән бәяләнде.

Булдыра алган кадәр тырыша идем, югыйсә. Бюро әгъзалары да актив эшләде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр, ул чорда телевидение парткомы секретарена (күпчелек башка оешмаларда да) бернинди өстәмә түләү бирелмәде. Төп эшең өчен хезмәт хакы аласың - шуның белән вәссәлам!

Ярты айдан соң партия өлкә комитетыннан шул ук составтагы комиссия телевидение студиясендә кабат пәйда булды. Бу юлы, җиң сызганып, телевидениенең атеистик тапшырулары сыйфатын һәм тулаем телевидениедә атеистик тәрбия­нең торышын тикшерергә керештеләр. Бер караганда мондый тикшерүнең хаҗәте дә юк кебек. Тапшырулар, шул исәптән «Атеист» рубрикасы тапшырулары да, партия өлкә комитеты раслаган квартал план нигезендә барды. Аларның авторлары да, алып баручылары да партия өлкә комитетының тәҗрибәле лекторлары Шәүкәт Якупов һәм Рәис Төхфәтуллин иде. Телевидение җитәкчелеге дә, шәхсән мин дә канәгать идек аларның эшеннән. Әмма, бернинди дәлилләрсез, ­комиссия тапшыруларның сыйфатын түбән дип бәяләде. Равил Гайнетдиновның Бохара мәдрәсәсенә укырга китүе барлык эшчәнлекне юкка чыгаручы сәбәпкә әйләнде.

Атеистик тапшырулар­ның сыйфатына турыдан-туры җаваплы баш мөхәррир буларак, минем эшчәнлек бөтенләй каралтып күрсәтелде. Партоешма да коллективта атеистик эшне үз агымына куйган булып чыкты. Комиссия тәкъдиме белән, өлкә комитеты миңа тагын «строгий выговор» чәпәде.

Әлбәттә, юк пычракны эзләп торучы мондый комиссияләр мине тәмам туйдырды, эштән гайрәтне чигерде. Эштән китәргә кирәк дигән катгый карарга килдем. Берничә ай элек кенә Якутия телевидениесе директоры Казанда булып киткән иде. Без аның белән икәүдән-икәү төн буе сөйләшеп чыккан идек. Ул миңа: «Кил безгә, берничә ел кадрларны өйрәтергә ярдәм итәрсең. Бездә бит хезмәт хаклары бик югары, берничә елдан Казанга машина белән кайтып китәрсең», - диде. Төньяк салкыннары куркытса да, мин, бәлки, шул вариантка тукталырга кирәктер, дигән фикергә килдем.

Эт өрә торыр, бүре йөри торыр...

Мәсьәләне хәл итү максатыннан, төп хуҗабыз - рес­публика радиотелевидениесе тапшырулары комитеты рәисе Фаик Надыйров янына кердем. Ул мине игътибар белән тыңлады. Бүлдермәде дә, сораулар да бирмәде. Хәер, озак вакытлар бергә эшләгәнлектән, бер-беребезне яхшы аңлый идек шул. Берничә минут тыныч кына утыргач, торып, бүлмә буйлап йөрергә тотынды. Үз алдында сөйләнгәндәй, берничә тапкыр бер үк сүзләрне кабатлады: «Эт өрә торыр, бүре йөри торыр...». Урынына барып утыргач, тавышын бераз күтәрә төшеп, әйтеп куйды: «Ничек инде син шундый мәсьәләне күтәрәсең. Болай да кешеләр җитмәгәнен күреп торасың бит. Беркая да китмисең. Дөньялар тынычланыр әле».

Һич югы партия оешмасы секретаре вазифасыннан бушанып булмас­мы дип, икенче көнне КПССның Мәскәү район комитетының беренче ­секретаре Харис Нуруллин янына кердем. Ул мине бөтенләй гаҗәпләндерде. «Фотога төшәргә кирәк. Кичә генә бюро утырышы булды. Сезне районның мактау тактасына кертергә булдык»,- ди. Берничә көннән райком каршындагы бакчада мактау тактасы яңартылды. Анда минем дә фото куелган иде.

Пәри башка, җен башка дигәндәй, бу чорда кайбер вакыйгалар бүгенге күзлектән караганда да ничектер сәеррәк тә тоела. Аларга хәтта ышанасы да килми. Вакыт узу белән, замана да үзгәрде. Шул исәптән дингә караш та бөтенләй башка хәзер. Хәтта ил җитәкчеләре дә дин әһелләре белән даими аралашалар, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

Вакытында тискәре тип буларак республика җитәкчелегенең күп кенә докладларына кертелгән Казан телевидение студиясенең режиссер ассистенты, комсомол комитеты бюросы әгъзасы, Питрәч районының Шәле авылы егете Равил Гайнетдинов бүген инде дөньякүләм танылган шәхес - Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе. Мөгаен, ул үзе укырга киткәч, партия өлкә комитеты җитәкчелеге тудырган шау­-шудан, үзенә күрсәтелгән «хөрмәттән», минем «строгий выговор»лардан хәбәрдар да түгелдер. Ләкин ул чорны әлеге язмада бәян ителгән вакыйгаларны хәтерләрендә сеңдереп калучылар бар бит әле. Равил Гайнетдиновның укыр­га китүенә бәйле рәвештә Казан телевидение студиясе эшчәнлеген даими тикшергән комиссия әгъзалары да исән-имин.

Партия өлкә комитеты секретаре Мөҗәһит Фәтхи улы әйткәнчә, мулла әзерләүче генә түгел, мөфти әзерләүче буларак минем хезмәтне дә тиешенчә бәяләргә вакыт җиткәндер. Кем әйтмешли, орден бирмәсәләр, мин медальгә дә риза, хәтта машина ачкычы биреп тә котыла алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading