Мулланур Габитов, педагог:
- Укытучылар һәр чорда җәмгыятьнең активистлары булганнар, бу хәзер дә шулай. Сайлаулар яшәешебезнең бер өлеше. Кеше үзенең конституцион хокукларының кадерен белергә тиеш. Тавышыңны биреп, син ил сәясәтендә катнашасың. Икеле-микеле сөйләнүчеләргә мин әнә шулай дим. Сайлауларга һәрвакыт җаваплы карадым. Депутатлар беренче чиратта ил һәм халык мәнфәгатен кайгыртсын. Аннан...
Мулланур Габитов, педагог:
- Укытучылар һәр чорда җәмгыятьнең активистлары булганнар, бу хәзер дә шулай. Сайлаулар яшәешебезнең бер өлеше. Кеше үзенең конституцион хокукларының кадерен белергә тиеш. Тавышыңны биреп, син ил сәясәтендә катнашасың. Икеле-микеле сөйләнүчеләргә мин әнә шулай дим. Сайлауларга һәрвакыт җаваплы карадым. Депутатлар беренче чиратта ил һәм халык мәнфәгатен кайгыртсын. Аннан соң үзен кайгыртса да гөнаһ түгел.
Динә Шиһапова, студент:
- Казанның Идел буе районында туып-үстем, икътисадчы белгечлеге үзләштерәм. Татарстан Президентын, шулай ук республиканың Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнаштым инде мин. Россия Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узачак сайлауларга да барам. Безнең депутат Идел буе районында зур парк төзүне башлап йөрсен иде.
Людмила Ковтун, чәчтараш:
- Белоруссиядән ярты ел элек кенә Казанга күченеп килдек. Шөкер, күңелемдә булган билгесезлек хисе тиз таралды. Казан искиткеч матур, имин һәм тормыш өчен уңайлы шәһәр икән. Киләчәктә дә милләтләр һәм диннәр арасында шушындый дуслык яшәсен. Белоруссиядә Россиягә карата мөнәсәбәт җылы, Казанда да үземә җылы мөнәсәбәт тоям.
Айгөл Сәгыйтова, аспирант:
- Чаллы кызы мин, Казан университетында белем алам. Алты ел эчендә башкала тормышына нык ияләштем. Гомерем буе Казанда яшәгәнмен шикелле. Сайлауларда, әлбәттә, катнашачакмын. Депутатлар үзләре дә кайчандыр югары уку йортларында укыган кешеләр бит инде алар, шунлыктан, студентларны кайгыртучы программалар кабул итсеннәр иде. Егетләр һәм кызлар беренче курстан ук актив булсыннар, уку еллары гаҗәп тиз узып китә.
Наил Исмәгыйлов, пенсионер:
- Оренбург өлкәсеннән егерме ел элек Казанга күченеп килдек. Шушы еллар эчендә генә дә шәһәр нык төзекләнде. Бистәләрдәге һәм бакчачылык ширкәтләренә илтүче юлларны яхшылабрак карыйсы иде. Ватык-җимерек урыннар шактый әле. Автомобиль руле артына утырган кайберәүләр җәяүлеләргә карата бигрәк игътибарсыз. Автоинспекторлар саны киметелмәсен иде, катгый күзәтчелек булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар