16+

«Мунчаларын бирәләр, савыт-сабаларын бирмиләр»

Безнең авылда Рәхимә әби бар иде. Аның бәрәңге бакчасы белән безнеке кара-каршы. Рәхимә әби бик эшчән, кыю, авыл хатыны иде. 1941 елның көзендә ул, кышның салкын буласын сизенеп, терлекләр абзарының идәненә җир казып, балчык торбалар куя. Тышкы якка кирпечтән кечкенә генә мич ясый. Салкыннар башлану белән, төнгә каршы, мичне ягып...

«Мунчаларын бирәләр, савыт-сабаларын бирмиләр»

Безнең авылда Рәхимә әби бар иде. Аның бәрәңге бакчасы белән безнеке кара-каршы. Рәхимә әби бик эшчән, кыю, авыл хатыны иде. 1941 елның көзендә ул, кышның салкын буласын сизенеп, терлекләр абзарының идәненә җир казып, балчык торбалар куя. Тышкы якка кирпечтән кечкенә генә мич ясый. Салкыннар башлану белән, төнгә каршы, мичне ягып...

Безнең авылда Рәхимә әби бар иде. Аның бәрәңге бакчасы белән безнеке кара-каршы. Рәхимә әби бик эшчән, кыю, авыл хатыны иде.
1941 елның көзендә ул, кышның салкын буласын сизенеп, терлекләр абзарының идәненә җир казып, балчык торбалар куя. Тышкы якка кирпечтән кечкенә генә мич ясый. Салкыннар башлану белән, төнгә каршы, мичне ягып җибәрә дә кысан гына бүлем тиз арада җылынып китә. Сыер бозаулаганда, сарык бәрәнләгәндә менә дигән җылы урын. 1942 елның март аенда Рәхимә әбинең бер сарыгы югала.
- Иртә торып абзар ишеген ачып җибәрсәм, өч сарыкның берсе юк, иң тазасы. Шунда бакча артына чыктым. Карыйм, кар өстендә эзләр бар. Карга бата-чума, шул эзләр белән Кадыйрлар бакчасына барып чыктым. Авылда сарык урлыйлар дигән сүзләр ишетелгәли иде. Олы юл башындагы берничә кешенең сарыгы, таналары көз ахырында ук югалды. Авыл халкы моның кем кулы икәнен дә чамалый, шулай да милициягә әйтергә курка. Бу - тилегә сабышып, армиягә бармый качып яткан Солтан эше. Ул, үзе кебек берничә иптәше белән, кеше рәнҗетеп яшәде. Ике көннән мин сарыгымны суярга өлгермәгәннәрен белдем, шул төнне Аллага тапшырдым да Солтаннарга киттем. Абзарларын ачып керүем булды, сарыгым минем янга чабып килде. Таң алдыннан, без сарык белән, исән-имин, өйгә кайтып җиттек. Үзем белән ул-бу була калса дип, утын вата торган балтаны билгә кыстырып бардым, - дип сөйләгән иде Рәхимә әби.
Авылда ике дистәдән артык терлек юк була. Нибары Рәхимә әби генә, бандитларның ояларына барып, үз терлеген кире кайтара.
Әле 1950 елларда да халык очны-очка ялгап кына яшәде. Безнең тирәдәге 10 гаиләнең берсендә генә - авыл Советы рәисе Кадыйр абыйларда гына мунча бар иде. Аны Кадыйр абыйның хатыны Әсма түтидән рөхсәт сорап чиратлашып, кайчак бер-ике гаилә берләшеп, ягалар. Ул мунчаны мин бик яхшы хәтерлим. Бурасы - бик нәзек агачлардан, түбәсе череп беткән салам иде. Чолан стеналары беркатлы ярымчерек такта, ябылып бетми торган ишегеннән җил уйнап тора. Мунча керүчеләр аны эчтән мунчала җеп белән бәйләп куялар. Юыну ягында идәннәре черек, ярыкка безнең аяклар төшеп китеп кысылып та кала. Мунча ягарга утын юк, салам ягабыз. ягып җибәрүгә, ташлар арасыннан өскә төтен күтәрелә. Ул күзләрне әчеттерә, суларга һава калмый, чыдый алмыйча, урамга чыгасың… Мунчаның стеналары, түшәмнәренә корым утыр­ган - кап-кара.

Менә шул заманда колхозның хисап-сайлау җыелышы бара. Авыл халкы элеккеге җәмигъ мәчетенең икенче катына кереп, эскәмияләргә утырышканнар. Алма төшәр урын юк. Чөнки җыелыштан соң күрше Адаф-Толымбай авылы үзешчәннәре «Галиябану» спектаклен куярга тиешләр. Колхозның еллык исәп-хисап докладын укырга мәктәптә математика укытучысы булып эшләүче карт коммунист Касыйм аганы билгеләгәннәр.

Ул - инвалид кеше. Бер кулы эшләми, сөйләве дә чамалы гына, бик акрын. Мин доклад башлангач ике сәгатьләр чамасы утырдым да, өйгә кайтып, бер стакан сөт белән әнинең бу «бәйрәм» көненә дип пешергән юкасын ашап килдем. Әле аннан соң да күпмедер вакыт Касыйм абый укып «нужаланды». Менә доклад бетте. Халык җиңел сулап куйды. Колхоз рәисе кулсыз Гаяз абый кызыл җәймәле өстәл артыннан торды да: «җәмәгать, кемдә сораулар бар», - дип, залда утыручы колхозчыларга эндәште. Бермәл зал тып-тын булып калды. Шулчак Рәхимә әби җәһәт кенә торып басты. Ашыкмыйча гына, мамык шәле өстеннән киеп куйган бүреген салып кулына тотты да:
- Минем сораумы инде, вопросмы, Кадыйрларга. Алар мунчаларын бирәләр, савыт-сабаларын бирмиләр.

Бар халык шаулап шаркылдап көлә башлады. Кемгәдер көлке, ә кайберәүләргә, мунча ягарга тотынгач, бу бик җитди проб­лема. Мунча ягуы бер нужа булса, юыныр өчен таз, чүмеч, чиләк кебек нәрсәләр табып җиткереп булмый. Бөтен авыл халкы алдында шундый сорау белән авыл җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган Рәхимә әбине аңларга була. Ире сугышта үлеп калган тол хатынга тормыш итүләр җиңел түгел. Җитмәсә, чүмеч, тазлар кибеттә дә юк. Колхоз эшләгән өчен акча бирми. Гаяз абый янәшәсендә утырган авыл Советы рәисе Кадыйр абыйга карап алды да: «Утыр, Рәхимә, булыр сиңа савыт-саба!» - диде. Язгы чәчүләрдән соң Кадыйр абый мунчасын сүтеп үк атты.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading